Бүген Саранскида узган Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару җыелышлары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында Идел буе төбәкләрендә демографик сәясәтне гамәлгә ашыру һәм студент гаиләләренә дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү мәсьәләләре каралды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырыш алдыннан яшь парламентарийлар һәм Идел буе закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре Саранскида уза торган Идел буе федераль округының студент гаиләләренең «Студ7Я» форумында катнашучылар белән очрашты. Яшь гаиләләр студент гаиләләре турында федераль һәм төбәк законнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышалар, тренингларда, мастер-классларда һәм дискуссияләрдә катнашалар.
Татарстаннан форумда Ханмурзиннар, Низамовлар һәм Дьячуклар гаиләләре катнаша. Реналь һәм Диләрә Ханмурзиннар В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында укыйлар. Форумда яшь ир белән хатын «Студент гаиләләренә ярдәм итү үзәге» проектын тәкъдим иттеләр. «Гаилә – ул беренче чиратта психологик һәм әхлакый тотрыклылык, – дип саный Диләрә, – укуны, эшне һәм балаларны тәрбияләүне бергә алып бару җиңел түгел. Ләкин дөрес якын килү һәм тиешле ярдәм булганда студент тормышы һәм гаилә бәхете бик яхшы яраша».
Яшь Дьячук гаиләсенә бер генә ай. Евгений һәм Юлия студент гаиләләренә беренче чиратта финанс яктан ярдәм итәргә кирәк дип саныйлар. «Без яңа тормышка аяк басабыз гына әле, – дип сөйли Евгений Дьячук, – бик күп сораулар шунда ук туа. Әлбәттә, ипотека буенча ташламалар, магистратурага кергәндә ярдәм кирәк».
Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы территориясендә 18 меңнән артык студент гаиләсе теркәлгән. «Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм демография мәсьәләләрен хәл итү өчен күп эшләр башкарыла, – дип басым ясады Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, – шуңа да карамастан, илдә туучылар саны кими. Гаиләдә уртача бер-ике бала туа. Беренче баланың уртача туу яше – 26 яшь. Тормыш таләпләре һәм кыйммәтләре үзгәрә. Шуңа күрә демография мәсьәләләрен хәл итүгә комплекслы якын килү мөһим».
Идел буе парламентлары ассоциациясе утырышында мондый комплекслы алымның иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр. Татарстан тәҗрибәсенә аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев билгеләп үткәнчә, студент гаиләләре очраша торган төп проблемалар арасында – торак мәсьәләсе, бала туганнан соң укуын дәвам итү, финанс кыенлыклары.
Округ төбәкләрендә яшь студент гаиләләре өчен берничә программа һәм проект гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Татарстанда 2012 елдан башлап 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге студентлар, аспирантлар һәм яшь белгечләр арасында социаль ипотека программасы кысаларында ташламалы шартларда торак алуга конкурс үткәрелә. Иң мөһим шартларның берсе – конкурста катнашучылар безнең республикада яшәргә һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә эшләргә тиеш.
Татарстан шулай ук авыл ипотекасы программасын гамәлгә ашыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсенә әйләнде. Авыл гаиләләренә ярдәм чараларына килгәндә, безнең республикада бала туганда авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү каралган (25 яшькә кадәр беренче баланы тапкан очракта – 50 мең сум, өченче балага һәм 29 яшькә кадәр тапкан һәр балага –100 мең сум). Программа гамәлгә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасыннан 14 меңгә якын кеше файдаланган, шул исәптән быел – 1,4 меңнән артык кеше.
Дамир Нургалиев махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталды. Идел буе төбәкләре махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 150ләп социаль ярдәм чарасын булдырган. Татарстанда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә «Батыр» карталары бирелә, алар ярдәмендә балалар мәдәни һәм спорт учреждениеләренә йөри, җәмәгать транспортында бушлай йөри, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бушлай кайнар ризык белән туклана.
«Утырышта шәһәрләрдә һәм авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә ярдәм итү турында бик мөһим мәсьәлә каралды, бик күп кызыклы тәкъдимнәр яңгырады, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп, – Татарстанда бу мәсьәләләргә зур игътибар бирелә. Татарстан Рәисе, республика Хөкүмәте указлары бар. Туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән кайбер карарлар закон дәрәҗәсендә кабул ителде. Алдагы чорга бюджетта шулай ук финанс ярдәме чаралары каралган, һәм без, закон чыгаручылар буларак, аларны гамәлгә ашыру барышын тикшереп торачакбыз».
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, финанс ярдәменнән тыш, мораль ярдәм дә бик мөһим. Республикада беренче бала туу уңаеннан тантаналы шартларда чаралар уза, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр аерым игътибар үзәгендә тора. «Формалар төрле, – дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин, – эшнең бу юнәлешенә игътибар кимемәскә тиеш. Гаилә – ул безнең төп кыйммәтләребез».
Ассоциация утырышында шулай ук Идел буе Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округы субъектлары парламентлары башлыклары катнашты.
Идел буе төбәкләрендә демографик сәясәтне гамәлгә ашыру һәм яшь гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышу иртәгә Саранскида узачак Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында дәвам итәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat