Татар җаны. Гармунның да үз туе булырга тиеш!

Гармунның да үз туе булырга тиеш! Татар халкының аерылгысыз дусты булган гармунга һәм татар авылларында талантларын яшереп яткан үзешчән гармунчыларга багышланган «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы авторлары әнә шундый фикергә килгән. Һәм, тапшыру геройларын бер сәхнәгә җыеп, «Гармунтуй» оештырырга булган. Аны без дә тамаша кылып, гармунчылар белән сөйләшеп кайттык.

Кайгыда да, шатлыкта да

Казан дәүләт мәдәният институтының бу кадәр гармунчыны күргәне һәм ишеткәне булдымы икән? Үзешчән гармунчыны, дип тәгаенлик әле. Уку йортының бусагасын атлап керүгә, бөтен авыл халкын җыйган ниндидер бер матур бәйрәмгә эләгәсең кебек. Татарстанның төрле почмакларыннан килгән гармунчылар, инструментларын бер генә минутка да кулдан төшермичә, дулкынланып концерт башланганын көтә. Моңарчы шундый ук дулкынлану хисе үзләре турындагы тапшыруның эфирга чыкканын көткән «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы геройлары бу. Аларны проектның авторлары һәм алып баручылары журналист Айзилә Батырханова һәм баянчы Наил Сәгъдиев тәкъдим итте.

Әлеге концертка гармунны бик тә үз иткән, аның моңлы тавышыннан рәхәт хисләр кичергән тамашачы җыелды. Аларның берсе – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов. Балачактан ук оста итеп гармунда уйнау турында хыялланган ул.

– Бик тә гармунда уйнарга өйрәнәсем килеп үстем. Без бүген очрашкан гармунчылар кебек остарып кына булмады. Әле хәтта шул уңайдан бер кызыклы хәл дә сөйләп күрсәтәм. Без гаиләдә биш бала үстек. Олы абыебыз гармунда уйнарга өйрәнергә бик азапланды. Моны күреп торган күрше гармунчы абый аңа: «Энем, гармунда уйнарга өйрәнер өчен, башта аның күреген мунча мичендә яндырып, көлен ашап карарга кирәк», – дигән. Шулай итеп, безнең олы абыебыз – гармун күреге көлен ашап караган кеше. Тик аннан, ни сәбәпледер, гармунчы чыкмады… – дип искә алды ул.

Күрәсең, гармунчы булыр өчен күңелеңдә аерым бер моң булырга тиештер. Марат Әхмәтов сүзен шулай дип дәвам итте.

– Татарның моңын озатып, саклап йөрүче ул – һичшиксез, гармун. Сагышлы чакта да, шатлыклы минутларда да халкыбызның кулында гармун булган. Инде безнең авторларыбыз минем күңелгә килмәгән бер тәкъдим ясады. Безнең бу проектны хуплыйлар. Урта һәм олы буынның күңеленә аеруча хуш килә ул. Ни сәбәпледер, хәтта район башлыклары да тапшыруның иҗат төркемен район чигенә чыгып каршы ала, алар белән бергә җырлап йөри. Авыл хуҗалыгы министры булган вакытта болай йөргәннәрен күрсәм: «Нишләп йөрисең? Синең авыл хуҗалыгыңда, колхозыңда эшең юкмы әллә?» – дип шелтәләр идем. Ә инде бу яңа эшкә алынганнан соң, аларның гармунчылар белән йөргәнен күреп, туган телгә аз булса да хезмәт итәләр, дип, сөенәм генә. Проектыбыз да, халкыбыз да, гармун моңы да гомерле булсын!

Тарих

«Уйнагыз, гармуннар!» – Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт мәдәният институтының уртак проекты ул. Саннарга тукталсак, ике сезон дәвамында 324 үзешчән гармунчы катнашындагы 66 тапшыру эфирга чыккан. Проектның иҗат төркеме Татарстанның 11 районына, Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре,  Свердлау һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краена сәфәр кылган.

– «Уйнагыз, гармуннар!» – чын мәгънәсендә фидакарьләр җилкәсендә тора торган тапшыру. Без гармунчыларның, милли моңның үзенә күрә бер видеоэнциклопедиясен язып барабыз, – диде «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов.

Өй түрендә

2024 елда дөнья күргән тапшыруларның күбесе гаиләләр турында булган. Ни генә дисәң дә, милли моңнарны саклау гаиләдән башлана, ди авторлар. Шундый гаиләләрнең берсе – Рәмзия һәм Ирек Вәлитовлар йомгаклау концертына Баулыдан ук килгән. 1990 елларда ук гаилә ансамбле буларак чыгыш ясап йөргән Вәлитовлар әле дә сәхнәдә.

– Хәзер инде малай да, кыз да үсте – без икәү калдык. Ә гармун әле дә кулыбызда, – ди гаилә башлыгы. – Балалар белән чыгыш ясаганда, Мәскәүгә кадәр барып җиткән идек. Аннан бераз мәшәкатьләр басты, үз йортыбыз белән тора башлагач, гармун читтәрәк калды. Әмма һәрвакыт ымсындырып торды шул ул (күзендәге яшь бөртеген сыпырып ала). Гармун югалмасын иде. Яшьләр аңа күбрәк тартылсын иде!..

«Айнык кеше дә гармунда уйный ала!»

Рәмзия ханым да, Ирек әфәнде дә авылда туган, авылда үскән. Гармун, курай һәм башка уен коралларында уйнарга да нотага карап түгел, үзлектән өйрәнгәннәр. Хәер, «Гармунтуй»да андый үзешчәннәр бик күп иде. Актанышның данлыклы «Баламишкин» ансамблендә, әнә, бер генә кеше «укып кайткан». Калганнары гармун телләрен үзлектән барлаган. Шулай булуына карамастан, «Баламишкин»нарны бөтен республикада беләләр. Ансамбльнең җитәкчесе Илдус Һарунов шулай ди.

– Бәби туе булсынмы, туй, туган көнме, армия сафларына озату, Сабан туйлары дисеңме – барысы да авыл гармунчылары белән үтә. Институт бетереп кайткан профессиональ баянчылар белән түгел. Элек-электән бөтен бәйрәмне авыл гармунчылары тота. Булды шундый вакыт: аларның дәрәҗәсе төшкән иде. Урамда гармун уйнаучыга: «Әһә, бу исергән икән», – дип китәләр иде. Без – «Баламишкин»нар бу фикерне юкка чыгардык. Айнык кеше дә гармунда уйный ала! Без шуны расладык, – ди Илдус әфәнде.

Моның өчен алар ике еллап элек «Авыллардан – гармуннарга, гармуннардан – күңелләргә» проектын башлап җибәргән. Бер сезон эчендә 30 ар авылны узып, гармун моңын, аның аһәңен ишеттергәннәр.

– Эш беткәннән йөрмәдек: авыл урамнарына гармун моңын кайтарасы, авыл гармунчыларын урамнарга чыгарасы килде. Әгәр шунда безне 100 бала күреп, шуларның бер-икесе кулына гармун ала икән – без бәхетле! – ди Илдус Һарунов. – Ә киләчәк буынга өметем бар. Үзебезнең районнан чыгып әйтсәк тә, кулына гармун алучы яшьләр бар. Гармун бетсә, татарның яме дә, моңы да, яшәеше дә бетә – шуны истә тотыйк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү