Татарстанда Зәңгәр күлгә керү өчен түләргә кирәк булачак

Октябрь аенда бу җәһәттән карар проекты пәйда булган.

Татарстан “Зәңгәр күлләр” табигать тыюлыгына керү түләүле булачак. Республика Премьер-министры бу җәһәттән карарга кул куйган, дип яза “KazanFirst”.

Октябрь азагында пәйда булган карар проекты нигезендә, заказник территориясенә керү бәясе 100 сум тәшкил итәргә мөмкин. Әмма түләүне гамәлгә кертү вакыты билгеләнмәгән әле.
Соңгы елда заказникта бик зур төзекләндерү эшләре башкарылган. Биредә суга төшү өчен уңайлы сукмаклар, көймә станциясе һәм табигатькә карап хозурлану өчен мәйданчыклар булдырылган. Күлләрнең Казансу елгасына кою урыннарында эскәмияләр, мәгълүмати стендлар һәм хәтта киенү-чишенү урыннары һәм чиләкләр белән купельләр булдырылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү