Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү авиация институты (МАИ) ректоры Михаил Погосян белән очрашу уздырды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
“Яклар Мәскәү авиация институтының Татарстан предприятиеләре һәм фәнни-мәгариф комплексы оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү буенча өстенлекле юнәлешләр турында сөйләште”, – диелгән хәбәрдә.
Безнең белешмә: МАИга 1930 елда нигез салынган. Югары уку йорты хәзерге вакытта Россиянең иң зур техник университетларыннан берсе санала. Анда алдынгы технологияләр буенча компетенцияләр үзәкләре үстерелә, галәм һәм пилотсыз системалар буенча комплекслы сервислар эшләнелә, киләчәк һөнәрләре буенча яңа мәгариф программалары булдырыла. Хәзерге вакытта уку йортында 13 институт һәм 5 филиал мәгариф эшчәнлеген алып бара.
Мәскәү авиация институтын тәмамлап чыгучылар җитәкчелегендә һәм аларның турыдан-туры катнашында МиГ, Ил, Ту, Су, Як самолетлары, Ми, Ка вертолетлары, “Союз-У” ракета йөрткеч булдырылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat