«Ел Татарлары-2024» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

17 декабрьдә Казан Кирмәненең Гавәми урыннарында “Миллиард.Татар” басмасы тарафыннан оештырылган «Ел Татарлары-2024» бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.

Әлеге премия 2022 елда бирелә башлый. Чара проектның җитәкчесе Арслан Минвәлиевнең сүзләреннән башланып китте. Ул «Ел Татарлары» бәйгесе безнең барыбызга да халкыбыз сулышын тоярга ярдәм итәр, дигән теләктә калды.

Барлыгы 22 номинация билгеләнгән. Шулар арасында тормышның барлык өлкәләрен колачлаган кешеләр катнашты. Номинантлар мәдәният, спорт һәм бизнес өлкәләре вәкилләре.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов тәбрикләде. «Нәтиҗә бар, шулай булгач без барысын да эшли алабыз», — дип әйтте ул. Шулай ук оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерде. Махсус диплом белән Олимпия чемпионы Алинә Заһитова бүләкләнде. «Бүген рәхмәт сүзләре күп булачак», – диде ул.
«Ел татарлары. Белгечләр сайлавы» номинациясендә бер ир-ат һәм бер хатын-кыз сайлана. Әлеге номинациядә Фәрит Бикчәнтәев һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова бүләкләнде. «Чиксез зур рәхмәт, киләчәктә дә әлеге конкурс дәвам итсен» диде Фәрит Бикчәнтәев. Сәйдә: «Минем иҗатымны хөрмәт итеп зур бәя биргән өчен Миллиард.Татар»га рәхмәт. Мин татар булуым белән горурланам», — дип сүзен тәмамлады.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Бер- беребезне мактап, үзебезнең бәяне күтәреп яшәргә язсын. Киләсе елны зуррак залда очрашырбыз», — дип теләктәшлек белдерде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов
оештыручыларга алга таба да уңышлар теләде: «Бу бәйгене оештыру, шушы дәрәҗәгә җиткерү бик катлаулы эш. Мин оештыручыларга шулай ук зур команда булып эшләүләрен дәвам итүләрен телим. Алар куйган максатларына ирешә беләләр, шундый ук булып калуларын телим. Иң мөһиме, аларда үз миссияләрен аңлау бар. Мин безнең тагын озак еллар шулай җыелуыбызны теләр идем», – дип әйтте.
Номинацияләрдә җиңүчеләр арасыннан «Ел татары. Халык сайлавы» номинациясендә җиңүче — «Шамил» мәчете имамы Мәхмүт Шәрәфетдинов булды.
Чара татар теленең официаль булмаган «Туган тел» гимнын башкару белән тәмамланды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге:

«Елның иң яхшы татар спектакле» – «Фәхрине үтереп ташладылар» (Әлмәт театры)
«Елның иң мөһим мәдәни чарасы» – Татарча цирк «Печән базарында»
«Елның алдынгы музыкаль проекты» — Искан, Айдар Хөсәенов, АлияНур «Даладан»
«Ел җыры» (эстрада) – Илсөя Бәдретдинова «Яшьлегем капкалары»
«Төп татар кызы 2024» — Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева
«Иң яхшы татарча медиа проект» — «Историческая Казань» телеграм каналы
«Елның иң яхшы татар IT-проекты» — тавыш тәрҗемәсе булган «Tatsoft» кушымтасы
«Иң актив яшь татар/активист» – «Мәскәү татарлары штабы» координаторы Гөлнара Яруллина
«Иң яхшы бизнес-проект» — «Крафтлы чәй» — чәй җитештерү
«Татарча маркетингының иң яхшы үрнәге» — «МТС Юрент»тан татарча баннерлар
«Ел спортчысы» – Динар Кәримуллин (көрәш)
«Иң яхшы тел проекты» – «Умарта» онлайн мәктәбе
«Иң яхшы татар дизайнеры» – Наилә Борһанова («Казан челтәре» коллекциясе)
«Безнең дусларыбыз» – тарихчы Илья Зайцев
«Татар амбассадоры» – UFC көрәшчесе Ринат Фәхретдинов
«2024 елның әһәмиятле вакыйгасы» – БРИКС саммиты
«Иң яхшы татар теле укытучысы» – Рамилә Абдуллина (Казанның 17нче гимназиясе)
«Иң яхшы татар рестораны» — «Гусь»
«Татарстаннан читтәге иң яхшы татар активисты» — Диләнур Ахунҗанова (Казахстанның Сәмәй татар сәнгать мәктәбе методисты)
«Ел уңышсызлыгы» – төзелә башламаган Җәмигъ мәчете
«Татар өммәте каһарманы» — «Шамил» мәчете имамы Мәхмүт Шәрәфетдинов

​​​​​​​​
​​​​​​​​​Адилә Сираева

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү