Татарстанда “Герой әтисе”дип аталган Бөтенроссия күргәзәмәсе эшли башлады

Бүген Казан Кремлендә геройларның әтиләренең фотолары белән танышып була иде. Аларның кайберләре әлеге чарага үзләре дә килгәннәр. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова фикеренчә, батыр уллар үстерсәләр дә, кайбер әти-әниләр мондый очрашуларга килергә үзләрендә көч таба алмый.

– Без батыр егетләр белән бик горурланабыз. Аларны үстергән әти-әниләренә рәхмәт. Мондый күргәзмә 9 декабрьдә Дәүләт Думасында ачылган иде. Күргәзмә һәр төбәктә булырга тиеш. Татарстан – беренче төбәк. Бу фотолар бөтен республика буенча йөрер һәм тулыланыр дип уйлыйбыз, – ди Татьяна Ларионова. – Яшь буын үзенең геройларын белергә тиеш. Киләсе ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Димәк, мондый эшләр әле дәвамлы булачак.

Әлеге күргәзмәдә 11 танкистның әтисенең фотосы да бар. Әнә шуңа күрә күргәзмәне Казан танк училищесында да күрсәтәчәкләр.

Арча районның Яңа Кырлай авылында гомер итүче Нурия һәм Хәмит Әгълиевларның уллары Алмаз да Казан танк училищесын тәмамлаган егет.

– Улыбыз бик күп тапкыр илне яклады. Чечняда, өч тапкыр Сириядә булды. Аннан исән кайткан иде, ә менә махсус хәрби операция аның гомерен өзде. Бик зур батырлыклар эшләп, башкаларны коткарган. Дошман ягыннан өр-яңа БТРлар алып чыккан иде. Соңгы тапкыр улының туган көненә кайтты. Август ае иде ул. 7 се китте, 17 се һәлак булды, – дип сөйли әнисе.

Чарада катнашкан әтиләрнең язмышларын газетаның алдагы саннарыннан укырсыз.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү