Казанда Яңа елга фатир броньлау бәясе 1 төнгә 6,4 мең сум тәшкил итә. Санкт-Петербург шәһәрендәгегә (6,1 мең сум) караганда кыйммәтрәк, әмма Мәскәүдәгедән (7,5 мең) арзанрак бу, дип яза “РБК”.
Тармак белгечләре сөйләп үткәнчә, фатирларны күбрәк 29-31 декабрь чорына, шулай ук 2-3 гыйнвар көннәренә броньлыйлар. Туристның фатирда уртача яшәү вакыты 4 көн тәшкил итә. Иң зур ихтыяҗ – бер бүлмәле фатирларга һәм апартамент-студияләргә.
Кунакханәләргә килгәндә, Казан номерларында яшәү ел дәвамында 1 процентка кыйммәтләнеп, 7,4 мең сумга җиткән. Аналитиклар сүзләренә караганда, “өч” һәм “дүрт йолдызлы” кунакханәләргә ихтыяҗ зур. Броньлау срогы уртача 3 тәүлек тәшкил итә.
Статистика мәгълүматларына караганда, Яңа ел каникулы чорында Россия кунакханәләрендә яшәү 15 процентка кыйммәтләнгән (тәүлегенә уртача 7 мең сум). Шул ук вакытта кунакханәләргә ихтыяҗ ел дәвамында 30-40 процентка арткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat