Алар безнең арада. 9 декабрьдә Россия күләмендә Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр

Кызганыч, геройларыбызның бик азын гына беләбез, бик сирәкләрен генә хәтерлибез. Россия Герое Рәсим Баксиков әнә шулай ди. Алар бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга лаеклы.

– Без Ватан хакына гомерләрен дә кызганмаган кешеләрнең исемнәрен хөрмәт белән искә алырга тиеш, исәннәрнең кадерен белергә тиеш, – ди Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Аның фикеренчә, бу бәйрәмнең тагын бер мөһим мәгънәсе бар. – Ул – яшь буынны тәрбияләүнең бер ысулы. Алар кемнән үрнәк алырга, кемгә тиңләшергә кирәк булуын белеп үсәргә тиеш. Кыюлык һәм батырлык безнең канга сеңгән – яшь буын шуны аңласын иде. Кызганыч, барысы да аңламый. Бик күп нәрсә әти-әни һәм укытучылардан тора. Сугышларны укытучылар җиңә…

Ундүртенче Герой

Ә бит Ватан Геройлары – безнең арада. Татарстаннан тагын бер егетнең батырлыгы «Алтын Йолдыз» медале белән билгеләп үтелде. Махсус хәрби операциядә күрсәткән каһарманлыгы өчен Россия Президенты Указы нигезендә Алексей Копуновка Россия Герое исеме бирелде. Әмма, ни кызганыч, Алексей үзе бу көнне күрә алмады.

Казан танк училищесын тәмамлаган Алексей Викторович Копунов махсус хәрби операциядә башта батальон командиры урынбасары, аннан батальон командиры, соңыннан мотоукчылар полкы командиры була. Авдеевка юнәлешендә Ватанны саклый. 21 мартта Бердычи торак пунктында, үзенә ышанып тапшырылган подразделение белән идарә итеп, дошманның контратакасына каршы тора. Бәрелеш вакытында яраланган өч хәрбине үзе эвакуацияли, аларга беренче медицина ярдәме күрсәтә. Яраланган иптәшен гәүдәсе белән каплап, гомерен саклап кала. Тик шунда үзе яралана. Әмма хәрби бурычын үтәүне дәвам итә: ничек булса да дошманга оборона чиген өзеп чыгара юл куймаска кирәк! Алексей Копунов соңгы сулышына кадәр көрәшә, тик бәрелештән исән-сау чыга алмый. Аңа 44 яшь була.

Үз гомерен аямыйча күрсәткән батырлыклары өчен ул Россия Герое исеменә лаек була. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов батырның гаиләсе – әнисе, хатыны һәм улы белән очрашты. Ул аларга Алексей Копуновның «Алтын Йолдыз» медален тапшырды.

– Ул тәвәккәллеге, батырлыгы аркасында куелган хәрби бурычларны лаеклы үтәде, шәхси составындагы егетләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итте. Без аның белән горурланабыз, батырлыгына сокланабыз! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкы исеменнән Геройларга мөрәҗәгать итте. «Россия һәрвакыт бердәмлеге һәм ватанпәрвәрлеге белән дан тотты. Без бабаларыбызның батырлыгы турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйбыз. Яшь буын каһарманнарның батырлыгына да чын күңелдән сокланабыз. Ватаныбыз Геройлары арасында якташларыбызның лаеклы урын алып торулары белән горурланабыз. Сез – илебез горурлыгы!» – диде ул видеокотлавында.

Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев тә үз теләкләрен җиткерде. «Бүгенге вазгыятьтә бу бәйрәм аерым мәгънәгә ия. Без илебез каһарманнарының яңа буыны – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән горурланабыз», – диде ул.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да котлавында Ватан азатлыгы һәм иминлеге өчен гомерләрен кызганмаган каһарманнарны искә алу көненең әһәмияте турында әйтте: «Бүген безнең батыр ватандашларыбыз, ата-бабаларыбызның данлы хәрби традицияләрен дәвам итеп, махсус хәрби операция зонасында Россия мәнфәгатьләрен яклый. Геройларга фидакарьлек, хезмәт сөючәнлек, эшкә тугрылык һәм Ватан хакына кылган батырлыклары өчен зур рәхмәт!»

Бәйрәмдә генә түгел

Ил батырларын искә алу көнендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ветераннар һәм яшь буын геройлары белән бергә Казандагы Җиңү паркында урнашкан Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Ратушасында узган тантаналы чарада катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Советлар Союзы Геройларының туганнары, Россия Геройлары, аларның якыннары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары бар иде.

– Татарстан – хәрби һәм хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкән шәхесләр саны буенча Россиядә лидерлар арасында. Ватан Геройлары ул – безнең җәмгыятебез, аеруча яшь буын өчен үрнәк. Татарстанда Геройларга караш үзгә. Хөрмәтле Геройларыбыз, без сез ирешкән уңышлар, батырлыкларны мондый тантаналы очрашуларда гына түгел, көндәлек тормышта да истә тотабыз, хөрмәт белән карыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте аларга Фәрит Мөхәммәтшин.

Мөнәсәбәт

Ватан Геройлары көнендә без яу кырында батырлык күрсәткәннәрне барларга ияләнгән. Журналист Альберт Шакиров исә, Хезмәт Герое исемен йөртүчеләрне дә олыласак, яхшы булыр иде, дигән фикердә.

– Бу бәйрәмнең хәрби-патриотик төсмердә узуы билгеле. Ләкин «Ватан Геройлары» дигән вакытта Хезмәт Геройларын да олыларга кирәк. Советлар Союзына «кереп» китмичә, әлеге исемгә Россиянең яңа тарихында лаек булганнарны гына да барлап чыксак, алар арасында чын мәгънәсендә кызыклы, үрнәк шәхесләрне күрергә була. Алар белән, аларның хезмәтләре белән танышып, ниндидер илһам алырга була, – ди ул. – Бөтен кеше дә яу кырында батырлык күрсәтеп бетерә алмый. Әмма Хезмәт Герое исеме эшләгән урыныңда да бик зур үрләргә ирешеп булуын искәртеп тора. Бу дәрәҗәле исемнең дә мәгънәви ягы көчле, миңа калса.

Альберт Шакиров белән без «безнең заман герое» гыйбарәсе турында да сөйләштек.

– Мин «безнең заман геройлары» дип бу бәйрәмгә кагылышы булмаган һөнәр ияләрен – укытучылар һәм табибларны да атар идем. Аларны, һичшиксез, «герой» дип әйтеп була. Табибларга пандемия чорында игътибар булып алды. Ул чакта без аларның нинди катлаулы һөнәр ияләре икәнен белдек. Пандемиядән соң кабатланып торган чирләр, инде тәмам онытылганнан соң калкып чыккан авырулар… Барысы да табиблар җилкәсенә төште. Укытучыларның эше дә табибтан ким түгел. Бигрәк тә хәзерге заманда. Яңа буын балалары элеккегеләрдән бик аерыла. Мин аларны начар димим, әмма фикерләү сәләтләре бөтенләй башка төрле. Алар артыннан ияреп барырга, шул ук вакытта мәктәп программасын сеңдерергә кирәк, – дип саный Альберт Шакиров.

 

Безнең Геройлар

Татарстанда барлыгы 436 кеше Герой исеменә лаек булган

353 Советлар Союзы Герое

51 Дан орденнарының тулы кавалеры

32 Россия Герое. Аларның 14е бу исемгә махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен лаек булды. Болар – Әлкидән Раил Габдрахманов, Питрәчтән Иван Додосов, Казаннан Рәсим Баксиков, Иван Жарский, Александр Лапин һәм Айнур Сафиуллин, Тәтештән Михаил Марцев. Тагын 7 Татарстан егетенә – Казаннан Дамир Гыйлемханов, Алексей Копунов, Лениногорскидан Дамир Исламов, Тәтештән Андрей Соколовский, Мамадыштан Олег Сорокин, Чаллыдан Станислав Большаков, Кайбычтан Владимир Козинга Россия Герое исеме үлгәннән соң бирелде.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү