Казанда яшәүче һәр 10 кешенең алтысы (59%) Яңа елга бәйрәм табынын кормакчы.
Superjob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 30 проценты чамасы 2-4 кешелек мәҗлес оештыруны күздә тота. Һәр алты кешенең берсе 5-10 кеше тирәлегендә бәйрәм итмәкче. Ә инде 5 проценты зур мәҗлес (11 кешелек һәм күбрәк) оештырырга нияләп тора. 8 проценты исә Яңа елны ялгызы гына бәйрәм итәчәк.
Сораштыруда катнашучылар арасында һәр дүртесенең берсе табын корырга җыенмавын әйткән. Шул ук вакытта ир-атларның бәйрәм итү теләге хатын-кызларныкына караганда кимрәк. Яшь буын (35 яшькә кадәр) күпчелек очракта зур компания белән бәйрәм итүне күздә тота.
Чыгымга килгәндә, Казанда яшәүчеләр табын өчен уртача 10 800 сум тотарга җыена.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat