Татарстанда берничә көнгә сузыла торган бураннар көтелә

Бу көннәрдә республикада җиргә 10–15 сантиметр калынлыкта кар ятачак. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда. чәршәмбе-пәнҗешәмбе – 11–12 декабрьдә дә кар-буран көтелә. Пәнҗешәмбе көнне урыны белән юеш кар явачак. 

Чәршәмбе – көндез, пәнҗешәмбе – төнлә буран, секундына 18 метрга кадәр тизлектә җил. 11 декабрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы 0…–4,  төнге сәгатьләрдә –4…–9 градуска кадәр төшәчәк. 12 декабрьдә һава температурасы көндез 0…–3, төнге сәгатьләрдә 0…–5 градус тәшкил итәчәк. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин.

Башлангыч фаразлар буенча, җомга һәм шимбә – 13–14 декабрьдә дә урыны белән кар явачак. Шимбә көнне буран һәм көчле җил булырга мөмкин. Көндез һава температурасы –3…–8, төнлә –6…–11 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда кышның беренче ае җылы киләчәк: декабрьдә тәүлеклек уртача температура нормадан 1 градуска югарырак булачак. Белгечләр әйтүенчә, быелгы кыш автомобильчеләр өчен еш кына кыенлыклар тудырачак. Һава басымында һәм температурада кискен тирбәлешләр еш кар явуга һәм юлларда бозлавык хасил булуга китерәчәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү