Сугымчы: «Итен яраткач, эшен дә башкарасың»
Биектау районының Әлдермеш авылыннан Рәис Хисмәтов ит турында барын да белә. Озак еллар пешекче булып эшләгән ир-ат бүген кешеләрнең малларын эшкәртергә ярдәм итә.
– Минем бөтен тормышым, эшем иткә бәйле булды. Армиядән кайткач, романтика эзләп, диңгезгә киткән идем. Сахалин, Кытай, Австралия кебек илләр күреп, судноларда кок булып эшләдем. Ул вакытта мине акча түгел, дөнья күрү мөмкинлеге кызыксындырды. Аннан кайткач, мал чалу, колбаса цехларында эшләдем. Шуннан соң пенсиягә кадәрге елларым Президент Аппаратында узды. Зур җитәкчеләргә ризык әзерләүдә минем дә өлеш керде. Әлдермеш – минем балачагым узган авыл. Өлкән яшьтәге туганымны карарга дип кайттым да авылда төпләнеп калдым. Берара үгезләр алып үстердем, сәламәтлегем белән проблемалар булгач, аларын бетерергә туры килде. Хәзер сарыклар тотам.
– Рәис абый, сез кешеләрнең дә малларын чалып, эшкәртеп бирергә ярдәм итәсез. Командагызда ничә кеше?
– Фәнүс дигән егет белән эшлибез. Аның төп эше бар, шуңа күрә башлыча аның ял көннәрендә йөрибез. Ул гадәттә авыр, физик эшне эшләсә, мин эшкәртү, тунау өчен җавап бирәм. Мал эшкәртергә күрше-тирә авылларга да йөрибез, чөнки бездән башка бригадалар юк. Хәзер авылларда көчле, тәҗрибәле егетләр калмады. Калганнарының да кайсы картайды, кайсының саулыгы китте, ә яшьләрнең мондый авыр хезмәткә алынасылары килми. Кайвакыт алтышар центнерлы үгезне егып салырга туры килә бит. Моңа физик көч тә, мораль яктан әзер булу да кирәк.
– Хезмәтегез өчен ничә сум аласыз?
– Кемгәдер малның дүрт санын гына бүлеп бирәбез, кемгәдер суыткычка тутырып куярлык итеп әзерләп китәбез. Эшнең күләменә карап, бер малны башкарган өчен 4000–4500 сум алабыз. Без үзебезнең кораллар, хайванны элеп куя торган җайланмалар белән йөрибез. Бер малны чалып, тулысынча эшкәртү өчен 2–2,5 сәгать вакыт китә. Җәен эшне иртәрәк, сәгать 4–5 тә үк башлыйбыз. Көненә уртача 1–2 мал эшкәртәбез. Өчне суйган чаклар да була. Җәен дә чакыралар, ләкин шулай да эшнең иң күп чагы октябрь ахыры – декабрь башына туры килә.
«Бер мал өчен 4000–4500 сум алабыз»: ни өчен сугымчылар табу зур проблемага әйләнә?
– Эшегездә иң авыры нәрсә?
– Малны чалу мизгеле. Олы малны кызганмыйм, ә атны чалырга күңелгә бик авыр, чөнки аның күзеннән яшь ага. Кызгансаң да, чаласың инде, бу эшне кем дә булса барыбер эшләргә тиеш бит. Итен яраткач, эшен дә яратырга туры килә. Шулай ук куяннарны да чалырга яратмыйм. Алар бала тавышлары чыгарып чиный. Шуңа күрә аларны бик алырга тырышмыйм. Аннан соң холыксыз, дуамал үгезләрне абзардан алып чыгу бик җайсыз. Араларында йомшак холыклы, кулга ияләшкәннәре дә бар. Алары белән эшләү җиңелрәк. Бервакыт шундый очрак булды. Ат суйганда типте дә, бетон өстенә барып төштем. Мизгелендә авыртканны уйларга вакыт булмады, тик аннан соң аягым озак кына бик авыртып йөрде. Хайван суйганда саклык чараларын төгәл үтәргә, сакланырга кирәк. Ялгыш тибеп яки сөзеп үтерергә дә мөмкиннәр.
– Терлек ничә яшьтә чалырлык булып өлгерә?
– 1,2–1,5 яшьлек үгез чалырлык булып өлгерә инде. Бу вакытта якынча 250 кг ите чыга.
– Итне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Алсу төстәге ит яхшы була. Бармак тигергәч, ул ябышмаска тиеш. Ябышса, суйган вакытта хайванның температурасы булган дигән сүз. Гомумән, ветеринария таләпләре буенча, чалыр алдыннан терлекнең температурасын үлчәргә киңәш ителә. Үгезләрнең тән температурасы 38–39 градус булса, нормаль санала. 40 тан артса, итендә кан кала, ябышкак була. Шулай ук төрле авырулардан, профилактика максатыннан эшләгән уколлардан соң да ике ай дәвамында матдәләр алмашы үзгәрергә тиеш. Ашыгып чалган очракта, иткә тәме чыгарга мөмкин. Суыткычта озак яткан итнең дә, ике тапкыр эретеп катырганының да тәме үзгәрә. Тана ите майлырак була.
– Сезнең өчен иң тәмле ит малның кайсы өлешендә?
– Хайванның иң йомшак җире – билдәмәнең эчке ягы (вырезка). Ул – малның бер дә хәрәкәтләнми торган урыны. Тик аның чыгышы күп түгел, якынча 0,8 процент кына. Әйтик, 200 кг малдан 1,6 кг вырезка чыга. Рестораннар өчен чит илләрдән (Австралия, Яңа Зеландия, Япония) кайтартыла торган мәрмәр итләрнең безнекеләрдән өстенлеген күрмим. Үзебез үстергән ит күпкә тәмлерәк. Әле аларның бәяләре дә бик кыйммәт. Мин эшләгән елларда ук, ун ел элек, бер килограммы 2500 сум иде. Сатып алучының барысына да малның арт саны кирәк, чөнки анда беренче сортлы ит күбрәк. Кабырга ите шулпа, фарш өчен яхшы. Кайсыдыр ит томалап пешерергә, кайсыдыр өлеше кыздырырга әйбәт.
– «Кул арты» дигән төшенчә бар. Сугымчының кулы җиңел булса, ите тәмле була, диләр. Сез моңа ничек карыйсыз?
– Әйе, күпләр итнең тәме сугымчының кулыннан тора, диләр. Ләкин мин моңа бик шикләнеп карыйм. Шул ук пычак, шул ук хәрәкәтләр бит югыйсә. Минем өчен иң төп шартлар хайванны кыйблага юнәлтеп, «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», – дип чалу, пычакның үткен булуы. Чөнки үткен булмаган пычакны күбрәк ышкып тору сәбәпле, хайван ныграк курка. Сугым вакытында хайванның 7 әгъзасы киселеп ташлана. Элек кеше малның бер җирен дә әрәм итми иде, хәзер барысын да ташлый. Деликатес булса да, эчәгесен дә юып азапланмый. Баш итен дә күпләр ыргыта гына. Элек дерелдәвек әзерләр өчен аякларын, башларын өтәләр иде. Хәзер алары да кирәксезгә әйләнде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat