Татарстанда урманнар шаулап үссен өчен күп кенә эшләр башкарыла. Без Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән тармакта башкарылган эшләрне барладык. Равил Әфрәимович, 2024 елда Татарстанда күпме орлык әзерләнде һәм утырту материалы үстерелде?
– 2024 елда Татарстанда 4900 гектар мәйданда яңа урман утыртмалары булдырылды. Шул исәптән урман фондында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 2782 гектар мәйданда урманнар торгызылды. Калган 2118 гектарда башка категориягә караган җирләрдә саклагыч урман утыртмалары, шулай ук урманнарны «компенсацияле» торгызу һәм үрчетү максатларында агачлар утыртылды.
Яз, көз айларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе оештырылды. Алар нәтиҗәсендә бер мең гектар мәйданда 3,5 миллион үсенте утыртылды.
Без урман орлыгы һәм утырту материалының сыйфатына аерым игътибар бирәбез. Ел дәвамында урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан урман барлыкка китерүче төп токымнарның 11,5 тонна орлыгы әзерләнде һәм 33,7 миллион кәлшә үстерелде, шул исәптән 12 миллионы – ябык тамыр системасы белән.
– Урманнарда янгын куркынычы сезоны ничек узды?
– Быел урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылды һәм 25 октябрьдә ябылды. Ул 193 көн барды. Бу чорда системалы мониторинг алып барылды, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар башкарылды, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында системалы агитация-аңлату эшләре башкарылды.
Гомумән алганда, ул чорда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 4,3 гектар мәйданда 368 термик нокта һәм 253 янгын очрагы теркәлде.
– Урманда тотылган хокук бозучылар күпме булды? Агачларны законсыз кисүнең масштаблы фактлары булдымы?
– Дәүләт урман инспекторлары үткәргән патрульлек нәтиҗәләре буенча 2024 елда административ хокук бозулар турында200 артык беркетмә төзелде, 950 мең сумнан артык административ штраф салынды. Иң еш очрый торган хокук бозулар – урманнардан файдалану һәм урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Урман утыртмаларын законсыз кисүгә килгәндә, Татарстанда 2010 елдан бирле законсыз әзерләнгән агач күләме кими бара. Республикада сәнәгать масштабында кисү очраклары юк, ачыкланган очраклар урман законнарын белмәүгә кагыла. Яисә аунак агачларны җыясы урынга, корыган агачларны кисүгә бәйле.
Әйтик, быел урман утыртмаларын законсыз кисүнең 60 очрагы теркәлде. 2023 ел белән чагыштырганда, урман утыртмаларын законсыз кисү очраклары 45 процентка кимеде.
– Парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәшү буенча нинди чаралар күрелде?
– 2024 елның июнендә Баулы, Бөгелмә, Болгар, Азнакай һәм Лениногорск урманчылыкларында 12,2 мең гектар мәйданда парсыз ефәк күбәләге чыганакларын бетерү буенча чаралар үткәрелде. Урман утыртмалары биологик препарат – Лепидоцид СК ярдәмендә җир өсте һәм авиация ысуллары белән эшкәртелде.
Көзге чорда «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре тарафыннан парсыз ефәк күбәләгенең исәбе алынды, нәтиҗәдә 2025 елда санитария һәм урман патологиясе буенча урманнарның торышына куркыныч янамый, зарарлы организмнарны бетерү яки бастыру буенча чаралар үткәрергә кирәкми.
– Соңгы елларда Татарстан урман тармагын цифрлаштыру буенча актив эш алып барылды. 2024 елда бу юнәлештә ниләр эшләнде?
– Белгечләр Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшли башладылар. Бу система цифрлы платформа булып тора. Анда дистәләгән дәүләт хезмәте, дәүләт урман реестры белешмәләре, урманнардан файдалану, саклау, урманнарны торгызу, үрчетү, агач материалын исәпкә алу һәм аны күзәтә бару, агач белән алыш-бирешләр турындагы мәгълүматны исәпкә алу өлкәсендәге актуаль белешмәләр бер урында тупланган.
Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы, Иннополис университетыннан партнерлар белән берлектә, урман кишәрлекләрен арендалаучылар турындагы белешмәләрне, урманчылыклар, кишәрлек урманчылыклары, кварталлар чикләре, урман кишәрлекләре, урманнан файдалану документлары-нигезләре, урман декларацияләре турындагы белешмәләрне, шулай ук урман бүлемтекләренең таксация тасвирламаларын урман комплексы системасына кертү буенча зур эш башкарды.
– Башка инновацион чишелешләрне кертү планлаштырыламы?
– 2025 елның беренче кварталында без «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган 28 пилотсыз очу аппаратын көтәбез.
Ел азагында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа караган оешмалар белгечләре «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү» программасы буенча квалификация күтәрү курсларын үттеләр. Укулар Иннополис университеты тарафыннан оештырылган иде. Курсларда пилотсыз очу аппаратларын куллану, аларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, очу биремнәрен хәл итү һәм урынны фотога төшерүне оештыру мәсьәләләре каралды. Әлеге курсларда барлыгы 40 якын кеше үзенең квалификациясен күтәрде.
Урман хуҗалыгы белгечләре дроннар ярдәмендә урманнарның торышын реаль вакыт режимында мониторинглаячак. Белгечләр урман кисү процессын контрольдә тотачак, урманнарда хокук бозучыларны тотачак, янгын чыганакларын ачыклаячак һәм кисәтәчәк.
– Равил Әфраимович, 2025 елга билгеләнгән бурычларга да тукталып китсәгез иде.
– Төп бурычларның берсе – «Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының максатчан индикаторларын һәм күрсәткечләрен үтәү. Аннан соң урманнарда янгын куркынычы сезонын да уңышлы уздыру мөһим. Әзерлек башланды инде. Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнә, урман-янгын станцияләрендә техника һәм җайланмалар инвентаризацияләнә, кирәкле запас частьләр һәм инвентарь сатып алына. Моннан тыш, урман тармагы белгечләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшенә керештеләр. Боларга өстәп, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу чараларын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен сыйфатлы үтәү, агач әзерләү, транспортировкалау һәм урман янгыннарын сүндерү өчен кулланыла торган техниканы иярченле навигация аппаратурасы белән җиһазлау, ведомствога караган оешмаларның матди-техник базасын яңарту, тармак белгечләренең хезмәт шартларын яхшырту да өстенлекле бурычлар булып тора.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat