Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте (ФСИН) директоры Аркадий Гостев белән очрашкан. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Хөкүмәт йортында узган киңәшмә барышында Министрлар Кабинеты белән ФСИН арасында хезмәттәшлек мәсьәләләренә кагылып үтелгән. Биредә сүз хөкем ителгәннәрне социаль адаптацияләү һәм реабилитацияләү, төзәтү учреждениеләрендә производство секторын үстерү турында барган.
Татарстан Рәисе һәм ФСИН директоры Казанның Гудованцев урамында урнашкан яңа тикшерү изоляторын төзүнең барышын аерым игътибар үзәгенә алган. Объект 1000 урынга исәпләнгән. СИЗОны 2025 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Моннан тыш Аркадий Гостев Рөстәм Миңнехановка Россия җинаять-башкару системасына йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм итүдәге тырышлыклары өчен ФСИНның Мактау грамотасын тапшырган. Әңгәмәдә ФСИНның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Хиалеев катнашкан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat