Тимур Сөләйманов: «Без – яшьләр белән, әмма аларның урынын алмыйбыз»

Дулкын астында түгел, аның белән бергә булырга кирәк. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов эшчәнлегенең төп кагыйдәсе бу. «ВТ» хәбәрчесе аның белән ул җитәкләгән хәрәкәт, андагы мохит, үсеп килүче буынның ни белән кызыксынуы һәм аз гына шәхси тормыш турында да сөйләште.

Тимур Җәүдәтович, «Алдынгылар хәрәкәте» бер елдан артык эшчәнлек алып бара. Оешма эшли башлаган мәлдә аңа шикләнебрәк караучылар да, пионерия белән чагыштыручылар да булмады түгел

– …әле дә шулай, минемчә.

Шулай да. Ике елга якын эшчәнлектә төп уңышыгыз нәрсә?

– Безнең хәрәкәт – мохит, бу – дулкын, дәрья. Дулкын димәктән, аны ике төрле аңларга кирәк. Әйтик, диңгез дулкыны. Дулкын астында түгел, аның белән бергә булырга кирәк. Киресенчә булса, ул сине үз астында калдыра бит. Тагын берсе – радио дулкыны. Ягъни син «приемник» ролен үтисең. Дулкыннарны тоярга, сизәргә, тотарга һәм… өләшә белергә кирәк! Энергия алыш-биреше булырга тиеш.

Нинди генә эш башкарсаң да, ачык булу һәм ихласлык кирәк. Безнең эштә дә шулай инде ул. Балалар һәм яшьләр белән эшләүдә ниндидер идеягә, миссиягә хезмәт итү өстенлек ала. Балалар, яшьләр бит ялганны бик тиз сизә.

Ни кызганыч, яшьлек бик тиз үтә. Бүген син мондый, иртәгә исә син кызыксынганнар бөтенләй башка төрле булырга мөмкин. Бүгенге балаларны көйләп бетердем дисең генә, арттан бөтенләй яңа дулкын килә! Шуңа без дә гел хәрәкәттә. Без яшьләр белән булырга, әмма алар урынында булырга тиеш түгел. Без – юл бирүче, мөмкинлек булдыручы.

Гыйнварда эшли башлавыбызга ике ел була. Иң төп уңыш дип команданы әйтә алам. «Алдынгылар хәрәкәте» оешма булса да, ул – хәрәкәт. Фикердәшләрне берләштерүче урын. Әлбәттә, республикада үсеп килүче буын белән шөгыльләнүчеләр күп. Министрлык та, бүтән оешмалар да.

Без көндәшлек юлын сайламадык. Без, киресенчә, берләштерү принцибын алга сөрәбез. Мәсәлән, «Сәләт» белән бергә эшлибез. Әмма һич кенә дә «Сәләт» урынын алмыйбыз! Без – фикердәш, бер партнер. Без берләштерү миссиясен үтибез.

Әйтик, безнең хәрәкәт хәзерге вакытта балалар бакчасы яшеннән үк эшчәнлек алып бара. Дөрес, әлегә 160 балалар бакчасы гына исәпләнә. Киләсе елдан 2 меңгә җиткерәсе килә. Дөрес итеп эшләсәк, аларда да «Алдынгылар хәрәкәте»нә карата кызыксыну уяначак, бу балалар мәктәптә дә актив булачак дигән сүз. «Алдынгылар хәрәкәте» аша балалар күбрәк «Сәләт», «Алтын каләм», «Юнармия» турында белер. Монда бернинди көндәшлек була алмый! Кыскача әйтсәк, без бик күп төрле мөмкинлекләргә илткән сукмакларның чатында торабыз.

«Алдынгылар хәрәкәте»ндә 13 юнәлеш бар. Алар төрле. Медиа-юнәлеш бик популяр! Балалар блогинг серләренә дә төшенә. Без бу кызыксынуны файдалы якка борырга булдык. Әйтик, китапханәләр белән «Китап блогингы» дигән проект башлап җибәрдек. 16 районның 18 китапханәсендә балалар китаплар турында блог алып бара. Аларга бу, чынлап та, бик кызык. «Туган телләр» юнәлешен бик үз итәләр. Телне сакларга телибез икән, аны заманча форматларда да популярлаштырырга кирәк. Дискотекаларда да булсын ул, киемдә дә! Зур шәһәрләрдә «БиЮ» проектын чынга ашырдык. Заманча татарча җырлар яздык, комикслар чыгардык. Болар барысы да балалар катнашында бит.

Авыррак яшьләр бар, бернәрсә белән дә кызыксынмый торганнары барАлар белән нишләргә? Республикада эшләп килүче күпсанлы оешмаларның игътибарыннан читтә кала кебек алар.

– Безнең оешма бу җәһәттән ике юлдан бара. Беренчесе, балалар белән бакча яшеннән үк эшли башлау. Сер түгел, социаль тирәлектән балалар еш кына үсмерлек чорында төшеп кала. Әгәр без аларны 6–7 яшьтән үк җәлеп итә башласак, яхшы булыр иде. Иң мөһиме – без аларга барлык мөмкинлекләр турында хәбәр итәргә тиеш.

Икенче юл – проектларның ачык булуы. Ягъни аларда һәркем катнаша алсын. Портфолиосыз да! Бездә андый проектлар бар. Әйтик, «Ура, авылга!», ишегалды лагере, киберспортка бәйле проектларыбыз.

Еш кына баланың бер тапкыр хаталануын кичермичә, аңа гомерлек тамга куялар. Ул бу юлдан берьялгызы гына ничек чыга алсын? Безгә мондый балалар белән дә эшләргә кирәк. Яңа аралашу даирәсе булдырабыз. Шул рәвешле, бу балалар да дөрес юлга баса, активлык күрсәтә. Мондый уңай үрнәкләребез бар. Алабугада, Яшел Үзәндә, Әлмәттә, мәсәлән.

Сез еш кына: «Яшьләр булган җирдә булырга кирәк безгә», дип әйтәсез. Хәрәкәт һаман да кайда юк әле?

– Урамда һәм интернетта. Әнә шушы ике җирдә безгә күбрәк булырга кирәк дип саныйм. Коммерция оешмалары, сәүдә үзәкләре белән эшләргә кирәк. Урам дигәндә шуны да күздә тотам.

Тимур Җәүдәтович, үз баласын тәрбияли алмаган кеше башкаларның балаларын тәрбияләргә һич кенә дә тиеш түгел инде ул. Сез үзегез дә күпбалалы әти. Гаиләгезгә вакыт каламы? Әти буларак аларга нинди тәрбия бирәсез?

– Гаиләмә, балаларыма вакыт табарга тырышам. Вакытны җиткереп булмый инде ул. Барыбызда да шулдыр.

Ялларда гаиләм белән бергә булырга тырышам. Әле менә шушы ялларда бергәләшеп пилмән ясадык. Урманда йөрдек. Эш көннәрендә соңарып кайтмаска тырышам. Бергә китаплар укыйбыз, өстәл уеннары уйныйбыз. Чыршы бизәдек менә. Яңа ел бәйрәмнәренә бергәләшеп бүләкләр алырбыз, Аллаһ боерса. Без бергә ашарга пешерергә һәм бер өстәлгә барыбыз да җыелып ашарга тырышабыз. Улымны иртән мәктәпкә үзем илтәм.

Балалар безгә карап үсә. Алар олыларның эш-гамәлләрен үзенә сеңдерә. Әйтик, ир – хатын, кеше белән кеше мөнәсәбәтләре нинди? Әти белән әни бер-берсенә елмаеп карыймы? Кычкырып сөйләшәме? Алар моны күрә бит. Шул инде ул – тәрбия. Балаларны тәрбия сәгатендә генә тәрбияләп булмый.

Гаиләбезнең татар теленә карата миссиясе бар. Без – аның сакчылары. Улым, кызлар: «Әти! Без татарча сөйләшәбез!» – дип кенә тора. Хатыным белән ялгыш русчага күчеп, нидер сөйләшсәк, алар безгә шелтә дә белдерә. «Әти! Без бит татарча сөйләшәбез! Без сөйләшмәсәк, татар теле бетәчәк бит!» – диләр.

Тимур Җәүдәтович, яшьләр белән эшләүче кеше буларак, сезгә бу сорауны бирми кала алмыйм. Яшьли яшәп туйган балалар саны сизелерлек артты. Бер яктан карасак, җитеш тормышта яшибез кебек. Әллә рәхәткә чыдамаумы бу? Үзүзенә кул салу, яшисе килмәү теләге нәрсәдән соң?

– Аны икътисадый-социаль шартларга гына бәйләп карамагыз. Минемчә, бу ялгызлыктан килә. Тагын бер сәбәп: кеше тормышы белән яшәү һәм шулай яшәргә омтылу. Социаль челтәрләрдән кешеләрнең ничек рәхәт яшәвен күзәтеп, карап барасың бит инде. Анда берәү дә тормышының китек ягын чыгарып күрсәтми, билгеле. Шул рәвешле син үзеңне ялгыз да, булдыксыз да итеп хис итәсең.

Бездә әле кешелеклелек культурасы дигәне бик түбән. Игелекле, мәрхәмәтле булу кебек сыйфатларыбыз югала. Чынлап торып әйткәндә, кешеләр арасында дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәтү дә безнең хәрәкәтнең бурычларына керә бит. Балалар, олылар арасында мөнәсәбәтләр корырга өйрәтү, мәрхәмәтлелек хисләрен уяту да – безнең миссия.

 «Алдынгылар хәрәкәте» саннарда

Хәрәкәттә катнашучылар – 193 597

Шуларның 28 314 е – остазлар, 165 233 е – балалар

2024 елда хәрәкәтнең танылуы 23,5 процентка артты

Сезнең көч урыны?

– Биләр һәм өем.

Татарстан яшьләре алар

– Алдынгы!

Тимур Сөләйманов яратып укыган 3 китап.

– «Три товарища» (Э.М. Ремарк), «Черный лебедь» (Нассим Талеб), «Чайка по имени Джонатан Ливингстон» (Р.Бах).

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү