Ул, “бәхет хатлары” юллап, акча таләп иткән.
Ижау шәһәрендә күрше төбәкләрне “бәхет хатлары” белән куркытып торган 14 яшьлек террорчыны тотканнар. “KazanFirst” мәгълүматларына караганда, ул кичә Казан мәктәпләре һәм вузларына да миналар куелуы турында берничә хәбәр юллаган.
Үсмернең шул рәвешле акча эшләве ачыкланган. Шартлаткыч куелу турында күпләп хәбәрләр җибәргән өчен аңа билгеле бер күләмдә акча түләгәннәр.
Малайның өлкән яшьтәге опекуны карамагында яшәве билгеләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat