Буа театры артисты Вилнур Шәйхетдинов: «Без – «театраль спецназ»

Мәктәптән театрга ничә адым? Бу сорауга җавапны Буа театры актеры Вилнур Шәйхетдинов яхшы белә. Укытучы булып эшләп йөргән җиреннән, тәвәккәлләп, балачак хыялын чынга ашырган артистны Буада калырга нәрсә этәргән? Яшьләрне башкаладан шактый ерак театрга кайтып эшләргә нәрсә җәлеп итә? Вилнур белән без әнә шулар турында сөйләштек.

Балачак

– Вилнур, бала чагыгыз шактый катлаулы чорга – 1990 нчы елларга туры килгән. Моңа өстәп, әниегез сезне берьялгызы үстергән. Күзләрегездәге моң – балачак чагылышымы?

– Авыр булсалар да, хәзер сагынып искә алам ул елларны. Балачак – балачак инде ул. Урам гөрләп тора иде. Ә хәзер… буп-буш. Кайчак авылга кайтырсың да кире балачакка эләгерсең кебек. Ләкин юк. Инде кешеләре дә таныш түгел. Ә күзләрдәге моң  шул бәхетле балачак елларын сагынудыр, мөгаен.

– Ә бит чордашларыгыз арасында төрле юлдан киткән егетләр бар. Сез исә әдәбият дөньясына чумгансыз. Әниегезнең китапханәче булып эшләве тәэсир иттеме, әллә башка нәрсәме?

– Безнең өйдә телевизор юк иде. Шуңадырмы, мин китап укып үстем. Күбрәк урыс телендәгеләрне укый идем. Өйдә без мич ягып җылындык. Укый-укый мичне ябарга оныткан чаклар да күп булды. Әни эштән кайткач кына китап дөньясыннан үз дөньябызга «кайта» идем.  Әнидән эләгә иде инде… Бәлки, мине начар юлдан шул китаплар коткаргандыр. Әмма төп саклаучы – Аллаһы Тәгалә, әлбәттә.

Мәктәпне бетергәч, кая барырга икән, дип йөргәндә, Татар конгрессыннан безнең районга (Мари Эл Республикасының Бәрәңге районы. – Авт.) Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга керергә квота килгәнен белдем. Һәм мин Казанга киттем. Шөкер, анда да яхшы дуслар очрады, эчү, тарту кебек начар гадәтләр мине читләтеп узды.

Мәктәптән – театрга

– Укытучы Вилнур театр сәхнәсенә кайчан һәм ничек килеп эләгә?

– Театр сәхнәсенә 2014 елның җәендә килеп эләктем. Бик җайлы гына булды ул, дөресен әйткәндә. Буа театрына артистлар кирәк булуын ишеттем дә, Раил абыйның (Садриев. – Авт.) номерын табып шалтыраттым. Казанда курештек, сөйләштек. Мин әйтәм: «Җырлый белмим, ләкин театрда уйнау теләге көчле». «Ярар, килеп карарсың», – ди бу. Килеп карадым һәм шунда калдым да.

Дәүләт театрында хезмәт итә башлагач, башымда йөрткән хыяллар белән чынбарлык «бәрелеште». Халык театрында уйнап йөрү түгел икән ул… Шунда гына тәнкыйтьнең ни икәнен аңладым. Хәтта елап кайткан чаклар да булды. Шулай 10 ел узып та киткән икән…

– Ялгышмасам, әниегез тормышыгызны театр белән бәйләүгә каршы булган.

– Әйе, каршы килгән иде. Акча булмау борчыган инде аны. Мәктәптә укытучы булып эшләгәндә горурланып йөри иде. Театрда башта хезмәт хакы, чыннан да, аз иде. Әмма мин түздем, эшләдем. Хәзер инде шөкер итәм.

– Ә Буа театрында төпләнергә нәрсә этәрде?

Монда мин гаиләле булдым. Кызыбыз туды. Гыйнварда 4 яшь тула инде. Гаилә шулай итә ул!

– Анысы шулайдыр. Әмма сезнең, әйтик, академия театрында эшләп карау теләге бармы? Я булмаса, башкаладагы берәр театрда. Ни генә дисәк тә, Казаннан читтәге театрларда эшләүче актерлар гел игътибар үзәгендә булмый…

– Андый теләк бар ул. Миңа гел башка театрлардагы эш процессы кызык. Аларда спектакльләр ничек «туа» икән?..

– Сезнең өчен популярлык мөһимме?

– Популярлык артыннан чапмыйм. Спектакль мәгънәле булсын, тамашачыны тәрбияләсен – минем өчен бу мөһимрәк. Аннан соң кызыклы, характерлы рольләр күбрәк башкарасым килә. Шунысы кызганыч: Буа театрына артистлар килергә ашкынып тормый. Безгә егетләр һәм олы яшьтәге артистлар җитми.

– Ә яшьләр җитәме?

– Яшьләр җитә. Мин бит әле үземне дә яшьләр рәтенә кертәм.

– Яшьләрне кайсы ягы белән җәлеп итә театр?

– Кемне нәрсә җәлеп иткәндер инде. Буа театрының дөнья күреп йөрүедерме,  биредәге энергетикамы… Шәхсән минем уйныйсым, мәктәптә эшләгәннән соң үземне артист буларак сынап карыйсы килде. Гәрчә үземне кайчан да булса театрда эшләрмен дип күз алдына китермәгән булсам да.

 Без бернигә дә карамастан, Буа театрын саклап калырга тиешбез дигән максат белән эшлибез. Юкка гына безне «театраль спецназ» дип йөртмиләр бит!

Гастрольләр оештыра башладык. Шөкер, спектакльләргә халык зал тутырып йөри. Бу сезонда  Туфан абый Миңнулинның «Йөрәк маем» пьесасы буенча куелган «Мишәрем-шикәрем» комедиясен (режиссеры – Рөстәм Галиев) чыгардык. Аны халык бик яратып карый. Театрыбыз яши һәм әле дә халыкка хезмәт итә.

– Эш урынын алыштыру теләге булмадымы?

– Юк, андый уй булмады. Чөнки театрдан башка тормышымны күз алдына китереп булмый хәзер. Театр, сәхнә канга үтеп кергән инде…

– Бу сезонда тагын нинди премьералар әзерлисез?

6 декабрьдә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 ел балалары» әсәре буенча «Баязитова» спектаклен күрсәттек. Ни өчен Баязитова? Чөнки монда Баязитова фамилияле Арча педагогия училищесы студентының Әгерҗегә 400 грамм рулет алып кайтуы тасвирлана. 1943 ел. Укучылар ачлыктан һәм салкыннан интегә, ләкин алар илнең киләчәге, фронт кырында ятып калганнарны алыштырырга тиешлекләрен аңлыйлар. Бу – алар өчен бик зур йөк. Менә шушы вакыйгаларны режиссер Дмитрий Огородников сәхнәләштерә.

Блиц-сораштыру

– Драма яки комедия?

– Комедия.

– Комедия яки мелодрама?

– Мелодрама.

– Актер һөнәренең иң ошаган өч ягы?

– Дөнья күрү, халыкка файда китерү, тамашачы балаларга тәэсир итү.

– Биш елдан үзегезне кайда күрәсез?

– Үземне кинода, зур экранда күрәсем килә.

– Нинди режиссер белән эшләп карарга теләр идегез?

– Кабаттан Айдар Җаббаров белән эшләр идем. Ул бездә «Тәүбә» спектаклен чыгарды. Шулай ук Илгиз Зәйниев. Дөресен әйткәндә, нинди режиссер килсә дә ярый, иң мөһиме «халтурщик»лар булмасын. Кызганыч, андыйлар да бар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү