«Сукмакларны суытмыйбыз»: ә сез авылыгызга булышасызмы?

Кемдер вак-төяк эшләрдә ярдәм итә, кемдер, зурдан кубып, күпер төзетә, мәчет салуга өлеш кертә, чишмә төзекләндерә, бәйрәмнәр үткәрә. Ә сез авылыгыз төзек, матур булсын – гөрләп яшәсен өчен нинди өлеш кертәсез?

 

Мәрьямбикә Шәмсевәлиева-Рожова (Мәскәү шәһәре):

– Мин Мәскәүдә яшим. 79 яшь булса да, туган ягыма – Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылына кайткалап торам. Укытучылыкка укыдым, тик гомер буе юрист булып эшләдем. Алты ел элек авылдагы борынгы мәчетне төзекләндерү эшенә тотындык. Ике мәчет эшли. Монысы буш тора иде. Тышкы ягын рәтләп бетердек инде, эчке эшләр бар әле. Туганнарым, авылдашлар да ярдәм итте. Төзекләндерү өчен 4 миллион сумлап акча тотылды. «Сафа» мәдәни үзәген җәй көне ачарга планлаштырабыз. Клуб түгел бу. Монда балаларга гарәп теле, динне өйрәтеп, тарихны белгән зыялы яшьләр тәрбиялисе килә. Авыл халкы шәл бәйләп кәсеп итә. Менә шул һөнәрчелеккә дә игътибар бирмәкче булабыз.

 

 

Вахит Кәлимуллин (Буа):

– Авылдашлар белән бергәләп ярдәм итеп торабыз. Мин күбрәк оештыру эшләрен башкарам. Зиратларны чистарттык, мәчеткә ремонт ясадык. Авыл башында «Атабай-Әнкәбә» дигән стела куйдык. Туганнар белән авыл эченә «Сөбханаллаһ», «Әлһәмдүллиләһ», «Аллаһу әкбәр» дигән язулар элдек. Без Буада яшибез, әмма туган авылга сукмакларны суытмыйбыз.

 

 

Дамир Шакирҗанов (Арча районының Көтек авылы):

– Кылган игелек турында сөйләү дөрес буламы икән? Мин күңел кушкан өчен башкарам. Халык үз эченә бикләнгән. Һәр кешенең үз ишегалды, капкасы һәм шуның белән бетте. Авыл өчен әллә ниләр эшләргә булыр иде… Фермерлык хуҗалыгы булдырдык. Терлекләр тотабыз, җиребез бар.

Эш биреп, акчасын яхшы түләр идем. Теләүче юк. Бу бер дә кызык әйбер түгел. Башкарган эшне кемгә дип эшләргә кирәк? Авылда 65 ләп йорт бар. Мәчет төзергә булыштык. Ике төркем укырга йөри. Авылга ярдәм итеп торырга тырышабыз.

 

Данис Сәләхиев (Саба районы):

– Янгын сүндерү бүлегендә эшлим, фермерлык белән дә шөгыльләнәм. Район үзәгендә яшәсәм дә, туган авылым Ике Басу Арташка ярдәм итеп торырга тырышам. Быел көз сабыйларга балалар мәйданчыгы төзеттем. Сатып алган җиһазларны күрше егетләре урнаштырырга булышты. Хәер булсын, дидем. Шуңа күрә күпмегә төшкәнен әйтмим, әҗере югалыр. Без биш малай үстек. Кечкенә чакта уйнарга андый нәрсәләр булмады бит. Яшь буын күңел ачсын, дидем. Мәйданчык буш тормый. Авылда 30 лап бала бар, җәй көне иллеләп җыелалар. Атынчыгы да, таучыгы да, спорт белән шөгыльләнергә җиһазлары да бар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү