Кем белән, ничек һәм кайда? Кышка аяк басуга, халык Яңа ел бәйрәмен нинди шартларда уздырачагын кайгыртырга тотына. Күңел ачулар кесәне шактый бушатырга мөмкин, ди бит әле. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм көннәрендә ничә сум акча эшли? Алып баручылар нәрсә тәкъдим итә? Кәеф хакын белештек.
Тамаша тели күңел
Казанда яшәүче Виктория Метелинаның балалары Кыш бабайга хат язып куйган инде. Көнен дә ничек туры китергәннәр: Кыш бабайга хат язу көнендә, ягъни 4 декабрьдә! Сабыйлар түземсезлек белән тылсымлы кичне һәм бүләк көтә хәзер.
– Гадәттә, без декабрь буе балаларны вак-төяк бүләкләр белән сөендереп торабыз. Зур булмаган, символик күчтәнәчләр инде ул. 31 декабрьдә исә Кыш бабай, үзенең тылсымлы капчыгына салып, хатта язылган төп бүләкләрне төяп килә. Моңа өстәп, чыршы астында «әти-әнидән» дигән бүләкләр дә куела. Яңа елны үз өебездә каршы алмаячакбыз, шуңа күрә балалар сораган бүләкләрне ничек тә Кыш бабайга алданрак тапшырасы иде инде. Йә соңга калыр, – ди Виктория.
Декабрьдә «бер кичкә кер мичкә» дип ешрак әйтелә инде ул. Елның тылсымлы киче кесә янчыгын шактый бушата чөнки. Банк белгечләре күңел ачу чараларына, аерым алганда, цирк, аттракционнар, театр, концерт, шоу-программалар, зоопарк, дельфинарийларга тотылачак акчаны санап та күрсәткән әнә.
Гадәттә, Яңа ел тамашаларына һәм театрдагы чараларга билетлар сатып алу ыгы-зыгысы ноябрьдә үк башлана. Мондый күңел ачу чараларына билет хакларының уртача чегы узган елның ноябрендә 3507 сум булса, быел 3640 сумга җиткән, ди. Цирк, аттракционнар, зоопарк, аквариумнарга баруның уртача хакы 1735 сумга төшәчәк икән. Концерт һәм шоу-программалар яратучылар билет өчен уртача 2156 сум түли.
Шунысы да кызык: күңел ачу чараларына билетларны ешрак онлайн сатып алалар икән (53%). Халыкның 47 проценты гына кассага барып билет сатып ала, ди. Бер ел элек тә шулайрак булган (56% һәм 44%). Шунысы да игътибарны җәлеп итә: билет сату эше белән, нигездә, хатын-кызлар шөгыльләнә (театрларга билетның 60 процентын – хатын-кызлар, 40 процентын ир-атлар сатып ала). Ә менә цирк тамашаларына, зоопаркларга һәм шуның ише күңел ачу урыннарына билетларны ешрак ир-атлар сатып ала икән (61%).
«Күтәрерлек бәя»
Эшмәкәр Илнат Шәфыйков Теләчедә ике банкет залы тота. Яңасын әле бу елның августында эшләтеп җибәрде. Быел Яңа ел корпоративлары яңа залда гына үтәчәк икән. Халыкка матур залны һәм тәмле ризыкларны күрсәтәсе килә, ди эшмәкәр.
– Яңа ел мәҗлесләренә ноябрь аенда ук «бронь» башланган иде инде. Күбрәк хезмәт коллективлары языла. Кайсылары 10 кеше, кайсылары 13 кеше дигәндәй. Корпоративлар өч көн рәттән узачак, – дип сөйләде ул. – 27–28 декабрьдә махсус программа тәкъдим итәбез. Бу көннәрдәге мәҗлестә Балтач егете Ирек Фатыйхов алып баручы булачак. Җырчы кунаклардан Алмаз Мирзаянов, Зөлфирә Шәйдуллина, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар көтелә. Шулай ук баянчы, җырчы Илфир Искәндәров, җырчы Инсаф Мәрдәнов та булачак. Унбиш көн эчендә бу программага кеше туплап бетердек. 29 декабрьдә өстәмә көн булачак. Анысына танылган җырчы Илнат Фәрхуллинны дәштек. Аны халык бик ярата. Шөкер, анысына да санаулы гына урыннар калды.
Ашау-эчү һәм концерт программасы кергән мәҗлес хакы 3500 сум икән. «Мондый программа, сый-хөрмәт өчен бу – күтәрерлек бәя, дип уйлыйм. Бу бәя үзен аклыймы дигәнгә, шөкер, җитә, дим. Булганына канәгать. Үзебез өчен бәя күтәреп, үз кесәбез өчен генә эшләү түгел бит әле. Халыкка да күтәрерлек бәя булсын, дибез», – ди эшмәкәр.
Илнат Шәфыйков сүзләренчә, нәрсә генә булса да, кешенең мондый мәҗлесләргә карашы әллә ни үзгәрмәгән. «Кешенең ял итәсе килә. Коллектив белән каядыр барып кайту – үзе бер бәйрәм. Бу – берләштерү чарасы да. Кеше килә, шөкер», – дигән фикердә Теләче егете.
Түбән Кама кызы Диана Ахунова – ун ел инде Кар кызы. Диана өйләргә, банкетларга, мәктәпләргә Кыш бабай белән йөри. Ә Кыш бабай… аның ире!
– Студент чагымнан бирле Кар кызы мин. Бу минем күптәнге хыялым дисәм дә була. Бала-чага булмасам да, тылсымга ышанам. Яңа ел – иң яраткан бәйрәмем, – ди ул. – Булачак иремнең заводта эшләгән чагы. Миңа Кыш бабай кирәк, буласыңмы, дип сорагач, карышкан иде. Ярар, Кыш бабай булырлык башка егет табам, дигән идем, шул ук көнне дүрт төрле костюм табып килеп җитте бу. Сайла, ди! Менә шулай итеп ул да бу эшкә иярде. Баштарак ояла да иде инде. Хәзер бергә биш ел эшлибез, бик ачылып китте. «Кыш бабаегыз шундый шәп!» – дип мактыйлар. Менә шулай, завод киемен салып, Кыш бабай таягын тотып, балаларга бәхет өләшеп йөри ул хәзер.
Яшерми Диана: ел саен тылсымлы геройлар булып, балаларны, олыларны котлап йөрүчеләр саны артканнан-арта бара. Быел заказлары әллә ни күп түгел.
– Бәлки, әле вакыты җитмәгәндер, иртәдер, – ди Диана. – Быел һава торышы да көйсез иде бит. Карны ничек озак көттек! Бәлки, кар булмагач, кешеләрдә Яңа ел кәефе дә булмагандыр. 15 декабрьдән соң, гадәттә, шалтырата, сорый, «бронь» сала башлыйлар инде.
Аларның бәяләре дә чагыштырмача түбән. 20–30 минутлык чыгышка 1500–2000 сум акча сорыйлар. «Бәя күтәрүчеләр алтын Кыш бабайлардыр алар», – дип көлә әңгәмәдәш.
Дианага балалар белән эшләү бик ошый. Әмма эшенең кыен мизгелләре дә була. «Авыру, физик мөмкинлекләре чикле сабыйларны котлау иң авыры. Шул чагында бөтен булмышым белән бу балаларга саулык телим», – ди Кар кызы.
Диана Ахунова әйтүенчә, балаларның Кыш бабайдан сорый торган бүләкләре дә хәзер үзгә һәм… кыйммәт.
– Гаджетлар, әллә нинди телефоннар сорыйлар. Әмма кайберләре кечкенә шоколадка да сөенә. Менә шундый балаларга карап күңел куана. Хәзерге балалар бик иркә, көйсез, – ди ул.
Сабадан Газинур Габделхаковка заманында көненә бишәр-алтышар тапкыр Кыш бабай булып «эшләргә» туры килгән. Уенын-чынын кушып, аны «Сабаның төп Кыш бабае» дип тә йөртәләр әле.
– 1983 елдан бирле Кыш бабай мин. Сабада мин булмаган оешма-предприятие дә калмагандыр инде. Профсоюз үткәрә торган чыршыларда балаларны котлый идек. Кыш бабай булып йөрүчеләр булмаган түгел, булгандыр инде. Шәхсән миңа элегрәк көненә бишәр-алтышар тапкыр Кыш бабай булырга туры килә иде, – ди Газинур ага. – Кыш бабай булу – үз теләгем дә. Балаларны бик яратам мин. Аларга җырлар җырлатып, шигырьләр сөйләттерү бик ошый. Аннан да күңелле нәрсә юк бит ул! Балалар өчен беркайчан да акчага йөрмәдем, «юк» дия белмәдем. Хәзер исә мәдәният йортына гаризалар кабул итеп, кирәк урынга Кыш бабай булып барам. Бәйрәмнәр бик күңелле үтә. Яңа ел бәйрәмен үзем дә бик яратам.
Киңәш-табыш
Нейрочелтәрдән: «Яңа ел бәйрәме дип, акчаны ничек пыран-заран китермәскә?» – дип сорадык. Менә нинди киңәшләр бирде ул:
* Бүләкләр исемлеге төзегез. Маркетплейс, онлайн кибет һәм гадәти кибетләрдәге бәяләрне чагыштырыгыз.
* Бозылмый торган товарларны, азык-төлекне алдан алып куегыз. Китереп бирү хезмәтен бәйрәм көнне кулланмавыгыз хәерле.
* Бонус, ташлама, акцияләрдән файдаланыгыз.
* Табынга исраф булырлык, артык калырлык итеп ризык әзерләмәгез.
Сан
*Кыш бабай һәм Кар кызы чыгышы 3 мең сумнан башлана (30 минут).
*Кыш бабай һәм Кар кызы чыгышы (корпоративта) – 10 мең сум.
*Африка Кыш бабае һәм өч Кар кызы чыгышы – 25 мең сум (15 минут).
*Кыш бабай һәм Кар кызы киемен прокатка алу – 500 сум / бер тәүлек (15 декабрьгә кадәр); 1000 сум / бер тәүлек (20 декабрьдән соң) + 3 мең сум «залог».
*Кыш бабай таягы – 1 мең сум.
*Балалар өчен Яңа ел бүләге 600 сумнан башлана.
*Корпоратив уздыру – 3500 сум / 1 кешегә (ашау-эчү, күңел ачу программасы).
* Игъланнар сайтларындагы мәгълүматларга таянып, уртача бәяләр
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat