Белмәсәгез белегез: авыл җирендә өч ел буе тик яткан җир кишәрлекләрен кире тартып ала башлаячаклар. Киләсе елдан әнә шундый эчтәлектәге закон үз көченә керәчәк. Сарай, келәт, мунча ише хуҗалык корылмаларын теркәүгә бәйле үзгәрешләр дә бар. Болар хакында Росреестрның Татарстан буенча идарәсе эшенә багышланган чарада сөйләделәр.
Быел Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе оешканга 15 ел тула.
– Без шактый юл уздык һәм шушы вакыт аралыгында иң кирәкле хезмәтләрнең берсенә әверелдек, – диде идарә җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. – Төп бурычларның берсе документлар тапшырганда озын-озак чиратларны бетерүдән гыйбарәт. Моңа ирешүдә кәгазь документларны электрон рәвешкә күчерү нык ярдәм итте. Элек милек хокукын теркәү өчен документларны яшәү урыны буенча гына тапшырырга яраса, хәзер моны ил күләмендә теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә эшләргә мөмкин. Бер генә сан: 2009 елда милекне теркәү вакыты бер айга кадәр тәшкил итсә, бүген моның өчен 2–4 көн дә җитә.
Унбиш елда Росреестрның Татарстан буенча идарәсендә 1,5 миллионнан артык ипотека теркәгәннәр, 2 меңнән артык күпфатирлы йорт исәпкә куелган. Бүген Милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 4,4 миллионга якын объект, шул исәптән, 1,6 миллион җир кишәрлеге, 1 миллион бина турында мәгълүмат бар. 2024 елның гыйнвар – ноябрь айларында 218,7 мең сату-алу килешүе теркәлгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 34 процентка кимрәк.
Очрашуда белгечләр алда көткән мөһим яңалыклар турында да сөйләде. Аерым алганда, җир хуҗаларына йоклап ятмаска киңәш иттеләр. Киләсе елның 1 мартыннан илдә яңа закон үз көченә керә. Аның нигезендә, торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан һәм өч ел буе тик яткан, ягъни үзләштерелмәгән җир кишәрлекләрен кире тартып ала башлаячаклар. Дөрес, милекчеләргә хуҗалыкны рәткә китерү өчен өч ел вакыт биреләчәк. «Әгәр җир 2025 елның 1 мартына кадәр сатып алынган булса, исәп әнә шул көннән башланачак, соңрак алынса, килешү төзегән көннән саныйсы», – дип ачыклык кертте Росреестрның Татарстан буенча идарәсе бүлек башлыгы Илсур Кәримов.
Сүз нинди җир кишәрлекләре турында бара? Белгечләр әлеге сорауга да җавап бирде. «Бу – иң беренче чиратта, соңгы өч елда җирне үзләштерүгә бәйле бернинди дә эш башкарылмаган, чүп үлән һәм бакча эшләренә кагылышы булмаган чүп-чар баскан җир кишәрлекләренә кагыла. Биредәге ярым җимерек корылмалар да, мәсәлән, түбәсе яки тәрәзә пыялалары булмаган йорт, җир кишәрлегенең тик яту билгесе булып санала», – диде Илсур Кәримов.
Яңа закон хуҗасы була торып та, чүп оясына әйләнгән җир кишәрлекләре мәсьәләсен хәл итәргә тиеш, диделәр очрашуда. «Төп бурыч – мондый кишәрлекләрне тартып алырга тырышудан түгел, ә милек хуҗаларын эшкә өндәүдән гыйбарәт. Югыйсә ташландык бакчалардан еш кына тирә-күршеләр дә зарлана», – диде Илсур Кәримов. Җирне эшкәртергә теләмәгән ялкау хуҗага бу хакта кисәтү белдерәчәкләр. Кат-кат әйтеп тә, бакчада тәртип урнаштырмаса, административ җәзага тартырга яки суд аша әлеге җир кишәрлеген тартып алырга мөмкиннәр.
Белүебезчә, бу елдан «дача амнистиясе» кысасында, моңа кадәр төзелгән сарай, келәт, мунча ише хуҗалык корылмаларын да гадиләштерелгән тәртип буенча теркәргә мөмкин. Тик бу өстен иске калай белән каплап куйган теләсә нинди төзелешкә дә кагылмый. «Хуҗалык корылмасы урнашкан җир кишәрлеге теркәлгән, ә бина үзе капиталь төзелеш булырга тиеш. Аның 2013 елга кадәр йорт хуҗалыгының техник паспортына кертелүе дә шарт», – диде Лилия Борһанова.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat