Россия финанс министры Антон Силуанов Татарстан бюджетын тотрыклы дип атады. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган республиканың финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясендә әйтте.
“Төбәк бюджеты тотрыклы. Ул Президент тарафыннан куелган илкүләм үсеш максатларына, бурычларга җавап бирә. Бюджетта, катлаулы хәл килеп чыккан очракта, резервлар бар. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов сезгә, сезнең командагызга бюджет, финанс, икътисадый сәясәткә җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә”, – диде Антон Силуанов.
Россия финанс министры алга таба бергәләп нәтиҗәле эшләүгә ышаныч та белдерде. “Татарстан кредит бурычларын исәптән чыгару механизмында да актив катнаша. Алга таба да бергәләп нәтиҗәле эшләрбез, дип ышанам”, – диде Антон Силуанов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat