Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк

Татарстанда көзге 14 ярминкәдә шәһәр халкына барлыгы 1 миллиард 83,5 миллион сумлык азык-төлек сатылган.

Шуның 6,3 мең тоннасы – яшелчә, шул исәптән 3,8 мең тонна бәрәңге, 251,5 тонна сөт, 594,2 тонна шикәр комы, 2,5 миллион данә йомырка, 1,1 мең тонна ит (шуның 617,2 тоннасы – сыер ите).

Исегезгә төшерәбез: авыл хуҗалыгы ярминкәләре республиканың зур шәһәрләрендә 14 сентябрьдә башланып, 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү