Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
Мәскәү полициясенә мошенниклардан 146 миллион сум акчасын урлаткан пенсионер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “РИА Новости” хокук саклау органнары мәгълүматларына таянып яза.
Телефон аша эш итүче аферистлар, пенсионерга шалтыратып, счеттан акчасын алырга һәм, имештер, ышанычлы саклау өчен, аларга тапшырырга күндергән. Хатын-кыз берничә көн дәвамында акчасын банклардан алып, курьерлар аша мошенникларга тапшырып торган.
Шулай итеп, ул барлыгы 146 миллион сум акчасын аферистларга биреп җибәргән. Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat