Бүген Казанда, илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган батырлык һәм кыюлык бәйрәменә – Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чаралар уза. «Ватан Геройлары көне» истәлекле датасы РФ ФС Дәүләт Думасы карары белән 2007 елда билгеләнде. Ватан Геройлары көне уңаеннан Казан Ратушасында Россия Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт даны орденының тулы кавалерларын, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын хөрмәтләделәр. Тантанада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Тантаналы чара алдыннан парламент җитәкчесе Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты һәм махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итүче «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды бергәләп оештырган «Герой әтисе» Бөтенроссия күргәзмәсен карады. Күргәзмәдә махсус хәрби операциядә катнашучы улларының, Ватан Геройлары булган улларының фотосурәтләрен тоткан әтиләрнең портретлары тәкъдим ителгән. Экспозициягә күп буыннар өчен батырлык һәм намуслылык үрнәге булган геройлар сурәтләнгән 45 фотография кергән.
«Герой әтисе» Бөтенроссия күргәзмәсе иң элек Дәүләт Думасында күрсәтелде, – дип белдерде РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова. – Бу батырлык, ныклык һәм каһарманлык күрсәткән улларының батырлыклары турында сөйләргә әзер булган әтиләргә ихлас күңелдән рәхмәт белдерү. Күргәзмәне казанлылар караганнан соң, экспозиция республиканың барлык муниципаль районнарында да күрсәтеләчәк».
Чарада катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән котлап, Дәүләт Советы Рәисе бүген герой исемен йөртүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде. «Сез – җәмгыятебезнең авангарды, яшьләребез һәм республикабыз халкы тиңләшә торган кешеләр, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Кемдер республикабыз производстволарында эшләгәндә Хезмәт Герое, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган. Бу җиңел генә бирелмәгән, чөнки республикабыз предприятиеләрендә озак еллар Татарстаныбыз файдасына эшләп, үзеңнең профессиональлегеңне һәм хезмәт сөючәнлегеңне күрсәтергә кирәк иде».
Хәзерге вакытта Татарстанда 4 Россия Федерациясе Герое, 10 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, бер Хезмәт Герое яши.
Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаиләләрен, шулай ук хәрби хәрәкәтләр зонасында булганнарны аерым билгеләп үтте. «Без геройларыбызны хөрмәт итәбез, Сезнең үрнәктә киләчәк буынны тәрбиялибез, – диде парламент җитәкчесе. – Бу көнне без махсус хәрби операция Геройларына һәм аларның гаиләләренә хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Геройларны һәм аларның гаиләләрен ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов та котлады. «Минем өчен Россия Федерациясе, Социалистик хезмәт, Советлар Союзы Геройларына тирән хөрмәт, ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерү һәм сезне барыбызны да берләштерә торган шушы искиткеч һәм бик мөһим дәүләт бәйрәме белән котлау зур мәртәбә, – диде Виктор Демидов. – Шундый кешеләр – орден кавалерлары, Россия Геройлары һәм башка бүләкләргә лаек кешеләр булганда, безнең бөек Ватаныбыз җиңелмәс көчкә ия».
Чара азагында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өлкән лейтенант, 22 нче мотоукчылар полкының танк батальоны штабы начальнигы Юрий Маширога һәм 328 нче десант-штурм полкының 1 нче парашют-десант батальоны хәрби хезмәткәре Габдулла Мифтаховка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.
Чара кунаклары өчен Республиканың атказанган артистлары, оркестр һәм балалар коллективлары катнашында бәйрәм концерты оештырылды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat