2024 елда Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруга 37 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте.
“2024 елда республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруга 36,9 миллиард сум акча тотылачак. Шуның 19 миллиард сумы – федераль акчалар”, – диде Татарстан Рәисе.
Ул әлеге чараларны вакытында үзләштерүне һәм барлык объектларны да кулланышка тапшыруны тәэмин итәргә дә кушты. “Илкүләм проектларның барлык максатлары һәм күрсәткечләре үтәлергә тиеш”, – диде Татарстан Рәисе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat