Россиядә соңгы атнада гына да педагогларга һөҗүм итүнең берничә очрагы мәгълүм булган.
Укытучыны кимсеткән, мәсхәрәләгән һәм аңа һөҗүм иткән штраф кертергә мөмкиннәр. Бу хакта “KazanFirst” “В Городе N “ мәгълүмат агентлыгы хәбәренә таянып яза.
Соңгы вакытларда Россия мәктәпләрендә укытучыларны кимсетү очраклары еш күзәтелә. Әнә Түбән Новгород өлкәсендә бер атна эчендә шундый 3 очрак мәгълүм булган.
5 нче декабрьдә берьюлы шундый 2 кабахәтлек очрагы теркәлгән: Кавернинск районы мәктәбе укучысы, дәресне өзеп, инглиз теле укытучысының борынын сындырган. Моннан тыш сигезенче сыйныф укучысы тарих укытучысын кыйнап, педагогның баш мие селкенүгә китергән.
Шулай ук Дзержинск районы мәктәбендәге хәл дә зур шау-шу тудырган. Биредә укучы кызлар, аты-юлы белән сүгенеп, технология укытучысының йөзенә торт ыргыткан.
Депутат Татьяна Гриневич билгеләп үткәнчә, Дәүләт Думасына бу җәһәттән закон проекты кертелгән дә инде. Мәгърифәт министрлыгы аны хуплаган.Документта физик зат өчен штраф күләменең 5-20 мең сум тәшкил итәчәге күздә тотыла. Вазыйфаи затлар өчен – 50-100 мең, ә юридик затлар өчен – 200-500 мең сум булачак.
Моннан тыш интернет аша таратылган мыскыллау очраклары аерым игътибар үзәгенә алына. Мыскыллы язмалар өчен физик затларга штраф күләме 10-30 мең сумга җитәчәк. Вазыйфаи затлар өчен – 100-200 мең, юридик затлар өчен – 500-700 мең сум.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat