Рөстәм Миңнеханов: “Банкротлык һәм хезмәт хакларын тоткарлауга юл куймаска кирәк”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, киләсе ел шактый катлаулы булачак. Шуңа күрә дә ул банкротлык һәм хезмәт хакларын тоткарлауга юл куймаска кушты. Бу хакта Татарстан Рәисе республиканың финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясендә әйтте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, киләсе ел бюджетының кытлыгы 13,5 миллиард сум тәшкил итәчәк.

“Киләсе ел бик катлаулы булачак. Иң мөһиме – банкротлык һәм хезмәт хакларын тоткарлауга юл куймаска кирәк. Шул ук вакытта, бизнес күләгәгә дә китмәсен. Бу – безнең бурыч”, – диде Татарстан Рәисе.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү