2024 елда Татарстан бюджеты керемнәре 647,5 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган республиканың финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.
“Быел Татарстан бюджетына керемнәр 647,5 миллиард сум дәрәҗәсендә булачак дип көтәбез. Шуның 551 миллиард сумы – үз керемнәребез”, – диде Татарстан Рәисе.
Быел Татарстан тупланма бюджетының чыгым өлеше 648,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Рөстәм Миңнеханов ышандырганча, барлык чыгым йөкләмәләре, Россия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә хезмәт хакларын арттыруны истә тотып, тулы күләмдә үтәләчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat