Кар яуды бит, җәмәгать! Ничек кенә әле: декабрь уртасы җитә дигәндә җир өстен сырып алган, юка гына булса да ак юрган башкала урамнарын шунда ук зур бер «бөке»гә әйләндерде дә куйды. Хәтердә исә былтыргы карлы-буранлы кыш яңарды. Быел да кар көртләренә чуммабызмы? Урамнарны чистартып бетерергә көрәк җитәрме? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Яңа елда – яңа тариф
Синоптиклар сүзенә ышансаң, быелгы кыш бик көйсез булачак. Артык суыклар көтелмәсә дә, һава торышы «уйнарга», ишеп-ишеп кар яварга мөмкин, дип фаразлаганнар. Тик Казан халкын былтыргы кыштан соң тиз генә куркытып булмас кебек. Хәтерләсәгез, узган ел юллар йөреп булмаска әйләнде, кибеттә ипи-сөт бетте, ә шәһәр халкы кулга көрәк алырга мәҗбүр булды. Әлеге сабактан соң Казанда ишегалларыннан кар чыгарган өчен өстәмә тариф кертергә тәкъдим иттеләр дә инде. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр рөхсәте белән, әлбәттә. Тик кабат кыш җитүгә карамастан, бу мәсьәләгә бәйле тәгаен карар юк әле. Халык белән очрашулар, фикер алышулар дәвам итә.
Билгеле булганча, ишегалдыннан кар чыгару без түли торган «йорт тирәсен тәртиптә тоту»га кагылмый. Анда карны эттерү, юлны чистарту, ком-боз катнашмасы сибү, җәяүлеләр юлын себерү керә, ә карны читкә чыгару – юк. Ягъни моңа акча аерым каралмаган. Ишегалдыннан кар чыгаруны идарәче оешма үзе хәл итә. Авырткан башка тимер тарак: бүген башкалада 750 гә якын урам себерүче җитми.
– Урам себерүчеләр җитмәгән ишегалларында халыкны һәм идарәче оешма вәкилләрен җыеп сөйләшегез, – дип киңәш итте бу уңайдан Казан мэры Илсур Метшин. – Минималь тариф буенча – менә шундый хезмәтләр җыелмасы. Ә кар чыгару һәм башка төрле эшләр милекчеләр җыелышы карары нигезендә тормышка ашырыла. Үз көчебез белән башкарып чыгабызмы, оешма, урам себерүче яллыйбызмы? Халыкка бу мәгълүматны җиткерергә кирәк.
Кайбер идарәче оешмалар, милекчеләр җыелышы нигезендә, счет-фактурага өстәмә юл кертә башлады инде. Соңгы мәгълүматларга караганда, мондый ишегаллары күп түгел. Карны чыгару бәясе дә аерыла. Яңа төр түләүгә риза булган очракта, кышкы чорда айлык чыгымнар уртача 300 сумга кадәр артырга мөмкин, дип фаразлана. Кар кыйммәткә төшмәгәе, кыскасы.
Трактор кадере
Берәүләр күктән «төшкән» чыгымнарны исәпләсә, икенчеләр сөенеп акча янчыгын сыпыра әнә. Карлы кыштан урамнарны кардан чистартучылар ота гына. «Узган кышта айлык хезмәт хакы 150 мең сумга кадәр җитте. Бу гадәттәгедән 30–40 меңгә күбрәк, – ди Әлмәттә тракторчы булып эшләүче Руслан Гафуров. – Эш тә бермә-бер арта, әлбәттә. Буран котырган көннәрдә өйгә кайтып та кермәдек диярлек. Тик зарланмыйбыз. Быел заказлар күп түгел. Чөнки кыш башланып кына килә бит әле. Шуңа күрә бәяләр дә узган ел дәрәҗәсендә. Былтыр бу вакытта кар җыештырып арыган идек инде».
«Авито» игъланнар сайтындагы бәяләргә без дә күз салдык. Биредә кар җыештыруга бәйле белдерүләрнең нинди генә төре юк. Бәяләр дә аерыла. Ике техника ярдәмендә карны төяп озатучылар, мәсәлән, эшнең бер сәгате өчен 3,5 мең сум акча сорый.
Кар җыештыру күпме тора?
Тракторчы | 1000 сумнан башлана (сәгате) |
Көрәк белән кар җыештыру | 800 сумнан башлана (сәгате) |
Махсус техника белән кар җыештыру | 2500 сумнан башлана |
Түбәне кардан чистарту | 40 сум (квадрат метры) |
Машинаны кардан чыгарырга ярдәм итү | 1200 сумнан башлана |
«600 мең сумлык эш»
Шәһәр халкыннан аермалы буларак, авылда яшәүчеләр алдан аяк киенә.
– Безнең җирлеккә ике авыл керә – Наласа һәм Урта Бирәзә. Икесенә бергә 300 дән артык хуҗалык исәпләнә. Шөкер, кыш көне кардан чистартуга бәйле бернинди кыенлык та юк. Тиешле оешмалар белән килешүне алдан ук төзеп куябыз, – ди Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Минем җирлектә бик тырыш «Игенче» агрофирмасы урнашкан. Аларның кыш көне юлларны тәртиптә тоту өчен көйләнеп куелган дүрт тракторы бар. Кар-буран чыкса, Наласа авылы юлларын иртәнге сәгать дүрттән чистартырга чыгалар. Урта Бирәзәне шәхси эшкуар карап, җыештырып тора. Бернинди каршылык та юк. Бер тапкыр сөйләшеп куябыз да кыш буе бергәләп эшлибез. Дөрес, кышка буранда керә алмый торган урыннар да булырга мөмкин. Наласада биектә урнашкан бер урам бар. Былтыр бик көчле буран булганда, әлеге юлны ике метрга кадәр кар күмеп китте. Бу урамда яшәүчеләрне бер-ике көннән трактор чакыртып, әрчеп чыгардык. Былтыргы кыш бик кыйммәткә дә төште. Агрофирма тапшырган хисап буенча, Наласада 600 мең сумлык кар җыештыру эшләре башкарылган. Җирлеккә, ялгышмасам, юл өчен 300 мең сум тирәсе акча каралган иде. Спонсор ярдәме белән кышны җиңеп чыктык. Шулай итеп бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез һәм яшибез. Былтыр ике көннең берендә кар яуды бит. Унөч ел эшләү дәверендә кардан чистарту эшләре беренче тапкыр шундый зур суммага төште.
Лениногорск районының Яңа Иштирәк авыл җирлегендә дә кыштан курыкмыйлар.
– Безнең җирлеккә өч авыл керә. Яңа Үтәмеш белән Чиялетауда торучы юк. Шуңа күрә андагы юлларны юл хезмәтләре чистарта, ул якка бер генә юл бара. Яңа Иштирәк урамнарын кардан чистарту өчен, инде ничә еллардан бирле эшкуар Равил Фәттахов белән килешү төзибез. Шуңа күрә кыш көне бернинди дә кыенлык күргәнебез юк. Урамнарны кайчан кирәк, шунда җыештырып китәләр. Күчергән акча җитмәсә дә, гозеребезне кире какмыйлар. Авыл зур булгач, хуҗалыкларда шәхси тракторлар да бар. Алар бик нык ярдәм итә. Капка төпләрен генә түгел, тирә-юньне дә ялт иттерәләр. Бергә булганда кар бураннарын җиңеп була.
Ә көрәк тоттырырга кеше булмаса? Ни кызганыч, андый авыллар да бар.
– Кышка авылда биш хуҗалыкта гына кеше кала, анысы да өлкәннәр, – ди Биектау районының Матмыр авылында яшәүче 78 яшьлек Сания Җәләлиева. – Узган елгы кыш бик авыр булды. Карга күмелеп калдык. Җирлек башлыгы Рамил Сафин (Матмыр Казаклар авыл җирлегенә карый. – Ред.) зур тракторлар чакыртып, юлны ачтырды. Авылда кар көрәрлек тә кеше юк бит. Азык-төлек, даруны балалар алып кайта. Тик аларга кайтып йөрергә дә юл кирәк. Безгә, гомумән дә, юл юк. Җәй көне вак таш булса да җәйсеннәр иде. Илле-алтмыш елдан бирле юл сорыйбыз. Әмма нәтиҗәсез. Быелгы кыштан тагын ни көтәсе булыр…
Чисталык өчен кем җаваплы?
Территория | Җаваплы |
Шәхси йортның коймасыннан алып юлның машина йөри торган өлешенә кадәр | Шәхси йорт хуҗасы |
Җирле әһәмияттәге юл | Җирле үзидарә яллаган подрядчы оешмалар |
Административ корылма, белем бирү оешмалары, предприятие мәйданчыклары | Оешма җитәкчеләре |
Торак комплексы яки күпфатирлы йорт ишегалды | Торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ), идарәче компанияләр |
Төбәк әһәмиятендәге юл | Төбәктәге юл хуҗалыгы эшчеләре |
Федераль юл | «Росавтодор» федераль юл агентлыгы |
М12 автомобиль трассасы | «Автодор» дәүләт компаниясе |
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat