«Әнкәйне кеше рәхмәтләре яшәтәдер»: Нурфика Абдуллина 100 яшен тутырды

Актаныш районының Күҗәкә авылында гомер итүче Нурфика Абдуллина шушы көннәрдә 100 яшен тутырды. Аны үз телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тәбрикләде. Ул сугыш елларында госпитальдә эшләгән әбекәйне яшьләргә үрнәк итеп күрсәтте. Аңа ныклы сәламәтлек теләп, рәхмәтен җиткерде. Нурфика әбекәйнең хәлен без дә белештек.

Ул бүген дә үз аягында йөри, бөтен әйберне аңлый, үткәннәрен хәтерли. Гомере буе фельдшер булып эшләгән Нурфика әби әле дә балаларына, күрше-күләннәренә киңәшен биреп тора икән. Бәхетле әни ул – кызлары Дилбәр һәм Диләрә белән гомер итә.

– Әткәебез Әбүбәк 70 яшендә үлеп китте. Алар әнкәй белән 1949 елда гаилә корып, биш балага гомер бирәләр. Иң олы апабыз Илсөяргә – 75, кечебез Диләрәгә 63 яшь инде, – дип сөйли кызы Дилбәр. – Безнең әткәй укытучы булып эшләде. Әнкәй фельдшер иде. Икесенә дә сугыш авырлыгын күрергә туры килә. Әткәебез 1943 елда, 18 яшен тутыруга сугышка китә. Әнкәй дә шул елны мобилизацияләнә. Госпитальдә эшли. Ул катлаулы елларны әле дә искә ала ул. Госпитальдә дә эшләгәннәр, агач кисәргә дә йөргәннәр.

Нурфика белән Әбүбәк икесе дә туган якларына 1949 елда гына әйләнеп кайта. Танышалар, күрешәләр, очраша башлыйлар, хисләр уяна. Егет – күрше авылныкы. «Мин сине килеп алырмын», – дип ышандыра кызны. Килеп алыр көн озакка сузылгач, Нурфика борчыла башлый. Әбүбәкнең өйдә авыру әнисе булганын, егетнең аны ташлап китә алмаганын соңыннан гына белә ул. Әмма егет сүзендә тора. Җаен табып, абыйсы белән кыз сорарга киләләр. Кияүгә чыгам дигәндә генә хәзер инде Нурфиканы эшеннән җибәрмиләр. Үз урынына кеше табып биргәч кенә ирле була ул.

– Әнкәй пенсиягә чыккач та эшләп йөрде әле. Без әткәйнең әнисе тәрбиясендә үстек. Әнкәй исә бөтен авыл кешесенә ярдәм итте. Ул дөньяга килергә булышкан беренче балага да инде бүген 82 яшь тулыр иде. Безнең авылдагы барлык балаларның диярлек кендек әбисе ул. Кайчан чакыралар, шунда чыгып йөгерде. Әнкәйне әнә шул кеше рәхмәтләре яшәтәдер, дибез. Бернигә зарланмыйча, ничек матур итеп гомер итә бит, – ди Дилбәр апа.

Әтиләре китеп баргач, балалары Нурфика апаны ялгыз калдырмый. Башта иптәшкә дип Чаллыдан улы Әхмир кайта һәм авылда укытучы булып эшли.

– Киленебезгә дә рәхмәт инде. Әхмирнең авылга кайтып яшәвенә каршы килмәде, хәлебезгә керде. Ирем үлгәч, мин дә авылга кайттым. Ике ел элек Диләрә сеңелемнең дә ире китеп барды. Ул да безнең янга кайтты. Илсөяр апабыз Чаллыда җизни белән матур гына гомер итә. Әхмир дә гаиләсе белән Чаллыда инде хәзер. Искәндәребез дә хатыны белән шунда яши. Туганнарымның барысы да гел кайтып тора, – ди Дилбәр апа. – Әнкәй беркайчан да сыерын бетермәде. Әле дә маллар тотабыз. Авылда торып, мал да асрамасаң инде?! Тормышыбыз үз көенә бара инде хәзер. Әнкәйне кадерләргә тырышабыз. Мунчаны бик ярата ул. Әле менә өйгә душ ясамакчы булабыз.

Нурфика апаны авылдашлары да бик хөрмәт итә. Гел килеп хәлен белешеп китәләр икән. Дилбәр апа, кибеткә төшсәм, барысы да әнкәйне сорый, ди. Кайчандыр гомерен саклап калган, якты дөньяга туарга булышкан рәхмәтле кешеләр күп икән.

– Әткәй белән әнкәй безне күңелләре белән генә яраттылар. Кочаклап алып, битләрдән үбү булмады. Катырак булдылар, дип әйтимме соң? Элеккеге кешеләрнең тәрбия башкачарак булган инде ул, – ди Дилбәр апа. – Бернигә дә карамастан без бик бәхетле балалар идек һәм әле дә шулай. Шушы яшьтә дә әнкәең исән булу – зур бәхет инде ул! Аллаһы Тәгалә безне бигрәк зурлады. Әнигә дә сәламәтлекне өеп биргән инде. Үзе дә гел хәрәкәттә булды. 90 яшендә дә сыер сава иде. Ризыкны да карап кына, бик аз ашый. Чисталык ярата. Күңеле дә гел яхшылыкта аның. Без дә аны саклап кына торабыз. Ничә яшьтә булсаң да, әни кирәк!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү