Җыр сәнгате турында сүз чыкса, ул һәрвакыт эстрадага барып тоташа. Ул нинди юлда, асылы, йөзе сакланганмы? Ә башка жанрлар ни хәлдә, ни өчен кайберләре сәхнәдән төшәргә мәҗбүр? Болар һәм башка мәсьәләләр хакында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин белән сөйләштек.
– Кадим әфәнде, эстрада – һәрвакытта күз уңында булган өлкә инде ул. Аны тәнкыйтьлиләр дә, белгечме, белгеч түгелме – барысы да үз фикерен белдерергә тырыша. Эстраданың төп сәхнәсенең хуҗасы буларак, бу юнәлешкә нинди бәя бирәсез? Үсештәме, үз асылы, йөзе сакланамы?
– Эстрада ул шундый җир – анда баш та, муен да, аяк та булып булмый. Мөгаен, бу фикер күпләргә ят тоелыр. Дәлиллим: эстрада – халыкның фольклоры ул. Шуңа аңа көчләп теге яки бу кагыйдә яки тәртипне тагып булмый. Бу өлкәдә беркем дә иртәгә кем популяр буласын әйтә алмый. Ул турыдан-туры халыкка, аның көнкүрешенә, бүгенге халәтенә бәйле. Шушы халык, чорына карап, сәяси-икътисадый үзенчәлекләргә бәйле рәвештә теге яки бу кешене (мин бу очракта артист дип әйтмим) үзенә хезмәткә куя һәм дилбегәне үз кулында тота. Начармы, яхшымы ул – бүген бу хакта сөйләшәсе килми. Әмма эстрада – бүген иң демократик урын. Монда халык ни тели – шуны ала. Бәлкем бу кыргыйрак яңгырыйдыр, әмма бу – хакыйкать. Бәлкем ул кыргый җирлек, кыргый капитализм җимешедер дә әле.
– Ун ел элек эстрада нинди иде?
– Ун ел элек тә нәкъ шундый иде. Аны йөгәнләргә тырыштылар, ләкин берсе дә йөгәнли алмады һәм алмаячак та. Мөгаен, аны йөгәнләү мөмкин дә түгелдер. Ул барыбер үз юлы белән барачак, монда велосипед уйлап табарга кирәкми. Эстрада халык ничек яши – шуңа бәйле.
– Филармония аңа ниндидер күләмдә тәэсир итә аламы?
– Берникадәр дәрәҗәдә тәэсир итә ала. Билет бәяләрен азмы-күпме йөгәнләп тора ала. Әйтик, безнең сәхнәдә концерт куйган җырчы икенче юлы башка залда чыгыш ясаса, аның бәяләре бермә-бер кыйммәт була. Шулай ук филармония альтернатива буларак ниндидер тәкъдим чыгара ала. Без – югары сәнгать сагында торучы оешма. Мәсәлән, композитор Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Фасил Әхмәт, Ринат Еникеев һәм башкаларның иҗатлары сагында. Мин бу исемлеккә элек үзешчән, хәзер профессиональ дип саналган иҗатны да кертәм. Совет чорының соңгы елларын гына алыйк: ул чакта өстәл янында җырланган җырлар хәзер классика булып санала. Ник дигәндә, алар шагыйрь тарафыннан язылган, композитор тарафыннан сугарылган иде. Җыеп әйткәндә, ике профессионалның кулы тигән иде. Ә бүген бу өлкәдә бик зур чигенеш күзәтелә. Җырның сүзләре очраклы килеп чыга, шуңа очраклы музыка өстәлә. Еш кына аларның икесе дә бер кеше тарафыннан эшләнгән була. Әле җырлаучысы да үзе булырга мөмкин. Ә бит җыр өч профессиянең – шагыйрь, композитор, артистның уртак җимеше булганда гына вакыт сынавын үтеп, классикага әверелә ала. Бигрәк тә ике даһи бер чорга туры килеп, тандемда эшләсә, берсен-берсе тулыландырса, үлемсез әсәр туа. Театр сәнгатендә моңа мисаллар шактый. Мәсәлән, Салих Сәйдәшев – Кәрим Тинчурин тандемы. Ике олпат шәхес очрашкан җирдә «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдыз» һәм башка шедеврлар туган. Хәзерге заманга кайтсак, Марсель Сәлимҗанов белән Туфан Миңнуллин эшчәнлеген искә алыйк. Аларның әсәрләре театрның алтын фонды булып тора. Композитор Александр Ключаревның Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендәге эшчәнлеген дә телгә алыйк. Ключарев татар халкына ул чорда үлмәс әсәрләр иҗат итеп калдырды. Менә шушындый эшчәнлек дәвам итсен иде бүген. Шушыннан чыгып татар эстрадасының асылы, йөзе югалмадымы дигән сорауга җавап эзләнсен иде.
Эстраданың хәзерге хәле – сәбәп түгел, ул – нәтиҗә. Нәтиҗә белән көрәшеп, без сәбәп нәрсәдә булганын күрмибез. Филармония – югалып баручы жанрларның сагында торырга тиешле оешма. Эстрада белән бүген өстәл янында утыручылардан башлап барысы да шөгыльләнә, ә ата—бабадан калган мирасны кем барлый? Филармониянең соңгы үзгәрешләре әнә шушы сорауга җавап йөзеннән эшләнде.
– Филармониянең тәэсире турындагы сорауны дәвам итеп: килгән артистларга сәхнә биреп торучы буларак, билет бәяләренә тәэсир итә аласызмы?
– Филармония билет бәясенә берничек тә тәэсир итә алмый. Сәбәп – теләсә кайсы чараның бюджетында. Ул бюджет инде билгеләнгән була. Яшерен-батырын түгел, бүген бер баянчының чыгышы 25 меңнән дә ким түгел. 25 меңне түләр өчен, сезгә салым-җыемнарны истә тотып, 40 мең сум эш хакы язарга кирәк. Бу бер баянчы бәясе булды. Ә тамашачы дистәләгән артист, сәхнә тулы музыкант, бизәлеш, ут һәм башка мөмкинлекләрне күрергә тели. Ул моңа ияләнгән инде. Боларга реклама һәм аренда хакларын да өстәсәң, саллы гына сумма килеп чыга. Хәтта элегрәк тә артистлар интервьюларында бер концерт 1 млн сумга төшә дип әйтәләр иде. Татар эстрадасына шактый зур сумма саналса да, бу – дөреслеккә якын сумма. Болай исәпләп күрсәткәч, еш кына «элек алай булган, ә хәзер…» дип чагыштыра башлыйлар. Элек, совет заманында нинди чыгымнар бар иде соң? Җырчы хезмәт хакына эшләде, ул билеттан кергән акчага әллә ни бәйле булмады. Аның белән ике баянчы килә һәм алар да хезмәт хакы ала. Совет чоры тәмамланып, базар мөнәсәбәтләре башлангач, бөтенләй башка вазгыять башланды.
Иң аянычы – кешенең сәнгатькә мөнәсәбәте үзгәрде. Ул хәзер чарага рухи азык эзләп түгел, күбрәк ял итәргә бара. Бу инде билгеле бер компания белән бару, бераз «кызып алу», берни уйламыйча бәйрәм итү. Ул сәхнәдә барган процессларга катнашмый, аның максаты башкада. Шул максатны чынга ашырганда азрак «ычкынып» та ала. Шуннан эстрада дискотека, цирк төсмерләрен ала. Бу безнең юл түгел, бу – салулап алу гына дип уйлыйм мин.
Талантлы җырчылар да, фикерле тамашачы да җитәрлек бездә, димәк, кайчан да булса үзебезнең юлга чыгарбыз дигән өмет зур. Филармония шушы эздән бара.
– Сакта тора дигәннән, бүген филармония тамашачысына утызга якын сәнгать юнәлешен тәкъдим итә. Анда балет та, мюзикл, фольклор, джаз – бар да бар. Бу ихтыяҗ нәрсәдән килеп туды? Һәм филармония сәхнәсе, әйтик, шул ук балетка көйләнмәгән бит инде…
– Моннан 17 ел элек Филармониада дигән фестиваль уйлап таптык. Аның максаты төрле юнәлешләрне барлаудан гыйбарәт. Шуңа күрә биредә ремонт башлаганда да бөтен теләгем универсаль зал булыру иде. Анда эстрада да, классик әсәрләрне дә куеп булсын дип тырыштык. Ни дәрәҗәдә аңа ирешә алганбыздыр иде, җитәкче буларак мин үзебезнең хезмәттән тулаем канәгать була алмыйм. Чагыштыру өчен мисалга башка филармонияләрне алыйк. Түбән Новгородта филармониянең мең урынлы залы, алай гына да түгел, берничә залы бар һәм ул Кремль биләмәсендә урнашкан. Ульянда филармониянең Ленин исемендәге мең ярым урынлы залы һәм тагын берничә заллы бинасы бар. Самарада да филармониянең бинасы шәһәр уртасында һәм мең ярым урынлы. Екатеринбург каласында да шул ук хәл. Телгә алган бу шәһәрләрнең кайсы Казаннан кечерәк, кайсы Казан белән бер дәрәҗәдә. Шул ук Түбән Новгородны да Казан халык саны буенча узды. Без Казаныбызны Европа белән Азия кисешкән урын, халкыбыз эшкә батыр, мәдәни чараларга да, спортка да тартылучан дип әйтергә яратабыз. Әмма мәдәниятне спорт белән чагыштырганда, игътибар җәһәтеннән күпкә оттырабыз. Нинди шәп спорт объектлары корып куйдык, бу – бик яхшы, әмма шәһәр эчендә яхшы концерт залы юк. «Казан-Экспо» – шәһәр читендә, анда һәр көнне концерт куеп булмый.
Казанга кимендә 3 мең кешене сыйдыра торган спорт сарае яки арена түгел, нәкъ менә концерт залы кирәк. Бу – билет бәясенә турыдан—туры тәэсир итәчәк. Кечкенә зал чыгым каплау өчен эшли, зур зал керем өчен эшләячәк. Ә иң мөһиме, халыкның культура дәрәҗәсе бермә—бер үсәчәк.
Филармониадага кире кайтсак, ул лаборатория форматында эшли. Без төрле жанрларны сынап карыйбыз. Халыкның ихтыяҗы зур, билетлар тулаем сатылып бетә. Опереттаның да, сез әйткән балетның да, башка юнәлешләрнең дә үз тамашачысы барлыгы исбатланды. Филармониада тамашачыга төрле бию коллективларын тәкъдим итте, аннан хор жанры танылып китте, бард, поэзия жанры яңа баскычка күтәрелде. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә безнең сәхнәне үз итте. Ул быел бездә җиденче тапкыр чыгыш ясый һәм җиденче тапкыр аншлагка эшли. Үзебезнең фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертларына да билетлар шунда ук сатылып бетә. Ансамбльнең 13 декабрь концертларына да, ансамбльнең һәм филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның киләсе елда булачак юбилей концертларына да билетлар сатылып беткән. 8 мартка өстәмә концерт та куйдык, чөнки аңа халыкның сусавы зур. Мондый үрнәк һәм шундый ихтыяҗ тагын кайда бар – минем шәхсән күргәнем юк әле. Боларны хезмәтебезнең җимешләре дип саныйм. 5–6 ел элек шушы залга 150–200 кеше җыя алмый идек. Бүген филармониягә сәнгать коллективлары килгәндә билет табып булмый. Бу да – уңыш.
– Шулай да сез тәкъдим иткән 30 га якын юнәлешнең иң популяры кайсы?
– Без гаиләдә җиде бала үстек. Бергә җыелганда кайвакыт әти-әнигә, сез бу балагызны күбрәк яратасыз дип, яратып кына төрттереп куйгалый идек. Алар бармакның кайсын тешләсәң дә, авырта, балалар, дип әйтәләр иде. Монда да шул ук очрак. Аларның һәркайсы якын һәм минем берсен генә аерып күрсәтергә хакым юк. Филармония сакта тора, дип әйттек бит, кайсыдыр җанр бүген салмаграк темпка калган икән, азрак ярдәм итеп җибәрсәң, киләчәктә ул әле үз сүзен әйтәчәк.
– Филармония тамашачысының җыелма образы нинди?
– Бирегә классик тамашачы йөри. Мәсәлән, бард кичәләрен алыйк. Ул – ирек һәм иркенлек таләп итә торган жанр. Бусы – бер сыйфат булды. Фольклор юнәлеше – әдәп. Димәк, безнең тамашачы әдәпле. Моңа әзерлекле, үзенчәлекле, кызыксынучан дигән сыйфатларны да өстәргә кирәк. Филармония шәхесләрне һәм кайбер тарихи фактларны таныту белән дә шөгыльләнә әле. Мәсәлән, Казанда туып үскән Василий Аксеновның джазга багышланган «Простак в мире джаза…» әсәре барлыгын күпләр белми дә торгандыр. Ә без Сергей Васильев җитәкчелегендәге филармония джаз оркестры белән берлектә шушы әсәрне үзәккә алып, музыкаль прозаик кичә әзерләдек. Әсәрне Россиянең атказанган артисты Борис Галкин тәкъдим итте.
– Бу кадәр эшчәнлеккә бу бина кысан түгелме соң сезгә?
– Бик каты кысан! Бик каты кысан! Шуңа да мисалга башка филармония залларын китергән идем. Бу очракта күршеләргә ак көнләшү белән карыйм. Әмма бу ирешелгән кадәресенә канәгать булып утыру дигән сүз түгел. Шәһәрдә булган мәдәният сарайлары бүген безнең үрнәктә эшли, сәхнәләре безгә карап кора. Аларга үрнәк икәнбез – без сөенәбез генә. Тырышсыннар, эшләсеннәр. Ә инде тамашачы белән элемтә турында сүз алып барсак, бүген филармониягә даими рәвештә 90 мең кеше йөри. Без Филармониада турында беркайда да реклама бирмәдек, ә заллар тулы. Өч кенә чарага билетлар калды. Без эшчәнлегебезнең яңа этабына да әзер.
Бер айга уртача 30 тамаша тәкъдим итәбез, декабрьдә аның саны 50 гә җитә. Сәхнәнең бер генә булуы чабудан тота, әмма бу темпларны киметүгә сәбәп түгел. Яңа елда да тамашачы белән бергә булырбыз дип ышанам. Һәрберебезгә исәнлек һәм шул исәнлекнең теләкләребезгә җитәрлек булуын телим. Ил-көннәребез һәм күңелебез тыныч булсын.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat