Төзи белеп төзесәң. “Киләсе ел никадәр катлаулы булып тоелса да, бар да әйбәт булачак”

“Киләсе ел никадәр генә катлаулы булып тоелса да, ахырда бар да әйбәт булачак”. Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, журналистлар белән очрашып, узып баручы елга йомгак ясаганда әнә шулай дип белдерде. Республика төзүчеләренә ышанмыйча да хәл юк. Алар чираттагы тапкыр рекорд куярга әзерләнә. Татарстанда быел 3 миллион 450 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылачак дип көтелә.

2024 елда республикада төзелеш тармагында 813,6 миллиард сум акча тотылачак. Узган ел белән чагыштырганда, бу – 8 процентка күбрәк. Республика төзүчеләре бу елга билгеләнгән планны үтәгән дә инде. 7 декабрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 3 миллион 200 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Ел беткәнче вакыт бар әле. Шуңа күрә декабрь азагында әлеге күрсәткеч 3 миллион 450 мең квадрат метр тәшкил итәчәк дип көтелә. Узган елга караганда да күбрәк төзиячәкләр, кыскасы.

– Татарстанда 2021 елдан бирле ел саен 3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак кулланышка тапшырыла. Әлеге күрсәткеч ел саен үсә. Быел да алда торган бурычны үтәячәкбез, – диде Марат Айзатуллин.

Татарстанда быел гомуми бәясе 154,8 миллиард сумлык 3696 объектта төзелеш эшләрен башкару каралган. Шул исәптән, 44 республика программасын тормышка ашыру кысасында 3099 объектка – 64,27 миллиард сум, 6 илкүләм һәм 4 дәүләт программасы кысасында 233 объектка – 16, 85 миллиард сум, программадан тыш чаралар кысасындагы 364 объектка – 73,68 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Төзелеш тармагына бәйле башка саннарга килгәндә, быел социаль ипотека программасы буенча сафка басарга тиешле 56 йортның 31е кулланышка тапшырылган инде. Аларның гомуми мәйданы 142 мең квадрат метрдан да артып китә. Шәхси торак төзелеше тармагында 2 миллион да артык мәйданда 17037 йорт файдалануга тапшырылган.

– Республикада 9 мең 835 урынга исәпләнгән 8 мәктәп, 3 укыту корпусы, 2 мең 200 урынга исәпләнгән 10 балалар бакчасы төзелде, – диде министр. – Моннан тыш, мәгариф тармагына бәйле 236 объектта капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды.

Тирә-юнебез дә ямьләнә. 2015-2023 елларда республикада 20,89 миллиард сумлык 435 парк төзегәннәр һәм төзекләндергәннәр. Быел гына да 64 паркта 2,35 миллиард сумлык эш башкарылган. “Быел ачылган иң әһәмиятле иҗтимагый киңлекләрнең берсе – башкаладагы “Елмай” паркы, – диде Марат Айзатуллин. – Ул әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә уңайлы һәм куркынычсыз ял урынына әйләнде. Республика көненә ачылган паркны бик күбегез барып күрергә өлгергәндер инде.

Форсаттан файдаланып, журналистлар министрдан Камал театрының яңа бинасы турында да сорады. Марат Айзатуллин бу мәсьәләгә бәйле фикерен сак кына итеп җиткерде. Аның әйтүенчә, төзелеш-монтажлау эшләрен быел ук төгәлләргә ниятлиләр. “Яңа елдан соң бинаны артистлар белән берлектә сынап карый алачакбыз”, – диде ул. Билгеле булганча, театрның яңа бинасы төзелеше узган елның елның февралендә башланды. Аны Казанда узган БРИКС саммитына өлгертергә теләгәннәр иде. Тик ачылышны кичектерергә туры килде. Театрда барлыгы дүрт зал булачак. Бина төзү белән беррәттән, Кабан күле ярын да төзекләндерделәр.

– 2025 ел җиңел булмаячак, – диде министр киләчәккә күз салып. – Төзелеш оешмалары өчен ул иң катлаулыларыннан берсе булырга да мөмкин. Төп ставканың үсүенә бәйле рәвештә, ил күләмендә төзелеш тармагында күрсәткечләрнең 40 процентка кадәр кимүен күрәбез. Илдәге кайбер төзелеш оешмалары торак базарыннан китәргә дә мәҗбүр, хәтта. Татарстанда вазгыять тотрыклы. Без төзелеш оешмалары белән даими очрашып торабыз. Алда торган мөһим бурычларның берсе – алданган “өлешче”ләрне булдырмау. Федераль дәрәҗәдә дә бу мәсьәләдә бер урында тормыйлар, килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзлиләр. Без бу катлаулы юлны узарга тиеш. Ничек кенә булмасын, ахырда бар да әйбәт булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү