Курку белмәс галимә — Диләрә Гариф кызы Тумашева

Татфакның 80 еллыгы турында сүз чыккач та, иң беренче булып дөнья күләмендә танылган галимә  Диләрә Гариф кызы Тумашева күз алдына килеп басты. Дөрес, безгә – татар журналистикасы кафедрасында укучыларга аннан белем эстәргә насыйп булмады. Әмма бу затлы ханымны бер тапкыр күрсәң дә онытырлык түгел иде: бигрәк тә авылдан килгән кыз-кыркын өчен хатын-кыз буларак буй җитмәслек өлге булса, аның тормыш юлы, эшчәнлеге без укыган чакларда ук легендага әверелде.

Диләрә ханымның шәкерте (ул аны Казанга аспирантурада укырга алып килгән), остазы турында берничә китапның төзүче-мөхәррире, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина белән истәлекләрне барлап алу да шушы юбилей җәһәтеннән иде.

– Хәнисә ханым, хәтерлим әле, университет коридоры безне, «Тумашева Төмәндә рус мәктәбен тәмамлаган, югары уку йортында да русча укыган, татарча бөтенләй белмәгән икән» дигән сүзләр белән каршы алды. Бу бит шундый зур югары уку йортындагы татар теле кафедрасы җитәкчесе, зур галимә турында. Әлеге сүзләр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?

– Диләрә ханым үзе: «Татар теле һәм әдәбияты фәнен өйдә әниемнән укыдым. Махсус дәфтәр ачтырып, дәрестәге кебек сөйләтеп, диктант, иншалар яздырып укытты. Төмән китапханәсендәге татарча китапларның һәммәсен укып, кайберләрен яттан сөйли ала идем», – дип искә төшерә иде. Аның әтисе ягыннан булган бабасын, Арча ягының Түбән Аты авылыннан чыккан сабын ясау эшләре буенча белгеч Гаффар Җәббаровны төбәгебез тарихында якты эз калдырган сәүдәгәр Колокольников XX гасырның башында ук Төмәнгә чакырып китерә. Пермь якларыннан чыккан әнисе Әминә – мөгаллимә буларак, себер татарлары күңелендә якты истәлекләр калдырган шәхес. Ул Түбән Тәүде районының Урманбаш авылы мәктәбендә белем бирә. Диләрәгә 12 яшь чагында каты авыру аның гомерен өзә. Әтисе Гариф Җәббаров Төмән шәһәрендә һөнәр училищесы директоры булып эшли. Алар икесе дә балаларын татар җанлы итеп тәрбиялиләр. Телне дә, гореф-гадәтләрне дә өйрәтәләр. Диләрә музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнә. Музыка мәктәбен тәмамлагач, аны бер туганы Мәскәүдәге Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка училищесына укырга алып килә, чөнки әнисе кызның музыкант булуын теләгән була. Тик конкурстан үтсә дә, аны яше җитмәү сәбәпле укырга алмыйлар. Балигъ булмаган баланың тулай торакта яшәргә хокукы юк, ә Мәскәүдә аны сыендырырлык туганнары булмый. Диләрәгә кире Төмәнгә кайтып китәргә туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, тагын Мәскәүгә, бу юлы университетка, төрки телләр бүлегенә юл тота. Француз, төрек, алман телләрен камил белә. Татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә яхшы белсә дә, татар теле буенча галим булып китәр өчен, һичшиксез, аны шактый камилләштерергә кирәк булгандыр дип уйлыйм.

– Аның себер татарлары диалектлары белән шөгыльләнә башлавын туган якка мәхәббәт хисләре дип аңларгамы?

– Галимәнең бу өлкәгә кереп китүен бәлки очраклылык дип тә әйтеп буладыр. Укуны яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, кызны аспирантурада калдыралар. Беркадәр читтәрәк яшәп яткан себер татарлары теле галимнәрне күптәннән кызыксындырган була. Бу хакта иң беренче мәгълүматлар әле гасыр башында галим Вилгельм Радлов тарафыннан тупланган фольклор материалда бирелсә дә, махсус тикшеренүләр булмый. Төмәннән икәнлеген белгәч, фәнни җитәкчесе, академик Николай Дмитриев Диләрә Гарифовнага диплом эше итеп төмән сөйләшүен тапшыра. Кандидатлык диссертациясендә дә шул теманы дәвам итә. Бу чорда Диләрә Җәббарова Себер якларына биш тапкыр командировкага чыга, Төмән өлкәсендәге – 14, Тубыл өлкәсендәге 1 авыл халкының сөйләмен тикшерә. Кандидатлык диссертациясе 1951 елда язылып бетә.

– Ә Казан Диләрә Гарифовнаны нәрсәсе белән җәлеп итә?

– Язмыш кушуы, мәхәббәт җилләре дип әйтсәк тә ярыйдыр. Эш болай була. Казан вокзалында Мәскәү поездына билет алырга чират тезелә. Иң беренче булып Диләрә тора. Шулвакыт аның янына, билет бармы икән дип сорап кына алам дип, хәрби киемнән бер егет килеп баса. Сорап кына калмый, акчасын сузып, чиратсыз билетны алып та китә. Кызның бик хәтере кала: «Сезгә ничек оят түгел? Җитмәсә офицер әле», – дип егетне оялткан була. Кирәк бит, урыннары да бер үк купега туры килә. Аннан очраклы гына университет коридорында очрашалар… Язмыш дими, ни дисең?! Бу – аның булачак хәләле, күренекле режиссер Равил Тумашев була. Диссертацияне яклагач, икәүләп Казанга кайталар. Равил Рәхимович Кәрим Тинчурин исемендәге театрда – режиссер, Диләрә Гарифовна татар теле кафедрасында эшли башлый. Бу 1952 ел була. Коллективта бер генә хатын-кыз да юк. Диләрә ханым үзе әйтүенчә, иң кыены татар телендә лекцияләр уку була. Барысын да белгән кебек, тик менә фәнни терминнар кулланып сөйләү… Әле бит студентларның сорауларына төгәл җавап та бирергә кирәк. Аның тырышлыгы бу каршылыкны да җиңә. Вакыт үтә һәм татар мәктәпләрендә укучылар Тумашева һәм аның хезмәттәшләре төзегән дәреслекләрдән татар телен өйрәнәләр. 1964 елда аның «Хәзерге татар әдәби теленең морфологиясе» дәреслеге басылып чыга. Морфология өлкәсендәге фәнни эшчәнлекнең икенче юнәлеше татар телендәге фигыль сүз төркемен яңа ысул белән тикшерүгә багышланган. 1969 елда СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында «Татар теленә һәм башка телләргә мөнәсәбәттә себер татарлары диалектлары» дигән темага докторлык диссертациясен яклый.

– Ул чорда татфакта укучыларның һәрберсе диярлек Диләрә Тумашева оештырган кыр экспедицияләрен еллар буена иң онытылмас вакыйга итеп сөйләделәр, хәзер дә сөйлиләр. Анда күргәннәр күп кенә язучыларның хикәя-повестьларында урын алды…

– Диләрә Тумашева куркуны белми торган хатын-кыз иде. Кайчандыр университет ректоры Михаил Нужин да аңа шаярту катыш: «Факультетта бердәнбер таянырлык ир кеше – ул Сез», – дигән.  Диләрә ханым 15 ел рәттән студентлар белән Себергә экспедициягә чыга. Йөзләрчә татар авылларында халыкның сөйләмен өйрәнә. Галимәгә шәкертләре белән елга-күлләрдә көймәләрдә йөзәргә, тракторга утырып, тайга урманнарын гизәргә, бер кеше белмәгән аю сукмакларын таптарга, сазлы урыннарны ерып йөрергә туры килә. Урманнарның, сазлыкларның эченәрәк кергән саен, мәгълүматлар кызыклырак була. Тышкы дөньядан аерылып, сазлык эчендә утырган Лайтамак авылына алар хәтта вертолетта очалар. Нәтиҗәдә бер-бер артлы «Көнбатыш Себер татарлары теле», «Язык сибирских татар», «Язык западносибирских татар: опыт сравнительного исследования» китаплары нәшер ителә. «Себер татарлары диалектлары сүзлеге» 1992 елда дөнья күрә. Бу Диләрә Тумашеваның 40 еллык хезмәт җимеше була. Әлеге китапларда себер татар теле һәр яклап – фонетика, грамматика, лексика юнәлешендә тикшерелә. Тюркология өчен бик кыйммәтле бу хезмәттә себер татарларының тубыл-иртыш, том һәм бараба диалектлары һәм күпсанлы сөйләшләре булуы ачыклана. Диалектларны төрки телләр һәм борынгы язма истәлекләр белән чагыштырып өйрәнү чагыштырмача яңа кыпчак теле элементлары белән бергә борынгылыкларның да саклануын ачыкларга мөмкиннлек бирә.

– Диләрә Тумашева Казанда үзенең фәнни мәктәбен булдыра. Бик күп яшь галимнәр тәрбияләп үстерә. Шул ук вакытта ул Себер өчен тел галимнәрен әзерләүгә дә зур көч куя. Сез – шул бәхетлеләрнең берсеме?

– Диләрә Гарифовна Себер белән арасын беркайчан да өзмәде. Ул мине Казанга аспирантурага чакырып, фән дөньясына алып керде. Остазым мирасын тулыландыра  алдым дип саныйм. Мөмкинлекләрдән чыгып, әлбәттә. Әле 1993 елда ук Төмән дәүләт университетында татар бүлеген ача алган идек. Шуның нигезендә Диләрә Тумашева исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр үткәрдек. Себер татарлары энциклопедиясен төзедек. Остазыбызның икенче туган җире булган Татарстан Республикасы белән элемтәне өзмибез. Диләрә Гарифовна шәкертләре арасында мин, мөгаен, иң бәхетлеседер. Төмәнгә елына бер мәртәбә булса да кайтып йөрде ул. Без аның белән сәяхәткә чыгып китәбез: менә ул йөргән балалар бакчасы, әтисе эшләгән һөнәр училищесы урыннары, иске зират… Ул Төмәнне бик ярата иде. Төмән дә үз кызын бик ярата. Мин үземне бик бай кеше дип саныйм, чөнки академик Диләрә Тумашеваның барлык китаплары да китапханәмдә урын алган. Шуларны укыган саен аңлый барасың: фикер тирәнлеге, аналитик акыл, эзлеклелек, үз-үзенә таләпчәнлек, җаваплылык хисе – Диләрә ханымны төрки-татар филологиясе өлкәсендә танылган галимә итеп таныткан сыйфатлар. Балалары Айдар белән Ләйсән дә хезмәт сөючән булып үстеләр, әниләре юлыннан китеп, галим булдылар. Диләрә Тумашева – барлык шәкертләре өчен күктә янган мәңге сүнмәс якты йолдыз кебек ул.

Белешмә

Диләрә Гариф кызы Тумашева – филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ленин ордены иясе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Татарстан Фәннәр академиясенә сайланган беренче хатын-кыз академик. 10 ел тарих-филология факультеты деканы, бер үк вакытта 25 ел татар теле һәм әдәбият кафедрасы мөдире, 5 ел көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире булып эшли. 10 лап монография, дәреслекләр авторы. Аның җитәкчелегендә 21 кеше кандидат диссертациясе яклый, 7 кеше докторлык диссертациясе яклап, профессор исеме ала. Факультеттагы татар хорын оештыруда да аның роле аеруча зур була. Казанның бер урамына Диләрә Тумашева исеме бирелгән.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү