Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында “Под крылом семьи” иҗтимагый оешмасы уздырган бәйгегә нәтиҗә ясадылар. Бәйге гаилә елы уңаеннан үткәрелгән иде. Катнашырга теләк белдереп гариза җибәрүчеләр саны 600 дән артык булган. Бүген исә аларның 200гә якынын тәбрикләделәр.
Бу бәйге үз гаиләң, андагы кыйммәтләр, гореф-гадәтләр хакында сөйләү турында иде. Шулай ук язмалар арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабайларны искә алу, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә булган якыннары турында горурланып язылганнары да күп.
– Бу бәйгене беренче генә уздырсак та, ул бөтен республикага таралды. Җиңүчеләр арасында каян гына килүче юк. Һәр катнашучыга чиксез рәхмәт. Алдагы елларда да бу бәйгене дәвам итәбез. Безгә хәтер барларга, гаилә кыйммәтләрен сакларга кирәк, – ди “Под крылом семьи” иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat