Владимир Путин мәктәпләрдә укучыларның тәртибен бәяләүне кире кайтару идеясен хуплады. “Әмма башта әти-әниләр, белгечләр белән фикер алышырга кирәк. Хупланган очракта, аның нәтиҗәсе булырга тиеш”, – диде. Хәтерләсәгез, безнең илдә бу системадан 1989 елда баш тартканнар иде.
Әлеге мәсьәлә Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы утырышында Сахалин өлкәсенең Иҗтимагый палатасы рәисе Владимир Иконниковның мәктәпләрдә тәрбия темасын күтәрүеннән башланды. Ул тәртип өчен билге куярга кирәк дип укытучылар фикерен җиткерде.
– Дөресен әйтим, мин хәтта тәртип өчен билге булмавын белми идем. Бу шулаймыни? – диде Владимир Путин гаҗәпләнеп.
Владимир Иконников билгенең булмавын һәм аны куярга ярамавын аңлатты.
– Әгәр куярга ярамый икән, димәк, мондый карар кабул итүнең сәбәбе булган. Әгәр тәртип өчен билге кире кайтарылса, аның нәтиҗәсе булуы кирәк. Бәясе башка билгеләр белән тигез булырга тиеш, –диде Президент.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat