50 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр

Гаилә елы уңаеннан Казанда урнашкан “Апас” якташлар җәмгыятендә 50 ел бергә гомер итүче парларны хөрмәтләделәр. Апас районында тупы-үскән Гайнуллннар, Галәветдиновлар, Әфләтүновлар инде менә ярты гасыр тиң ярлары белән иңгә- иң куеп, парлап яшиләр. Мондый гаиләләр башкаларга үрнәк булып тора.

“Апас” якташлык җәмгыятенең вице-президенты Наил Галиуллин күркәм парларны бәйрәмнәре белән тәбрикләп кенә калмады, аларга якташлык исеменнән истәлек бүләкләре дә тапшырды.

Кунаклар исә киләчәктә гаиләләрне саклау серләре белән бүлешер өчен 50+ клубын төзергә кирәклеген турында тәкъдим белән чыкты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү