«ВТ»ның җылы оясы: газетабыз оештырган бәйрәмнең күңелле мизгелләре


Ел ахырына якынлаша, димәк, нәтиҗәләр ясар чак җитте. 2024 елда да без укучыларыбыз белән бергә шактый матур эшләр башкардык. Гаилә елы уңаеннан игълан ителгән «Җылы оя» бәйгесе аша күпме гаиләләргә сокландык, махсус милли проектларыбыз аша туган телебезгә ихтирам һәм мәхәббәтебезне күрсәттек. Менә шуларның барысын да барлап, «ВТ» оештырган зур бәйгегә йомгак ясар өчен Казанның «Гаилә» үзәгенә бәйрәмгә җыелыштык. Чараның күңелле мизгелләре – безнең репортажда.

Бәйрәмебез кунаклары арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, «Җылы оя» бәйгесе җиңүчеләре, махсус милли проектларыбызның төп геройлары бар иде. Сүз уңаеннан, әлеге проектларның барысы да туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлегендә тормышка ашырылды.

Кадерле сый

«…Мин бик бәләкәй әле. 4–5 яшьләр микән. Өебезнең уртасында – олы мич. Әби бүген ипи пешерә. Миңа бүген әкият тә, уен да кирәк түгел. Бүген могҗиза туачак – ипи пешәчәк!»

Кунакларны әнә шундый хатирәләре белән «Җылы оя» бәйгесе җиңүчеләренең берсе Гөлүсә Батталова каршы алды. Кулында – үзе пешереп алып килгән йоп-йомшак, әле җылысы чыгып бетмәгән ипи. Бу юллар исә – аның бәйгедә җиңү китергән язмасыннан.

– Шактый вакыт «Нишләп ипи пешерә башладым соң мин?» дип уйланып йөрдем. Һәм үзем өчен шундый ачыш ясадым: ул гаиләбездәге буыннан-буынга күчеп килгән йоланың миндә кабатлануы икән. Балачак хатирәләремә төреп, бу турыда күптән язасым килеп йөри иде – әлеге бәйге шуңа бер зур этәргеч булды, – дип уртаклашты Гөлүсә Батталова. Әлеге язманы укыган хуҗабикәләр күңелендә бер теләк уяныр дип өметләнә ул: «Минем дә ипи пешерәсем килә!» дигән уй йөгереп, үз куллары белән ипи пешерсәләр, аның ләззәтен, рәхәтен кичерсәләр, мин бик бәхетле булыр идем. Үзең пешергән ризыкка йөрәк җылың һәм мәхәббәт кушылган була.

Гөлүсә ханым «Җылы оя» бәйгесенең гаиләләргә игътибарны арттыру белән беррәттән алардагы гореф-гадәт, йолаларны тагын да көчәйтүен билгеләп үтте.

– Мондый йолалар, традицияләр, һәр гаилә эчендәге билгеле бер кануннар бүген саклауга, яклауга, безнең җылы мөнәсәбәтебезгә мохтаҗ һәм лаек. Безнең игътибар күбрәк булган саен, алар тагын да яңа көчкә баеп, яңа куәт белән яшәүләрен дәвам итәр дип ышанам, – диде ул.

Нәтиҗә

Бәйгегә бераздан тагын да иркенләп тукталырбыз. Ә әлегә бәйрәм уңаеннан оештырылган күргәзмә буенча атлавыбызны дәвам итик. Чарага чакырылган кунаклар арасында ел дәвамында газетабыз битләрендә чыгып килгән «Үз илемдә – үз телем» проекты геройлары – туган телләренә тугры булган үрнәк гаиләләр дә бар иде. Хәтерлисездер, «ВТ»ның октябрь ае саннарының берсендә Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл һәм Илназ Баһавиевлар гаиләсе турында язган идек. Өч ул үстерүче бу гаиләдә гармун, тальян, баян, курай тавышлары тынып тормый. Гүзәл белән Илназның өлкән уллары – Камил Баһавиев безнең бәйрәмне дә гармун моңнарына күмде. Ә гармун тавышы кемне битараф калдырсын?!

Гаиләдә телгә, гореф-гадәтләргә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү серләре белән газетабызда ярты гасырдан артык эшләүче Габделбәр Ризванов та уртаклашты. Чарага Ризвановларның зур гаиләсе – өч буын бергә килгән иде.

Кунакларны озатып йөргән почтальон әйтмешли, гаиләнең учагын, ни дисәң дә, хатын-кыз саклый инде. Ә хатын-кызлар – безнең асылташларыбыз. Әнә шундый кыйммәтле ташларны – бүгенге заманның күренекле асыл затларын барлау максатыннан булдырылган проект «Асылташ» проектының берничә героинясын искә төшерик.

Алар да күргәзмәнең бер бизәге булды. Үзләренең җәмгыять, тел, мәдәният өчен башкарган файдалы эшләре турында рәссам, милли рух белән сугарылган картиналар авторы Гүзәл Хәйбуллова, беренче милли яулыклар брендына нигез салган эшмәкәр, дизайнер Елена Габдрахманова, милли ашлар компаниясенә нигез салган аш-су остасы Альбина Фәсхиева, театрал, милләтпәрвәр Мәрьям Ибраһимова сөйләде.

Соңыннан кунаклар «ВТ»ның социаль челтәрләрендә чыгып килә торган «Җавап бар!» тапшыруының «күчмә» студиясендә булды. Сүз уңаеннан, әлегә кадәр тапшыруның 25 чыгарылышы дөнья күрде, 22 кеше кунак булды. Бәйрәм алдыннан проектның алып баручысы Илнар Хөснуллин Марат Әхмәтов белән җәһәт әңгәмә корырга да өлгерде.

«Җавап бар!»да – Марат Әхмәтов

Бу юлы «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты – «Җавап бар!» тапшыруында кунакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов булды.

– Марат Готович, туган телләрне саклау мәсьәләсендә татар матбугатының, аерым алганда, безнең газетаның эшчәнлеген ничек бәялисез?

– Уңай бәялим, әлбәттә. Менә без бүген дә үзебезнең тәкъдимнәр, уртак проектлар белән газетада нинди зур эш башкаруыбызны күрдек. Без бит үзебез дә малай вакыттан әлеге газетаны, ул чактагы «Социалистик Татарстан»ны укып үскән кешеләр. Бик күп еллар бердәнбер мәгълүмат чарасы булып торган басма ул. Дөрес, район газеталары да булгандыр. Ул вакытта бүгенге кебек социаль челтәрләр активлыгы юк. Ә сез бүген дә, шундый зур көндәшлек булуына карамастан, үзегезнең эшчәнлектә яңа матур алымнар уйлап табасыз, яңа проектлар булдырасыз. Бу да бит укучыларыгыз белән элемтәне саклау өчен эшләнә. Моңа өстәп, сез газета аша дәүләт күләмендәге эшләрне дә укучыларга җиткереп барасыз. Бу җәһәттән дә көндәшлек көчле. Киләчәктә дә илгә, көнгә, республикабызга, милләттәшләребезгә бергә хезмәт итәрбез дигән теләктә калам!

Әңгәмәнең видеосын сылтама аша карый аласыз.

Кыйбла

Бәйрәмнең төп өлеше – «Җылы оя» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына килеп җиттек. Бу бәйгенең максат-бурычларын безнең укучылар яхшы белә. Җиңүчеләрне котлаган Марат Әхмәтов исә алар турында тагын бер мәртәбә искә төшерде. Аның сүзләренчә, ныклы дәүләт ныклы гаиләдән башлана.

– Мин үзем – ике буын язмышын кичергән кеше. Без бик күркәм тәрбия алып, әти-әни, әби-бабай янәшәсендә, туган җир, туган авылга карата мәхәббәт һәм бер-береңә җылы мөнәсәбәт мохитендә үстек. Ә 1990 нчы елларда, ни кызганыч, без кыйблабызны югалтып, яңа кыйбла эзләп, Көнбатышка юнәлдек. Һәм, саташып, бәргәләнеп, шул еллар эчендә бер яңа буын да үстереп куйдык. Хәзер менә шушы буынны заманга лаеклы итү өчен тырышабыз. Соңгы елларда дөньядагы вазгыять безне үз кыйблабызны – дөрес кыйбланы эзләргә мәҗбүр итте. Хәзер без янә элеккеге тормыш кыйммәтләрен барларга тырышабыз, – диде ул. – Гаилә – дәүләтнең төп күзәнәге. Ул нык булсын өчен, башта гаиләләрнең нык булуы кирәк.

Нәкъ менә гаиләдә ниндидер кануннар белән беркетеп булмый торган кыйммәтләр формалаша. Марат Әхмәтов сүзләре белән әйтсәк, ул кыйммәтләрне бернинди байлыкка да алыштырып булмый.

– Без күркәм гаиләләрне, гаилә кыйммәтләрен күрсәтергә, танытырга тиеш. Бәлки, бик күпләр алардан үрнәк алырга тырышыр. Безгә бу илебезнең нык булуы өчен кирәк. Җиңеп яшәү өчен һәм искиткеч катлаулы планетада көндәшлек итә алу өчен дәүләт һәм ил үзе бер зур гаилә кебек нык булырга тиеш, – ди телләр комиссиясе рәисе. – Безнең «Ватаным Татарстан» белән тормышка ашырылган әлеге проект шушы максаттан эшләнде. Һәм, миңа калса, безгә киләчәктә дә андый матур эшләрне дәвам иттерергә кирәк.

Бәйгегә килгән, газета битләрендә урын алган язмалар – хәзер инде республика елъязмасының бер өлеше. Чөнки «ВТ» республика тарихын яза. Бу турыда газетабызның баш мөхәррире Илназ Фазуллин искәртте.

– Иҗтимагый-сәяси газета булса да, «Ватаным Татарстан»да халыкны борчыган көнкүреш мәсьәләләр һәрдаим күтәрелә. Моны безнең тугры укучыларыбыз яхшы белә. Әлеге бәйге исә безгә күпләргә таныш, кемгәдер якын булган язмышларны, күркәм гаиләләрне ачыкларга ярдәм итте. Алар барысы да газетабыз битләрендә сакланып калачак. Ә «Ватаным Татарстан» – республика тарихын яза торган басма ул. Димәк, сез дә тарихка кердегез, – диде ул.

Үзе бер тарих

Татарстанның барлык районнары гына түгел, Оренбург, Киров, Самара һәм башка төбәкләрдә яшәүче күркәм гаиләләр белән таныштырган әлеге бәйгедә барлыгы 11 кеше бүләкләнде. Жюрига йөзләгән язма арасыннан «иң-иң»нәрен сайлап алу бер дә җиңел булмады, билгеле.

«Җылы оя» – саннарда

Бәйгегә барлыгы 200 дән артык язма килде. Иң яшь авторга 14 яшь булса, иң өлкәненә – 86 яшь.

Бәйге 3 номинациядә үтте. «Ишле бәхет» номинациясенә – 42, «Күркәм гаилә»гә – 64, «Без, без, без идек..» номинациясенә 48 язма килде.

Ә иң сөендергәне – бәйгенең приз фонды шактый зур (450 мең сум) булуына карамастан, күпләрнең, җиңәр өчен түгел, ә нәкъ менә күркәм гаиләләр турында укып белсеннәр өчен катнашуы. Татарстанда яшәүче төп халыкларга багышланган махсус номинациядә җиңү яулаган Ильяс Шаһиев – шундыйлардан. Ул безне Балтач районының Пор-Көтәш авылында гомер кичерүче удмурт гаиләсе – Захаровлар белән таныштырды. Зур сынау кичергән гаиләнең, гомере буе фельдшер булып эшләгән, бер авыруны район хастаханәсенә илткәндә йөрәге туктаган Галина ханымның исемен мәңгеләштерергә тели автор.

– Бу тарихны мин күптәннән күңелемдә йөрттем. Минем аны башкаларга да сөйлисем килде. Бу бәйге турында белүгә, катнашырга булдым. Билгеле, трагедия, язмышлар турындагы язмалар еш кына бәйгеләрдә җиңү яулый, аларны укучылар яратып укый. Әмма минем өчен иң мөһиме акча да, язманың популярлыгы да түгел, ә аның газетада бастырылуы иде, – ди Ильяс. – Җиңәрмен дип көтмәдем. Дөресен әйткәндә, әллә ни шатлана торган әйбер дә түгел бу. Тик әлеге тарих укучылар хозурына тәкъдим ителде – мин моңа шат.

Шулай итеп, узып баручы елда газета битләрендә һәм социаль челтәрләребездә тормышка ашырылган махсус проектлар белән таныштыруны, «ВТ» оештырган зур бәйрәмнең күңелле мизгелләрен барлауны төгәлләп торабыз. Киләсе елда да бергә булыйк, бердәм булыйк, кадерле укучыларыбыз!

Чарадан зур фоторепортажны сылтама аша карый аласыз.

Җиңүчеләр

«Күркәм гаилә» номинациясе

  1. Хамаева Гөлфинә Әзһәр кызы
  2. Фәттахова Лилия Рәфхәт кызы
  3. Мифтахова Руфия Бильсур кызы

«Ишле бәхет» номинациясе

  1. Батталова Гөлүсә Рәшит кызы
  2. Солтанова Гөлсирә Мөбарәк кызы
  3. Фәизова Рәйдә Рамил кызы

«Без, без, без идек…» номинациясе

  1. Хәкимов Әсхәт Рафил улы
  2. Нәҗипов Илназ Илнур улы
  3. Халикова Хәнифә Ильяс кызы

Татарстанда яшәүче төп халыкларга багышланган махсус номинация

Йосыпова Әлфинур Кәшәфетдин кызы

Шаһиев Ильяс Мансур улы

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү