Агу җитештерә торган яшерен «цех»лар һәм үзләре дә аңламыйча җинаять юлына баскан үсмерләр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш турында сөйләделәр.
Быел хокук саклаучылар шундый 4506 җинаять очрагын ачыклаган. Аларның 75 проценты наркотик сатуга бәйле, ди белгечләр. Законсыз әйләнештән 160 килограммга якын психоактив матдә алынган. Шул ук вакытта, республиканың сәламәтлек саклау оешмаларында медицина исәбендә торучылар саны 374 кешегә кимегән.
Хокук саклаучылар әйтүенчә, бүген наркотик матдәләр җитештерә торган «идән асты» лабораторияләренә каршы көрәш өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Быел гына да шундый 4 «цех»ны япканнар. Аларның өчесе – республикада, берсе Саратов өлкәсендә урнашкан булган. Нәтиҗәдә 9 кеше тоткарланган, 25 килограммнан артык әзер матдә юкка чыгарылган. Мисал өчен шундый яшерен лабораторияләрнең берсенә Казан читендәге бистәдә тап булганнар. Оператив тикшеренү эшләре барышында чимал белән тәэмин итүчеләрне дә, наркотик матдә җитештерүчеләрне дә, аны сатучыларны да ачыклый алганнар.
Соңгы елларда ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да наркотикларны алдан билгеләнгән урында калдыру юлы белән тарату очраклары арткан. Мондый «элемтәсез» схемалар Казан кебек зур шәһәрләрдә аеруча да киң җәелгән, дип кисәттеләр очрашуда. Ни кызганыч, балигъ булмаганнар катнашындагы җинаять очраклары да күбәйгәннән-күбәя. Сер түгел, наркотик базары интернетка күчеп бетте диярлек. Ә анда үсмерләр үзләрен тагын да иркенрәк тота. Рәсми мәгълүматларга караганда, быел кыңгыр юлга баскан 65 үсмер тоткарланган, аларның 45е наркотик сату белән шөгыльләнгән. Үзләре дә аңламыйча җинаять юлына кереп киткән балигъ булмаганнарның яше кими баруга да борчу белдерде хокук саклаучылар. Мәсәлән, Түбән Камада наркотик матдә яшергән 13 яшьлек кызны тоткарлаганнар. Ә Әлмәттә наркотик ташу эшенә 11 яшьлек баланы җәлеп иткән җинаятьчел төркемнең эзенә төшкәннәр. Ел дәвамында наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышы булган 8 меңнән артык сайт ачыкланган, аларның барысы да ябылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat