«Чыгымнарны гади халык сизәчәк»: түләүле трассалардан ни файда?

Казан – Әлмәт арасы, күпме түләп барасы? Бу көннәрдә җыр сүзләрен әнә шулай үзгәртәсе генә килеп тора. Сәбәбе дә бар. Ел ахырына кадәр республикада берьюлы ике түләүле юл ачылырга тиеш. Алардан хәрәкәт итү бәясенә бәйле алдан хәбәр ителгән саннар халык арасында шактый шау-шу уятырга да өлгерде инде. Яңа юлдан кем йөрер? Түләүле трассалардан ни файда? «ВТ» хәбәрчесе әлеге сорауларга ачыклык кертергә тырышты.

Беренче коймак

Сүз башы бит шүрәле дигәндәй, бәясенә күчкәнче, түләүле юлларның үзләренә тукталыйк. Анысы өчен түлисе юк бит. Хәтерләсәгез, Вознесение трактының бер өлеше булган Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр юл узган ел азагында кулланышка тапшырылды. Шәһәрне М7 трассасы белән тоташтырырга тиешле юлның икенче өлешен төзүдә исә инвестор катнашты. Шуңа күрә Җиңү проспектыннан М7 гә кадәр 8 чакрым озынлыктагы юл арасы түләүле булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны декабрь уртасыннан да соңга калмыйча ачарга кушты. Бу шәһәр эчендәге тәүге түләүле юл булачак. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «беренче коймак» төерле булмаса, Казанда әлеге тәҗрибәне алга таба да файдаланырга җыенуларын әйтте.

Шәле – Баулы автомобиль юлы М7 һәм М5 федераль трассаларын тоташтырачак, дип көтелә. Озынлыгы 145 чакрым тәшкил иткән Алексеевск – Әлмәт юлыннан тыш аңа, Әлмәт белән Баулы арасындагы 100 чакрым чамасы юл һәм Саескан тавыннан Шәлегә кадәр гамәлдәге 40 чакрымга якын юл керә. Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен Алеексеевск – Әлмәт юлы төзелеше күптән таныш инде. Бу магистральне салу тәкъдиме белән 2006 елда ук «СМП Нефтегаз» оешмасы чыккан булган. Татарстан Хөкүмәте аны хуплаган һәм республикада зур төзелеш башланган. 2022 елның гыйнварында бу эшкә бәйле концессия килешүе төзелгән.

Хәзерге вакытта түләүле юлларда йөрү бәясенә бәйле ТР Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза. Ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Рәсми порталындагы мәгълүматтан аңлашылганча, җиңел машиналарга, мәсәлән, Вознесение трактының түләүле өлешеннән хәрәкәт итү бәясе – 176 сум, Алексеевск – Әлмәт арасы – якынча 3 мең сумга төшәргә мөмкин. Бәяләр транспорт чарасының категориясенә карап аерыла. «Тәгаен бәяләр соңрак билгеле булачак. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә тикшерү этабында», – дип ачыклык керттеләр Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, закон нигезендә, карар проектлары тирәнтен анализ узарга тиеш.

– Әлегә алар юридик көчкә ия түгел, шуңа күрә «проект» дип аталалар да инде. Анализ кирәк. Экспертиза нәтиҗәләре буенча документлар, тәгаен карар кабул итү өчен, Татарстан Рәисенә тапшырылачак. Хәзерге көндә Рөстәм Миңнехановка бер генә документ та килмәде, бу сорау республика Рәисе дәрәҗәсендә каралмады. Шуңа күрә әлегә түләүле юлда йөрү бәясе турында сөйләргә иртәрәк, – диде ул.

Түләгән белә

Түләүле юллар республика өчен хәзер инде яңалык түгел. Узган елның декабрендә М12 югары тизлекле трассасы республикага килеп җиттте. Казан белән Мәскәүне тоташтырган юлның һәр чакрымы өчен 6 сум чамасы түлисе. Олы юлга терәлеп үк торган Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтүенчә, алар яңа юл ачылудан откан гына.

– М12 трассасына ияләшеп беттек инде. Теләгән кеше өчен альтернатив юл бар. М7 аша  акча түләмичә дә йөреп була. Тик М12 нең тәмен белгәннән соң, иске юлга керәсе килми инде. Югары тизлекле трасса һәм яңа күпер халык өчен уңайлырак та, яхшырак та. Юлның бүгенге бәясеннән чыгып, ышандырып әйтә алам: халык барысыннан да канәгать. М7 дә быел җәй буе 2–3 сәгатьлек «бөке»ләр булды. М12 булмаса, нишләгән булыр идек?! Түләүле юл безне нык коткара, район икътисады өчен дә бик әһәмиятле, – диде урынбасар.

Ил күләмен тәҗрибәне алсак, соңгы түләүле юлларның берсе быел күрше Башкортстанда ачылды. Уфадагы 15 чакрымлы түләүле юлның һәр чакрымы өчен 7 сум чамасы түлисе, төнлә исә ул тагын да очсызракка төшә.

Унбиш елдан артык ерак араларга йөк ташучы Ринат Биктимеров әйтүенчә, Татарстанда юл инфраструктурасы әйбәт.

– Гел рульдә булгач, Якутия, Владивосток, Салехардка кадәр барганым бар. Чагыштырып караганда, республикада юллар бик яхшы, юл инфраструктурасы да әйбәт. Түләүле юллар безнең эшне җиңеләйтә генә. М12, М11 буйлап еш йөрергә туры килә. Уңайлы бит: шәһәр урамнарына керәсе, светофорларда туктыйсы юк. Туктап ягулык салу, ял итеп алу өчен уңайлыклар да бар. Ә моның өчен түләргә туры килә. Анысы кесә ягына бәйле, әлбәттә. Соңгы елларда ил күләмендә дә юллар яхшыра башлады. Юлларның сыйфаты – тормыш сыйфаты, – ди татар «дальнобое».

«Ник тапмыйлар?» – дип аптырыйбыз»

«ВТ» түләүле юлларга мөнәсәбәт, аларның хакы турында белгечләрдән дә сорады.

Владлен КОПВИЛЛЕМ, Россия автомобиль йөртүчеләр федерациясенең Татарстандагы бүлеге юристы:

– Мин, гомумән дә, шәһәр эчендә түләүле юллар булуга каршы. Алдан мәгълүм булган саннардан күренгәнчә, М12 белән чагыштырганда, быел ачылачак юллардагы бәяләр дүрт тапкыр диярлек кыйммәтрәк. Күпме торса да, түләүле трассаларга ихтыяҗ булыр анысы. Мәсәлән, аннан оешма, кибетләргә товар ташучылар йөриячәк. Чөнки аларга барыбер. Ә азык-төлек кибете бөтен чыгымнарны товар бәясенә өстәячәк. Юл кыйммәтләнә икән, димәк, ипи-сөт бәясе дә артачак. Ахыр чиктә моның өчен сатып алучы түләячәк. Байлар да отачак. Аларга вакыт әрәм итеп, Вознесение трактының түләүле өлешенә альтернатива буларак тәкъдим ителгән, әмма гел «бөке»дә басып торган Мамадыш трактында утырганчы, яңа юлдан җилдерү отышлырак, әлбәттә. Акчаң күп икән – түлисең дә вакытны янда калдырасың, юк икән – «бөке»дә утырасың.

Сергей СОТНИКОВ, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының Логистика һәм автомобильләрдә йөк ташу комитеты җитәкчесе:

– Бәлки, бу бәяләрне аннары төшереп, халыкны тынычландыру өчен махсус күтәреп куйганнардыр. Анысын төгәл әйтә алмыйм. Әмма юл өчен түләүне бик үк кабул итеп бетерә алмыйм. Ялгышмасам, моннан ун ел элек юл фондын тулыландыру турында фикер алышканда, акциз гамәлгә керде. Ягъни ягулык бәясенә юл төзелешенә тотылучы акциз салынган инде. Бу – бик зур сумма. Без түләгән салымнар турында әйтеп тә тормыйм. Ничек кенә булмасын, түләүле юл чыгымнарын иң беренче чиратта гади халык сизәчәк. Алар болай да шәһәрдән читкә чыгып китәргә мәҗбүр булды бит инде. Чөнки бүгенге шартларда Казан эчендә торак бәяләре якын килә торган түгел. Хәзер исә шәһәргә кергән өчен дә түләргә туры киләчәк булып чыга. «Ни өчен бала тапмыйлар соң?» – дип аптырыйбыз аннары. Бездә ничек: башта өсте-өстенә торак комплекслары төзиләр дә, аннары халыкка юл салырга кирәк, дип баш вата башлыйлар. Вознесение трактының бер өлеше булган Әмәт магистрален генә алыйк. Яңа трасса тирәсендә киләчәктә торак комплекслары калкып чыгачагы көн кебек ачык. Төзелеш оешмалары әзер инфраструктурадан табыш алачак булып чыга. Ә ник киресенчә эшләмәскә? Йорт салырга телиләр икән, балалар бакчасы, мәктәп, юл турында да кайгыртсыннар. Тик моны алдан ук исәпкә алып эшләргә кирәк. Дәүләт мәнфәгатьләре шәхси бизнесныкыннан өстенрәк булырга тиеш.

Дамир БАРИЕВ, автомобильләрне арендага бирү оешмасы хуҗасы:

– Түләүле юллар мәсьәләсе бәхәсләр тудыра, әлбәттә. Бер яктан, шул рәвешле юл төзү, аларны карап торуга өстәмә акча җәлеп ителсә, икенче яктан, гади халыкның чыгымнары арта. Шуңа күрә түләргә әзер булмаганнар өчен сыйфатлы альтернатив юллар кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү