«Татар радиосы» ТМТВ телеканалы белән берлектә «Радио сәхнә» дип аталган зур проект башлап җибәрде.
Бары тик чәршәмбе көнне, бер генә сәгатькә «Татар радиосы» студиясе чын концерт залына әйләнә. Кунакка татар эстрадасының иң танылган артистлары килә һәм тамашачы яраткан җырларны туры эфирда тере тавышка башкара. Live-концерт форматындагы тапшыру ТМТВ каналында да трансляцияләнә. Шулай итеп, аны тыңларга да, карарга да мөмкин.
«Радио сәхнә» тапшыруына килгән артистлар өр-яңа җырларын тәкъдим итә, сольный концертларына билетлар уйната һәм иҗатын яратучылар белән аралаша.
Алып баручы – «Татар радиосы»ның тәҗрибәле диджее Назлыгөл Сөнгатова. Ул җырчыларга күпләрне кызыксындырган сорауларны бирә, артистларны уен-биремнәр белән дә сыный.
«Әлеге проектта фонограмма юк, шуңа барлык җырчылар да килергә батырчылык итмәскә дә мөмкин. Беренче тапшырулардан, Аллага шөкер, кайтавазлар күп булды. Тыңлаучы- тамашачыларыбызның уңай фикерләре, җылы сүзләре һәрвакыт канат куя. Дәвамлы проект булсын иде, дип телисе килә», – ди Назлыгөл Сөнгатова.
«Радио сәхнә» тапшыруында Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллинар, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов кунак булырга өлгерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat