Татарстан делегациясе Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясенең XXII съездында катнашачак

Татарстан вәкилләре «Бердәм Россия» партиясенең XXII съездында катнашачак, анда бөтен илдән килгән делегатлар берничә мөһим мәсьәлә турында фикер алышачак һәм алдагы чорга стратегияләр эшләячәк. Съезд бүген Мәскәүдә «Россия» Милли үзәгендә узачак.

«Бердәм Россия» съездында партия генераль советын, генсовет президиумын яңартачаклар. Партиянең җитәкче органнарына СВО катнашучыларын кертәчәкләр.

Татарстанны 23 ноябрьдә Казанда узган Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXVII конференциясе барышында сайланган делегатлар тәкъдим итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү