Хәзер бала-чаганың күн итектән шулпа пешереп караганын күз алдына китерә аласызмы? Юктыр, мөгаен. Ә без кич белән сыерлар ашатырга чокыр буена төшкәч, шундый эшләр белән маташкаладык әле. Учак ягып, өлкәннәрдән кача-кача эшләнгән эш инде бу. Ягъни мәсәлән, моннан 65 ел элек Тын океан кочагында баржада калган егетләрнең исән калу өчен чарасызлыктан эшләнгән эшләрен кабатлап карау. Пешкән күнне чәйнәп карасак та, йота алмаганбыздыр дип беләм.
Бу вакыйга моннан 65 ел элек булды. Дүрт кешелек экипаж идарә иткән Т-36 баржасын давыл океанга алып кереп китә. Егетләр 49 көн буена тормыш өчен көрәшәләр һәм… исән калалар. Алар арасында татар егете Әсгать Җиһаншин да була. Без мәктәптә укыган елларда милләттәшебез батырлыгы хакында күп сөйләнде. Аның исеме белән пионер отрядлары, дружиналар аталды, сборлар үткәрелде. Пионерлар анда кыю кешеләрдән үрнәк алырга, беркайчан да югалып калмаска сүз бирде. Өлкән яшьтәгеләр бу хәлләрне яхшы хәтерләсә дә, яшьләр белеп бетермидер, мөгаен.
Туган җире Шенталада
Шентала авылы Самара өлкәсендә урнашкан. Әсгать шунда туып үскән, әмма тамырлары Татарстаннан. Әтисе – Чирмешән районының Иске Үтәмеш, әнисе Лениногорск районының Сарабиккол авылыннан. Яшь гаилә, эшсезлектән аптырап, Шентала тимер юл станциясенә күченә. Эш булгач, ахыр чиктә тормышлары ярыйсы гына бөтәеп китә, йорт та җиткерәләр. Бу авылда без Әсгать Җиһаншин турындагы истәлекләрне җыйнап торучы кешене дә таптык. Ул – Әсгатьнең өч туган абыйсы Әнвәр Сәлмән улы Суфиянов.
– Егетебезне онытмыйлар, шөкер, – диде Әнвәр абый. – Авыл мәктәбендә зур гына стенд төзелгән. Музей кебек инде ул. Килүчеләр, кызыксынучылар да күп. Мәктәптә, районда төрле чаралар да уздыралар. Мине дә чакыралар. Балалар якташлары белән бик горурлана. Бөтен язмаларны, фотографияләрне барлап, районда альбом да чыгардылар. Үзем дә газеталарда чыккан һәр язманы, фотосурәтләрне барлап, җыеп барам. Элегрәк Әсгать үзе дә кайтып йөри иде. Соңгы тапкыр 2015 елда кайтты. Өч көн бездә кунып, кунак булып китте. Шуннан озак тормады, вафат булды.
Без Әнвәр абый белән Әсгать Җиһаншинның тормышын үзгәрткән вакыйганы тагын бер кат барлап чыктык.
Давыл
Ул көнне кече сержант Әсгать Җиһаншин җитәкчелегендә дүрт солдаттан торган төркем зур судноларга төяп җибәрелгән йөкне Итуруп утравына бушатырга тиеш була. Океан төбе ташлы һәм тирәнлеге дә чамалы гына булганлыктан, корабльләр яр буена якын килә алмый. Шуңа күрә азык-төлек һәм материалларны үзйөрешле баржалар ташый. Итурупта причаллар булмый, шуңа күрә баржаны грунтта ятучы «үле» якорьга – «мичкә»гә бәйләп куялар. Экипаж шунда ук яши дә, ашау-эчүне дә үзләре кайгырта. Тик корабль килеп җитә алмый, ә иртә белән бухтада көчле давыл чыга. Трос өзелә. Баржа океанга таба юл ала. Һава торышы шактый салкын, өстән кар явып тору сәбәпле, берни күренми. Өстәвенә навигация чоры тәмамланган була инде, баржаны кыш чыгарга әзерләү сәбәпле, азык запасы өч көнлек кенә калган, дулкын күтәрелеп, рация суга чылана. Шулай итеп, экипаж ризыксыз да, элемтәсез дә кала.
Дөрес, баштарак команданың паникага бирелергә вакыты булмый әле. Тиз генә суны түгәргә, тишекләрне ямарга кирәк була. Азрак хәл алгач, азык-төлек запасын барлый башлыйлар. Ә анысы артык мактанырлык түгел: бер бөтен ипи, бер чиләк бәрәңге, аз гына ярма белән борчак, бер банка май. Эчәр суны да дулкын «алып киткән». Аның каравы двигательләрне суытыр өчен файдаланылган, күгәрек кунган, әмма төче су шактый кала әле. Баштарак егетләрнең бу хәлләргә исе китми. Ярдәм килеп җитәр дип уйлыйлар. Әмма көн артыннан көн үтә, офыкта беркем дә күренми. Җиһаншин команданы саклап калу өчен беренче эш итеп, ашау-эчүне чикли.
Көнкүреш
Егетләр көненә бер тапкыр гына ашый башлый. Бер кешегә – май кушып, бәрәңге һәм ярма салынган бер кружка аш. Суны өч тапкыр эчәләр. Шулай беркөнне Әсгатьнең күзе баржада аунап яткан газетага төшә. Анда нәкъ шушы зонада ракета сынаулары үткәреләчәген хәбәр иткәннәр. Судноларга бу районга керү тыелган. Ул шунда хәлләренең бөтенләй начар икәнлеген аңлый. Димәк, аларны эзләмиләр дигән сүз була бу. 23 февраль көнне соңгы паекларын ашыйлар. Шуннан соң төрле тәҗрибәләр чоры башлана да инде. Башта сабын белән теш пастасын ашап карыйлар. Балык тотарга маташу мәрәкәсе дә уңышлы тәмамланмый, чөнки җим өчен куярлык берни дә юк. Аның каравы тирә-юньдә акулалар күбәя. Март башында инде баржада күз төшәрлек берни дә калмый: сәгать, бил каешлары, күн итек кунычлары, хәтта гармун телләре астына куелган күннәр дә тотыла. Инде егетләрнең йөрергә дә хәлләре калмый, күбрәк ятып кына торалар. Ачлыктан колакка әллә нинди тавышлар, гудоклар ишетелә.
Коткару
Кырыгынчы тәүлек дигәндә, егетләрнең күзенә, чыннан да, берничә корабль чалына. Әмма егетләр аларның игътибарын җәлеп итәрлек берни эшли алмыйлар. 7 март көнне аларны вертолет тавышы уята. Очкычлар баржа тирәсендә әйләнәләр дә офыкка кереп югалалар. Беркадәр вакыттан соң еракка корабль килеп туктый, вертолет яңадан очып килә, баржага баудан үрелгән баскычлар төшерәләр. Әмма совет хәрби хезмәткәрләре «каршы як»тан килгән ярдәмгә бик шикләнеп карый. СССР белән АКШ арасында «салкын сугыш»ның көчәйгән чоры. Әгәр коткарсалар, бер көтмәгәндә хыянәтче булып куюың да бар дип уйлый Җиһаншин. Ул диңгез кодексы буенча командир буларак баржадан соңгы кеше булып китәргә тиеш булса да, баскычтан беренче булып менә. Бары тик ягулык белән азык-төлек кирәклеген генә аңлатып карый. Янәсе, ярга үзләре кайтачаклар. Америкалылар аларның бу адымына бик аптырыйлар. Шулай да команда үз хәлен соңгы чиктә икәнлеген аңлый. Егетләрне бортка күтәрәләр.
Язмыш
Америкалылар совет солдатларын коткару турында хәбәр иткәннән соң, СССРда бер атна буе бу вакыйгага нинди бәя бирү кирәклеге турында уйлыйлар. Шулай да аек акыл өстенлек ала: «Известия» газетасында «Үлемнән көчлерәк» дигән язма басылып чыга. Ул арада егетләр очкыч бортында матбугат конференциясендә дә катнашырга өлгерә. Әмма инглизчә бер тәгам сүз белмәгән, камера дигән нәрсәне күрмәгән авыл егетләре нәрсә сөйләсен инде? Шулай да Сан-Францискода аларны бик җылы каршы алалар: киендерәләр, кирәк-ярак алырга акча бирәләр, хәтта шәһәрнең мактаулы кунаклары исемлегенә кертәләр. Соңыннан Әсгать Җиһаншин сөйләгәнчә, мондый байларча кабул итү егетләрне Америкада калырга ымсындыру йөзеннән эшләнгән була. Искиткеч матур тарих бит: үз иленнән качу өчен дүрт егет килеп алганнарын океан уртасында баржада көтеп ятканнар. Әмма егетләр бирешмиләр, калу турындагы уй башларына да кереп карамый. Мәскәүдә аларны чәчәкләр, плакатлар белән каршы алалар. Маршал Родион Малиновский үзе кабул итә. Менә шуннан соң төрле очрашулар, матбугат конференцияләре башлана да инде. Дүрт егет – Җиһаншин, Федотов, Крючковский һәм Поплавский 20 яшьтә бөтен дөньяга танылалар. Алар турында җырлар, шигырьләр иҗат итәләр, телевизион тапшырулар ясыйлар.
Егетләрнең дүртесе дә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Никита Хрущев исеменнән рәхмәт язылган телеграмма килә. Малиновский исемле штурман сәгате бүләк итә. Анда «Башка адашып йөрмәс өчен» дип язылган була. Хәтта Эрнест Хемингуэй да аларга телеграмма суга. 1960 нчы елларда бу дүрт егет шул дәрәҗәдә популяр була ки, хәтта 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин космоска очкач: «Шөкер, безнең хакта сөйләми башладылар», – дип җиңел сулап куялар. Бу хакта Әсгать Җиһаншин үзе әйтә торган була.
Белешмә
Әсгать Җиһаншин, Крючковский һәм Павловский белән бергәләп, Ленинград өлкәсенең Ломоносов шәһәрендә диңгез училищесын тәмамлый. Истәлекләрдән күренгәнчә, бу уку йортының кызыл почмагында егетләрнең «Америка очкычына аяк баскан киез итекләре һәм үзенең бушлаты саклана». Ул ВЛКСМ съездына делегат булып сайлана. 1964 елдан 2005 елга кадәр Ленинград хәрби-диңгез базасында төрле судноларда янгын сүндерүчеләр һәм водолазлар белән эшли. Тантаналы парадларда катнаша.
Хатыны Рәисә белән Ленинград өлкәсе Стрельна шәһәрендә яши. Галия һәм Әлфия исемле ике кыз үстерәләр.
Самара өлкәсенең Шентала авылында аның исемендәге урам бар. 2010 елдан Стрельна шәһәренең мактаулы гражданы булып санала.
Венедикт Ерофеев «Подвиг Асхата Зиганшина» дип аталган поэма яза.
Владимир Высоцкий авторы булган «Сорок девять дней» җырының геройлары – Җиһаншин һәм аның иптәшләре.
Андрей Орловның «Баржа Т-36: Пятьдесят дней смертельного дрейфа» повестенда баржа командиры – Ахмет Затулин. Ул – Әсгать Җиһаншинның прототибы.
Әсгать Җиһаншин шулай ук күп кенә нәфис фильмнардагы геройларның прототибы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat