Татарстанда бер хатын-кыз, социаль челтәрдә акча эшлим дип, 300 мең сум акчасын югалткан

Чаллыда 38 яшьлек хатын-кыз бер социаль челтәрдә акча эшләү тәкъдимен күреп алган. Барысын да белешеп, эшли башлаган. 4 көн буе керемен арттырырга маташкан, әмма эше кемнәрнеңдер кушуы буенча ниндидер счетларга төрле күләмдә акча күчерүдән ары узмаган.

Нәтиҗәдә ул 330 мең сумнан артыграк акчасын югалткан.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Аферистларны эзлиләр. Аларга 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү