Шәһәр читендәге бистәдә янәшәдәге күршем Казан шәһәрендә, күпкатлы йортта туып үскән. Күренеп тора: күп вакытта авыл тормышының нәрсә икәнен бик белеп бетерми. Кыскасы, авыл исен тоймый кебек тоела ул миңа.
Беркөнне шулай каршы күршеләр мунча ягып җибәрделәр. Утын мунчасы. Төтене безнең якка килә. Исе тәмле булып ишегалдына төште. Күзләремне йомып, рәхәтлеккә тиенеп, иснәп алдым да: «Бигрәк тәмле инде, әни мунча яккан чаклар, балачак искә төште», – дип әйтеп куйдым. Күршем минем болай әйтүемә шаккатты. «Ял көннәрендә төтен исенә күмелеп яшибез инде», – дип мыгырданды. Үзләренең газ мунчасы булгач, утын кулланганнары юк аларның. «И, син шәһәрдә үскәч, авыл исенең ни-нәрсә икәнлеген аңлап бетермисең шул», – дип әйткән булдым. «Нишләп аңламыйм ди инде? 20 еллап шушында яшим бит. Җиләк-җимеш, яшелчә утыртам», – дип каршы төште күршем. Сүз көрәштерүдән барыбер файда юк иде.
Авыл белән шәһәр уртасында калган бистәләрнең безгә – авылда туып үскән кешегә сәер булып тоелган яклары моның белән генә бетми әле. Мин һәр көнне йоклар алдыннан өй тирәли йөреп керәм. Урамга да чыккалыйм. Тупыйк урында урнашканга, урамда машиналар йөрүдән туктаган. Капкалар бикле. Ян-якта биек-биек коймалар, тәрәзәләр дә күренми. Йомышың төшсә дә, борчып йөрисе килми. Кая инде ул хәл белешергә кереп, кич утырулар. Тып-тыныч. Ишегалдына керсәң дә шулай. Кеше дә, күрше дә күренми. Күченгән шәпкә алай түгел иде әле. Күп җирдә тимер челтәрләр генә куелган иде. Кайсы авып, кайсы тишелеп, бакчага терлекләр дә кереп интектерде. Ул вакытта урамда терлек-туар асраучылар да бар иде. Рәхәтрәк иде ул чакта. Бакчага чыгуга, күршеләр белән гәпләшә башлыйсың. Кем нәрсә утырткан, кемнеке ничек үскән? Нинди яңалыклары бар? Тора-бара челтәр корылмаларны биек коймалар алыштырды һәм без акрын гына аралашмый башладык. Бер-беребезне яратмаганга, ошатмаганга да түгел ул. Биек койма аркасында бер-беребез белән очраша алмыйбыз. Бигрәк тә кыш көннәрендә. Сәбәбе шул гына.
Андый чакларда мин авылны искә төшерәм. Өйалды рәшәткәләр белән генә тотылганга, тәрәзәләр дә күренеп тора иде бит. Шунда үстергән чәчәкләр белән дә бар халык хозурлана. Капка төбенә чыгып бастыңмы, каршы яктан сиңа кул болгыйлар яки үзләре чыгып җитәләр. Ә бакча эшләре барганда үзенә бер күңеллелек иде. Зур бакчаларда аерып торырга киртә-фәлән юк иде без үскәндә. Кирәк дип тапмаганнардыр инде. Әле бер бакчага, әле икенчесенә кереп, кайберләренә булышып, сөйләшеп, хәл-әхвәл алышып мәш килә идек. Үзеңдә эш беттеме, җыенып гаилә белән күршеңә кереп китәсең. Чын өмә инде менә. Ардырмый да, мәшәкатьле дә түгел.
«Иде» дип язуым юктан гына түгел. Авылда да тормыш үзгәрде хәзер. Биек койма булмаса, җимерек, хуҗасыз йорт утырып торырга мөмкин. Анысы тагын да начаррак. Тәртипсез гаиләләр кайтып урнашуы да мөмкин. Шундый күршеләргә тап булмас өчен, сатып алучыларны үзләре эзләгән кешеләрне дә беләм. Бер танышларым да ялгыз калган йортны карап, сафка бастырып куйдылар. Әллә кайчан бу нигездән чыгып киткән, еракта яшәүче күршеләре белән элемтәгә керделәр. «Кайтып йөрегез», – дип үгетләделәр. Үзләре каршы алып, кунак иттеләр. Хәзер җәйләрен булса да кайткалап йөриләр. Әле баштарак шул йортта бик тырышып эшләп йөргәннәрен күргәч: «Үзләре әйттеме соң?» – дип сораган идем, «Юк, авылга безнең милләттән булмаган әллә ничә гаилә кайтып урнашты. Арада исерекләре, ир-атларыбызны җыеп ятып, аздыручылары да бар. Бик җайсыз. Шундыйларга тап булмыйк дип тотынган идек бу эшкә. Аннары үзләре дә кызыгып китте. Кайткалый башладылар», – диде танышым. Буыннан буынга шул авылда яшәгән, әби-бабаларының гореф-гадәтләрен саклаган авыл халкының психологиясе барыбер бүтәнчәрәк әле. Әмма алар да үзгәрергә мәҗбүр.
Җәен генә кайтып йөрсәләр дә, кеше яшәмәгәч, барыбер ташландык урын кебек бит инде. Танышларым да ике арага тимер челтәр куярга мәҗбүр булдылар. Әлегә тимер челтәр. Берәр начаррак үзгәреш килеп чыкса, биек койма куярга да туры килүе бик мөмкин. Саклану чарасы кебек бит инде ул. Гаепләп тә булмый.
Шулай итеп, без акрын гына койма артындагы тормышка ияләшеп барабыз. Әллә инде ияләштекме икән? Күршеләр белән аралашудан, җылы мөнәсәбәтләрдән, ярдәм итешүдән, хәл белешүдән чикли торган тормыш бу. Шәһәрнең таш йортларында туып үскән, яшәгән кеше аңлыймыни инде бу нечкәлекләрне? Кайчак уйланып куям да, тагын бер замана афәте кебек тоела ул миңа.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat