Әлмәт районы муниципаль районы Советының 47 нче сессиясендә депутатлар Гүзәл Хәбетдинованы район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына билгеләүне бертавыштан кабул итте.
Депутатларга һәм коллегаларына мөрәҗәгать итеп, яңа җитәкче күрсәтелгән ышаныч өчен ихлас рәхмәт белдерде һәм куелган максатларга ирешү өчен уртак эшнең мөһимлеген әйтте.
Үз докладында Гүзәл Хәбетдинова эшнең берничә өстенлекле юнәлешен әйтте. Болар: транспорт һәм торак-коммуналь инфраструктураларын яхшыртуга юнәлдерелгән стратегик планнар эшләү һәм үтәү, уңайлы мохит оештыру, мәгариф өлкәсен һәм мәгариф кластерларын үстерү.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat