Көек авылында яшәүчеләр үз акчаларына мәчет салган

Биектау районының Көек авылында яшәүчеләр мәчет төзегән. Алар бу эшкә быелның августында гына тотына. 1939 елда мәчет манаралары киселгән Көек авылы халкы азан тавышына сусаган була инде. “Ватсап” тагы төркемнәрендә тиз генә уйлашалар да, акча җыя башлыйлар.

–  Шәһәрдән кайтып йөрүче Хәйретдинова Надия апа, рәссам Галявиева Наилә апалар мәчет кирәк дип авыл төркеменә язып чыктылар.Шуннан җыелыш уздырып акча җыярга кирәк дигән карарга килдек.Акча җыюны миңа тапшырдылар.Авыл егетләре Тазиев Рәис, Әгъләмов Ренат, Марат, Валитов Илсур,авыл кияве Сафин Зиннурлар үзебез эшлибез дип эшкә тотындылар.Әле мәчет төзелеп бетмәде.Түбә ябылачак, калган эшләр язга кала.Бары алдан манара белән ай бергә куелды.
Акча җыю дәвам итә. Авыл халкы да, шәһәрләр дә бик актив,бөтен тирә як авыллардан да ярдәм килеп тора.
Аллаһы боерса Зур Көек исемле авылыбызда мәчет төзелеп бетеп азан тавышлары яңгырар дип өметләнәбез. Бар кеше хуплап алды. Гаиләләре белән матди ярдәм күрсәттеләр. Барлыгы 1 миллион 600 мең сум акча җыйдык, – ди изге эшне башлап йөрүче Ләйсән Гайнуллина. – Төзү эшен дә үзебезнең ир-атлар башкарды. Мәчет төзелеп бетте инде. Аны күреп елыйсылар килә, күңел шулхәтле сөенә. Авылны яшәтәсе иде бит! Күрше урамга гына кияүгә чыгып, ирем белән төп йортта өч бала үстердек. Клубыбыз ябылды, мәктәп бетте. Аның каравы юлыбыз асфальт. Әле менә тиздән мәчет янәшәсендә яңа ФАП та төземәкчеләр. Авылыбыз яши әле дип сөенеп туя алмыйбыз. Мәчет салырга өлеше кергән һәр кешегә чиксез рәхмәт. Аллаһы Тәгалә үзләрен көтмәгән җирләрдән сөендерсен!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Көек авылында яшәүчеләр үз акчаларына мәчет салган” язмасына фикерләр

  1. Авыл халкынын мээчет тозуе,авылдашларынын бердэмлеген курсэтэ инде,собханаллаh.Аллаhым жинеллеген бирсен барсынада саулык,сэламэтлек.

Фикер өстәү