Газлаштырып бетерү программасы буенча 28,8 мең кишәрлеккә кадәр газ үткәргәннәр

Татарстанда газлаштырып бетерү (социаль газлаштыру) программасы башланганнан бирле 28,8 мең җир кишәрлегенә кадәр газ үткәргәннәр. Шул исәптән, хуҗалыкларның 81 проценты “зәңгәр ягулык”тан файдалана инде. Бу хакта “Газпром трансгаз Казан ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов әйтте.

“Бүгенге көндә безгә килеп ирешкән гаризалар нигезендә 28 мең 835 җир кишәрлегенә кадәр газ үткәрдек. Шул исәптән, 23 мең 258 йорт хуҗасы “зәңгәр ягулык”тан файдалана да инде. Алар йортка кадәр торбалар үткәргән, газ плитәсеннән файдаланалар. Бу – җир кишәрлеге чигенә кадәр газ үткәрелгән йортларның 81 проценты. Ил күләмендә исә әлеге күрсәткеч 55 процент тәшкил итә. Без ил күләмендәге уртача саннарны да уздырабыз”, – диде Рөстәм Усманов.

Аның сүзләренә караганда, 2024 елда республикада 7,8 мең җир кишәрлегенә кадәр газ үткәрелгән. “Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында белдергәнчә, газлаштырып бетерү программасы вакыт ягыннан чикләнми”, – дип тә искә төшерде Рөстәм Усманов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү