Рүзәл Минһаҗев: «Милләтемә әби-бабайлар белән үскән оныклар телим»

Махсус хәрби операция безне нәрсәгә өйрәтте? Ни өчен ярдәм җыюда нәкъ менә авыл халкы актив? Яшьләргә авылда нәрсә җитми? «ВТ»ның махсус проекты – «Җавап бар!» тапшыруында без хәйрияче, шагыйрь, блогер, Мөслим районының Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев белән әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек. Әңгәмәнең бер өлешен тәкъдим итәбез.

Тәүге адым

– Рүзәл, хәйриячелеккә ничек кереп киттең?

– Бик күп еллар элек без «Игелеккә бер адым» төркемен булдырдык. Бәлагә тарыганнарга, мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан концертлар куйдык, мәктәпләрдә ярминкәләр оештырдык. Шөкер, бик күпләр йортлы, түбәле булды, бик күп сабыйларыбыз аякка басып килә, инде ныклы адымнар белән атлаучылары да бар. Бердәмлек, чыннан да, тау күчерә.

– Шулай да, беренче адым ничек ясалды?

– Беренчеләрдән булып Мөслимнән Регина исемле кызчыкка ярдәм иттек. Көннәрдән бер көнне мин аның әтисен – үземнең сыйныфташымны очраттым. Нигәдер күзләре сагышлы. Яшь тә ике айлык кызына 45 млн сум акча кирәк булуын белгәч, үз-үземә сорау бирдем: «Мин бу балага ничек ярдәм итә алам?» Бу очрашудан соң юлга чыккач, «Кичер мине, әнкәй, гафу ит» җыры астына, үземне шул бала урынына куеп, шигырь яздым. Ә бит ул чакта мин бары шаян шигырьләр генә яза идем. Шул караштан һәм шул шигырьдән башланды инде барысы да.

– Бүген хәлләре ничек сабыйның?

– Регинабызга 5 яшь. Инде хәзер тезләнә, бөтерелә – алга китеш бар. Тиздән аякка басар дип өметләнәбез.

Борылыш

– Ике ел элек ил язмышында да, синең тормышыңда да борылыш булды. Без сине СВО зонасындагы егетләргә туган як сәламе йөртүче буларак беләбез. Бу эшкә ничек алындың?

– Мобилизация башланганчы, Фирдүс абый Тямаев төркеме белән хәйрия концертлары куя идек. Концертларга махсус хәрби операциядә булган егетләрне чакырдык, андагы хәлләр турында сораштык. Шуннан тавыш операторыбыз Фирзәр Тямаев Украинага барып кайтты. Аның сөйләгәннәрен дә тыңлагач, йөрәк янды. Үзем барып күргәч, әйтәсе дә юк… Хәтта контракт төзеп, үзебез дә шунда китәргә уйлаган идек. Әмма егетләргә ярдәм итүнең башка юлын уйлап таптык: «Егет без» төркемен оештырдык. Актив егетләрне җыеп, гуманитар ярдәм илтә башладык. Башта үзебезнең районнан берничә кеше кушылды, тора-бара башка районнар да битараф калмады. Юллар да ачыла торды. Хәзер СВО зонасына барганда, 1800 ләп чакрым юл үтеп кайтабыз, меңнән артык солдат белән очрашабыз. Күп итеп күчтәнәчләр әзерлибез. Барлык егетләргә дә туган як күчтәнәче җибәрә алмыйлар. Араларында ятимнәр күп. Без аларны да сөендерергә тырышабыз.

Шуны аңладым: туган як күчтәнәченнән дә кадерле әйбер юк икән.

Егетләр янында барып, алар белән күрешеп сөйләшү – үзе бер рәхәт. Кич белән блиндажларда кунып калган чаклар да күп булды. Егетләр сыйлый. Минем анда ашаган кебек тәмле бәрәңгене беркайда да ашаганым юк… Ә иң авыры – егетләр белән саубуллашу. Тагын кайчан күрешербез? Күрешә алырбызмы, гомумән? Менә шул сораулар егетләр яныннан киткән саен күңелне телгәли. Ә берәр егет янына күчтәнәч күтәреп барып, соңга калуыңны аңлау – тагын да авыррактыр, мөгаен…

Мин анда тәүге тапкыр чын курку күрдем. Күптән түгел Курск өлкәсенә баргач, бер кафега кердек. Шунда чәй эчеп утырганда, кинәт бик куркыныч тавышлар ишетелде. Телевизордан «ракетная тревога» хәбәрен җиткерделәр. Һәм шундук бөтен кеше сикереп торып, ишекләрне терәтеп, подвалга чапты. Балаларын күтәргән хатын-кызлар да, олы-олы ир-атлар да… Шунда булган бер хәл хәтергә сеңеп калган. Баласын кочаклап чапкан бер ана, сабыен аяк киеме төшеп калганын күрә дә, бер мизгелгә туктап кала: «Иелеп алыйммы икән, юкмы икән?» – дип уйлый. Әмма бала гомере кадерлерәк – ул шундук кире борыла да подвалга чаба.

Анда кеше бик әзерлекле. Ә без бернәрсәгә дә әзер түгел икән. Без монда чыбыркы тавышыннан да сискәнәбез, ә анда…

– Миңа гына шулай тоеламы: егетләргә ярдәм җыюда авыл халкы күпкә актив. Ни өчен шулай бу, синеңчә? Без бит, авыл халкы шәһәрнекеннән мулрак яши, дип мактана алмыйбыз.

– Авылда мәрхәмәтлелек яши. Сала халкы гомере буе күршесе, туганнары өчен борчылып яши. Ә шәһәрдә бәгырь ката. Кеше өстендә кеше. Шәһәр халкы берсен-берсе күралмый. Чиратта торганда да ызгышып, талашып бетә. Калада бар нәрсә акчага корылган. Ә авылда алай түгел. Ярдәм җыюны башлагач та, иң беренче авыл халкы күтәрелеп чыкты. Хәзер дә бик ярдәм итәләр, мин аларга бик рәхмәтле.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның да күбесе – авыл егетләре. Алар өчен якташлары янып тора. Һәм мин дә гел, берәр егет ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, иң элек аның авылдашларына әйтәм. Гәрчә ул ярдәмне башкача җыя алсам да. Ә болай бөтен авыл берләшә, кем күпме булдыра ала – үз өлешен кертә. Мин ул егеткә дә: «Бу – синең авылдашларыңнан», – дип алып барам ул ярдәмне.

– Димәк, бу инде ярдәм җыю гына түгел, кешеләрне берләштерү өчен дә эшләнә?

– Әйе. Һәм соңгы арада халык бик берләште. Тик бер ягы бар: егетләрен югалткан авыл рухи яктан үлә. Аны кире уяту бик авыр…

Нигез

– Рүзәл, әйдә, авылга кайтабыз. Син авыл егете, авылда яшисең. Ник шәһәргә чыгып китмәдең? Чаллы бакча башында диярлек бит.

– Бу тормышта сагынудан башка бар нәрсәгә дә түзеп, ияләнеп була.

– Син сагынуның нәрсә икәнен беләсеңмени?

– Әйе. Минем авылдан чыгып киткәнем булды. 11 не бетергәннән соң, Чаллыга укырга киттем. Бер ай узуга, сагынуның нәрсә икәнен аңладым.

Шәһәр минеке түгел. Миңа Метрәй булсын, Имәнәй тавы булсын, авылдашларым булсын… Башка җирдә үземне таба алмыйм. Бары авылда гына иркен сулый алам.

– Без инде дистә еллар буе, яшьләр китә, авыл бетә, дип зарланабыз. Ә яшьләр китмәсен өчен нәрсә кирәк соң? Ник китмәсен соң алар авылдан?

– Аңлашып яшәү һәм, әлбәттә, эш кирәк. Әйтик, бер егет буй җитте, армиядә хезмәт итеп кайтты, хәзер аның гаилә корасы, үз куышын булдырасы килә. Аңа, беренче чиратта, эш кирәк. Колхозларның таралуы авылларны сындырды, өметсезлеккә, билгесезлеккә илтте. Үз эшен бик сирәкләр, бик батырлар гына булдыра алды. Мин бик тә авылларның янә чәчәк атуын телим. Элек алар аерым бер дәүләт кебек иде бит. Мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ашханәсе – барысы да бар иде. Бөтен кешегә дә җитте, авыл халкы рәхәтләнеп аралашып яшәде. Без хәзер күңел тынычлыгын югалттык. Беркөнне телефоным ватылды, шуннан соң мин ике көн рәхәттә яшәдем. Нәкъ элеккегечә!..

Безгә ничек тә авылларны сакларга кирәк. Югалтабыз икән, киләчәгебез аянычлы булачак. Телебез, милләтебез, рухи сыйфатларыбыз югалачак.

Һәркем шул турыда уйлансын иде. Без инде авылны саклар өчен төрлесен эшләп карыйбыз. Ярминкәләр дә оештырабыз. Авыл халкы продукциясен җитештерә, тик, кызганыч, сата белми яки сата алмый. Кыскасы, эш мәсьәләсен хәл итә алсак, яшь гаиләләр дә төпләнеп калыр иде, балалар да туар иде. Балалары булса, бакчалары, мәктәпләре булыр иде.

– Яшьләр кызык эзләп чыгып китмиме икән? Теләсәң, эшен табарга була бит аның.

– Күпләрне тыштан ялтырап торган шәһәр тормышы кызыктыра. Читтән карап торганда, андагы тормыш матур күренә, утлары да үзенә дәшә сыман. Ә бит асылда барысы да алай ук матур түгел. Анда сине чәкчәк тотып көтеп тормыйлар.

Иң үзәкне өзгәне – авылдагы ялгыз, караучысыз калган әби-бабайлар. Балалары чыгып китеп, шәһәрдә төпләнеп калган. Ә ул балаларны нигә дип үстергән алар? Картайган көннәрендә ялгыз утырып калыр өчен түгел бит… Шулай итеп, буыннар чылбыры өзелә, гореф-гадәтләр югала, оныклар әби-бабайларсыз үсә. Ә бит балаларга иң дөрес тәрбияне нәкъ менә алар бирә. Мин милләтемә әби-бабайлар белән үскән оныклар теләр идем!

Күңел

– Рүзәл, без синең шигырьләр язуыңны да беләбез. Алар ничек туа?

– Мин аны сүз белән генә аңлата да алмыйм. Шигырь юллары миңа үзеннән-үзе «килә». Юлда барганда, берәр кеше белән сөйләшкәндә, берәр вакыйгадан соң – кыскасы, теләсә кайсы вакытта. Һәм, мизгелендә язып куймасаң, фикер шундук югала. Бер генә мисал. Бервакыт дустымның гаиләсенә кунакка бардым. Өстәл янында утырабыз. Балалар йөгереп килә дә, русчалап нидер сорыйлар. Әти-әниләре дә русча җавап кайтара. Бу күренеш шулкадәр ачуымны китерде: кайттым да, өстәл сугып, шигырь яздым. Икенче көнне, моны сизгәндәй, Марат абый Галимов (композитор һәм җырчы. – Авт.) шалтыратты. «Көй яздым, тыңлап кара әле», – ди. Күңелгә ятты бу минем. Шулай итеп, «Татар телем» дигән җыр туды. Хәзер аны Марат абый белән Филүс Каһиров бергә җырлыйлар.

Үзәккә үткән әйбер, бәгырьне телеп, сүз булып чыга. Аны язмыйча тынычлана алмыйм. Язмасам, күңелемне бушатмасам, чиргә сабышам.

Лилия Гыймазова әзерләде

Тапшыруны тулысынча моннан карый аласыз:

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү