Казанда һәм башка зур шәһәрләрдә әле дә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. Сатучылар үзләре җитештергән продукцияне сатып кинәнсә, шәһәр халкы сыйфатлы һәм ышанычлы ризык алып куана. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, унике ярминкә атнасында 939 млн сумлык фермер продукциясе сатылган.
Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдә Казанның 13 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының 2 мәйданчыгында, Түбән Каманың 3 мәйданчыгында һәм районнарда башланып китте. Шушы вакыт эчендә татарстанлылар 6 мең тоннадан артык яшелчә (аларның 3,7 мең тоннасы – бәрәңге), 210 тонна сөт, 527 тонна шикәр, 949 тонна ит, шулай ук 2,1 миллионнан артык тавык йомыркасы сатып алганнар.
Бу юлы без Ямашев проспектындагы мәйданчыкка чыктык. Ярминкәләргә еш йөрүче кеше буларак шунысына игътибар иттем: әллә көннәрнең суытып җибәрүе тәэсир иткән, әллә башка сәбәп булган, узган шимбәдә халык аз иде. Ярминкә көннәре акрынлап ахырга таба тәгәрәгәндә, бәяләр дә бер урында гына тормый. Күзәтүләрдән чыгып нәтиҗә ясаганда, аеруча сөт продуктларына, йомыркага хаклар күтәрелде. Әйтик, сентябрьдә бер килограмм атланмайның уртача бәясе 770 сум булса, хәзер 850 сум тирәсендә тирбәлә. Шулай ук йомырка хаклары да арткан. Сайланып алынган йомырканың бер дистәсе 95 сум булса, хәзер 105 сум. Ярминкә башланган чорларда 200 сум торган эремчек исә 250 сумга җиткән.
Озын чиратларның берсе йомырка сата торган машина янында булса, икенчесе – ит киштәләре тирәсендә. Биектау районыннан Чулпан дип таныштырган ханым хуҗалыкларында үстергән олы мал итен сатарга алып килгән.
– Ярминкәгә атна саен киләбез. Безнең өчен бик отышлы, әлбәттә, бер яки ике түшкәне сатып бетереп кайтабыз. Кайбер атнада бик яхшы сатыла, кайсында сату авыр бара. Менә бүген кеше аз, әллә ни сатып булмый, – диде ул.
Бәяләре 480–500 сум дип язылып куелса да, сорый башлагач, ит хаклары 550–650 сум булуы ачыкланды. Узган атнада гына итне үзләреннән үк зуррак хакка сатып алганлыкны әйткәч, бераз кыенсынып та куйгандай итте.
– Бөтен нәрсәгә бәя артканда, ит бәясе генә шул килеш калмас инде. Терлек асрау бер дә җиңел түгел бит. Шуннан соң иртә таңнан торып шәһәргә алып килергә, ярты көн басып сатарга кирәк. Хуҗалыктан алып китүчеләргә арзанрак бәядән җибәрәбез анысы, – дип куйды Чулпан.
Ярминкәдә сыр, колбаса, атланмай, балыкның нинди генә төрләре юк. Җаның кайсын тели, шунысын сатып ал.
– Монда сатарга яратабыз без. Инде шушы еллар эчендә үз сатып алучыларыбыз да барлыкка килде, – ди сөт ризыклары һәм колбасалар сатучы Дилбәр Исмәгыйлева. – Әйе, бәяләр дә арта. Алар бер яки ике атнада гына кинәт күтәрелмәде, ә акрынлап кына алга таба бара. Ярминкә башлангандагы бәяләр ике атна тирәсе генә торды, шуннан соң акрынлап күтәрелә башлады.
Ә менә Буа районыннан килгән фермер Нурислам Әбсәләмов үзе җитештерә торган колбаса хакларын җәен дә, кышын да бер бәядән сата.
– Ярминкәне көтеп алабыз инде без. Без генә түгел, сатып алучылар да шулай ук дип уйлыйм. Авылдан килгәч, ышанычлы, дип алалар. Сезон саен гел шушы урында сатабыз. Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз күп. Үзебез үстергән атларның итеннән колбаса, тутырма, тушенка ясап сатабыз. Өстәл мул булсын өчен яхшы, кыйммәтле сыр, атланмай да алып чыгабыз. Үзебезнең продукция хакларын күтәрмәдек, безнең өчен сатып алучыларыбызны югалтмау мөһимрәк. Ә менә атланмай, сыр хаклары күтәрелгәч, аларны азрак алып чыгабыз хәзер. Сырлар якынча 10 процентка артты, атланмай тагын да күбрәк, – диде ул.
Аның фикеренчә, сату күләме шул ук.
– Кешеләр азрак сатып ала башладылар, дип әйтә алмыйм. Атна саен шул бер чамада сатыла, артыгын эшләп тә бетереп булмый. Бәлки продукциянең алу күләмен бераз киметкәннәрдер, андый чакта без сан белән алдырабыз. Бәя артты дип, ашамыйча торып булмый бит, – ди Нурислам абый.
Хәбәрчебез Гөлгенә Шиһапова да ярминкәләргә еш чыга.
– Ярминкә вакытын көтеп алам. Ниндидер рәхәтлек бар аларда, – ди ул. – «Казан» агропаркыннан ерак яшәмибез. Шуңа да, җай чыкканда, шимбәләрен ярминкәгә барабыз. Башланып киткән чакларда үзенә күрә бер җылы атмосфера була анда. Авыл шәһәргә күченгәндәй. Кайвакыт ярминкәне яратмыйча да кайтам, чөнки кайбер район вәкилләре килгәндә җырчылары булмый. Мәйданда җыр-моң булса, аеруча үзешчәннәр җырлап торса, кәеф күтәрелеп кайта.
«ВТ» хәбәрчесе дә бәяләрнең һәр атна саен артып торуына игътибар иткән.
– Күп еллар йөргәч, кайсы атнада кайсы район сату белән киләсен дә беләм, таныш сатучылар да бар. Авыл продукциясен белгән кешедән алу тагын да яхшы. Менә бәяләргә килгәндә, алар да әкренләп арта. Беренче көннәрдәге бәя юк инде. Хәтта кайбер товарларның бәясе бер көн эчендә дә үзгәрә. Бер узып киткәндә – бер бәя, икенчесендә башка тора. Аеруча ит бәясе белән шулай уйныйлар. Авыл кешесен дә аңлап була инде: кыйммәткәрәк сатып каласылары киләдер. Агропаркның эчке рәтләрендәге бәяләр урамдагысына караганда әллә ничә тапкыр кыйммәтрәк бит. Әле ярый ярминкәләр бар. Иртәнге 4 тән сату иткән, җәй буе яшелчәсен үстергән, маллар тоткан авыл кешесенә зур рәхмәт, – ди ул.
Авыл күчтәнәчләре белән сайланып, бәйрәм табынына тәмле һәм сыйфатлы ризыклар алып калырга вакыт бар әле. Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Узган шимбәдә «Казан» агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, тәкъдим ителгән товарларның ассортиментын бәяләде, шулай ук җитештерү цехында булды.
Ярминкәдәге кайбер бәяләр
Олы мал ите – 500–650 сум
Атланмай Балтачныкы – 1300 сум, Алексеевскиныкы – 800 сум, Мамадышныкы – 700–800 сум, Теләченеке – 650 сум, Арчаныкы – 500 сум
Сайланып алынган йомырка (10 данәсе) – 105 сум
1 нче категорияле йомырка (10 данәсе) – 100 сум
Эремчек (килограммы) – 230–250 сум
Күркә ите (килограммы) – 400 сум
Авыл тавыгы (килограммы) – 300–350 сум
Он (килограммы) – 27 сум
Суган (килограммы) – 35 сум
Шикәр комы (килограммы) – 60 сум
Колбаса – 500–750 сум
Сыр – 500–1100 сум
Каз (килограммы) – 650 сум
Казның эч-башлары – 300 сум
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat