Радик Гайзатуллин: «Күп кенә өлкәләрдә уңай нәтиҗәләр күрәбез»

Татарстан Финанс министрлыгы белән Салым федераль хезмәте һәм Федераль казначылыкның республикадагы идарәләренең уртак утырышы узды. Анда агымдагы елда республика тупланма бюджетын үтәүнең башлангыч нәтиҗәләре каралды һәм финанс, казначылык, салым органнарының өстенлекле бурычлары билгеләнде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия финанс министры Антон Силуанов катнашты. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин белән башкарылган эш йомгаклары һәм ведомствоның якын киләчәккә планнары турында сөйләштек.

– Радик Рәүфович, 2024 елда Татарстан тупланма бюджетының керем өлеше ничек үтәлде һәм керем чыганакларының кайсы төп чыганак булды?

– 2024 елда Татарстан тупланма бюджетының керем өлеше 647,5 миллиард сум булыр дип көтелә. Шуның 551,7 миллиард сумы салым һәм салым булмаган керемнәргә туры килә. Республика бюджетында керемнәрнең төп өлеше физик затлар кеременә салымнан (НДФЛ), табышка салым, акцизлар, оешмалар милкенә салым һәм салым булмаган керемнәрдән тора. Боларның барысы бергә бюджетның үз чыганакларының 90 проценты чамасын тәшкил итә.

Шунысын әйтергә кирәк: быел, соңгы елларда беренче тапкыр, НДФЛ төп керем чыганагы булды. Аның салым һәм салым булмаган керемнәрдәге чагыштырма өлеше 34 процент тәшкил итте. Ә гомуми керем күләменең 188,1 миллиард сумга җитүе көтелә. Бу  алдагы елдагыга караганда 33 процентка күбрәк. Артуның төп сәбәбе – хезмәт хакын индексацияләү һәм вакытында түләп бару. Шуңа күрә эш бирүчеләргә һәм салым түләүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә.

Шулай ук табышка салымны да телгә алып үтәргә кирәк: быел аның 165,2 миллиард сум күләмендә керүе көтелә. Әмма алдагы елдагы белән чагыштырганда 17,6 миллиард сумга, яки 10 процентка кимрәк сан бу. Сәбәбе федераль закондагы үзгәрешләргә, ОПЕК+ чикләүләре аркасында нефть чыгару кимүгә, шулай ук кредитлар буенча процент ставкалары артуга бәйле.

Бюджетка акцизлардан – 44,1 миллиард сум, ә оешмалар милкенә салымнан 41 миллиард сум керәчәк. Бу салымнарны җыюда уңай динамика күзәтелә. Салым булмаган керемнәр күләме 58,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Шул рәвешле бюджетның керем өлеше тотрыклы үтәлә. Бу, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын түләү һәм, барлык дәрәҗәләрдә чараларны, программаларны финанслауны кертеп, планлаштырылган бөтен чыгымнарны тулысынча һәм үз вакытында хәл итү мөмкинлеге бирәчәк.

– Киләсе өч еллык чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында Закон 28 ноябрьдә Татарстан Рәисе тарафыннан имзаланып, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыкты. Ә җирле бюджетларны раслауга бәйле вазгыять ничек?

– Җирле бюджетларны раслауга килгәндә, Татарстан бюджет системасына 956 җирле бюджетның керүен билгеләп үтәргә кирәк. Муниципалитетлар, бюджетларын булдыру барышында, җиргә салым һәм физик затлар милкенә салым буенча гамәлдәге муниципаль актларга үзгәрешләр кертте. Кайбер муниципалитетлар үзләренең территорияләрендә туристлык салымын билгеләү турында карарлар кабул итте.

Бүгенгә 400 ләп муниципаль берәмлектә бюджетлар расланган. Калганнары 20 декабрьгә кадәр бу эшне төгәлләячәк. Шуннан соң алар, яңа финанс елы башыннан бюджет процессын оештыру һәм бюджет росписен әзерләү өчен, үз бюджетларын бастырып чыгарачак.

– Туристлык салымы турында әйттегез. Татарстанда әлеге салым ничегрәк кертелә һәм кайсы муниципаль берәмлекләр бу җәһәттән беренчеләрдән булып эшли башлый?

– Туристлык салымы 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының берничә муниципаль берәмлегендә кертелә. Ул җирле салым булачак. Киләсе елдан туристлык салымы кулланыла башлаячак муниципаль берәмлекләр – Казан, Азнакай, Яшел Үзән, Менделеевск, Чистай, Болгар шәһәрләре, шулай ук Спас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Чистай районнарының кайбер җирлекләре.

Әлеге территорияләрнең күпчелеге өчен салым ставкалары Салым кодексында күздә тотылган чик күрсәткечләргә туры китереп билгеләнгән. 2025 елда – 1%, 2026 елда – 2%, 2027 елда – 3%, 2028 елда – 4% һәм 2029 елдан башлап – 5%. Бары тик Азнакай шәһәре генә искәрмә булып тора. Биредә, җирле совет карары нигезендә, салым кертүнең бөтен чоры дәвамында 1% күләмендә бердәм ставка гамәлдә булачак.

Туристлык салымының, туризм өлкәсендә хезмәтләр сыйфатын яхшыртуга һәм инфраструктураны үстерүгә ярдәм итеп, җирле бюджетларны тулыландыру өчен мөһим чыганакка әйләнүе көтелә.

– Россиянең рейтинг агентлыклары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсенә дә кагылып үтәсе килә. Татарстан Республикасы кредит рейтингының ничегрәк бәяләнүен аңлатып үтсәгез иде.

– Илебезнең «АКРА» һәм «Эксперт РА» рейтинг агентлыклары белән конструктив хезмәттәшлек дәвам итә. Ике агентлык та Россиядә Татарстан кредит рейтингының максималь дәрәҗәдә булуын раслады. Төбәк икътисадының нык үсешле, инвестицион климатның югары дәрәҗәдә, бюджет күрсәткечләренең әйбәт булуына һәм бурыч күләменең зур булмавына бәйле бу. Шулай ук бурычыбызның коммерцияле түгеллеген дә  билгеләп үтү мөһим.

Татарстанда төбәк бюджеты керемнәре асылда салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсүе хисабына арта. Республика бюджетының мөстәкыйльлеге – югары дәрәҗәдә, ә бурычы уртача дәрәҗәдә булып кала: 2024 елның декабре башына дәүләт бурычы 113 миллиард сум тәшкил итте. Кредитларның төп өлеше социаль әһәмиятле проектларны һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Боларның барысы да Татарстан икътисадының бик катлаулы шартларда да тотрыклы булып калуын күрсәтә һәм төбәккә алдынгылыкта бару һәм халыкның тормыш сыйфатын югары дәрәҗәдә саклау мөмкинлеге бирә.

– Татарстан өчен илкүләм проектларның әһәмияте һәм быел аларны гамәлгә ашыруның барышы турында да сөйләп үтсәгез иде.

– Илкүләм проектлар дәүләтебезнең, шул исәптән Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өчен төп роль уйный. Алар халыкның тормышын яхшыртуга, инфраструктураны яңарту, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, шулай ук сәламәтлекне ныгыту, белем дәрәҗәсен үстерү, җәмгыять өчен мөһим булган башка өлкәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

Быел илкүләм проектлар кысасында чараларны гамәлгә ашыруга 36,9 миллиард сум бирелгән. Шуның 19,3 миллиарды – федераль бюджеттан, 17,6 миллиарды – Татарстан бюджетыннан. 10 декабрьгә 31,3 миллиард сум файдаланылган инде. Бу куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәү турында сөйли. Бүлеп бирелгән акчаны финанс елы азагына кадәр тулысынча үзләштерү өчен министрлык һәм ведомстволардагы вазгыятьне игътибар белән күзәтеп торабыз.

Илкүләм проектларны уңышлы төстә тормышка ашыруны дәвам итү – өстенлекле бурычыбыз, чөнки нәкъ менә шулар төбәкне үстерүнең стратегик максатларына ирешүгә ярдәм итә һәм тотрыклы икътисадый үсеш өчен шартлар тудыра.

– 2024 елның ахырына якынлашабыз. Дөньядагы катлаулы вазгыятьтән чыгып, агымдагы ел Татарстан финанс системасы өчен уңышлы булды, дип әйтергә мөмкинме?

– Һичшиксез, мөмкин. Кыенлыкларга карамастан, республика ышанычлы төстә үсүен дәвам итә. Күп кенә өлкәләрдә уңай нәтиҗәләр күрәбез. Салым керемнәренең сизелерлек артуын билгеләп үтү аеруча мөһим. Бюджет процессында катнашучыларның барысы да нәтиҗәле эшләгәндә генә моңа ирешергә мөмкин.

Татарстан бик зур икътисадый мөмкинлекләргә ия. Безгә  ул салым керемнәре ягыннан Идел буе федераль округына алдынгылыкны саклау һәм Россиядә бишенче урынны биләү мөмкинлеге бирә. Боларның барысы да республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итеп, киләчәккә ышанычны көчәйтә.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү