Ике миллион карау һәм меңнәрчә лайк: Карлсонның Лавров белән әңгәмәсе дөнья күргән

2024 елда иң зарыгып көтелгән интервьюларның берсе җомга – 6 декабрьгә каршы төндә интернет челтәрендә пәйда булган.

Җомга – 6 декабрьгә каршы төндә Tucker Carlson Network сайтында Fox News телеканалы элекке алып баручысы Такер Карлсонның Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән әңгәмәсе басылып чыккан. Әңгәмәне, урнаштырганнан соң ярты сәгать эчендә үк, 400 меңнән артыграк кеше караган. Хәзер инде тамашачылар саны 2 миллионнан, ә “миңа ошый”лар саны – 27 меңнән артып киткән.

Такер Карлсон иң элек Сергей Лавровка әңгәмәгә ризалык бирүе өчен рәхмәт белдереп, тышкы эшләр министры хәзер Россия белән АКШның сугыш халәтендә яшәвенә ышанамы, дип сораган.

Лавров әйтүенчә, илләр рәсми төстә сугышмый. “Россия һәм АКШның бөтен галәм хакына хезмәттәшлек итә алмавына бернинди дә сәбәп күрмим, – дип белдергән министр. Лавров Украинадагы хәлләрне, гибрид сугышы, дип бәяләп, Украинаның АКШ хәрбиләреннән башка гына ерак араларга ата торган заманча коралдан файдалана алмавын басым ясап әйткән. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия килеп туган хәлләрнең тагын да киеренкеләнүен теләми һәм “Орешник”ны сынау рәвешендә сигнал бирүен Кушма Штатларның җитди кабул итүенә өметләнә. “Бу сынаулар – Россиянең үз мәнфәгатьләрен яклау өчен мөмкин булганның барын да эшләячәге турында фикерне Көнбатышка җиткерү”, – дигән ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү